22 октябрьдә Самара өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе Башкарма комитеты һәм Тарихи мәчет Советы, «Туган тел» җәмгыяте һәм өлкә мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте шәһәребезнең «Гудок» сәүдә үзәгендә урнашкан «Россия – минем тарихым» паркында тарих сөючеләрне чираттагы «Мортазин укулары» конференциясенә җыйдылар.
Ул татар иҗтимагый оешмалары тарафыннан озак еллар дәвамында Самараның төрле мәйданчыкларында уздырылып килгән фәнни-танып белү чаралары циклының дәвамы булды. Быелгы укуларда, элеккечә үк, югары уку йортларының тарих һәм башка гуманитар факультетлары укытучылары һәм студентлары, муниципаль мәктәпләрнең һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең тарих, җәмгыять белеме һәм культурология укытучылары һәм өлкән сыйныф укучылары, музейлар, архивлар, китапханәләр хезмәткәрләре, туган якны өйрәнүче-тикшеренүчеләр, туган якның тарихын яратучылар һәм аның үткәннәре белән кызыксынучы кешеләр катнашты. Эш көне булуга карамастан, зал туп-тулы иде диярлек.
Конференцияне чараның инициаторы, гомеренең күп өлешен Самара төбәге, шул исәптән Урта Идел буе татарлары тарихын өйрәнүгә багышлаган тарихчы, туган якны өйрәнүче, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Шамил Галимов башлап җибәрде. Ул тамашачыларны президиум кунаклары белән таныштырды һәм җирле милли иҗтимагый оешмаларның тарихны өйрәнүгә, җыелган мәгълүматларны халыкка җиткерүгә юнәлтелгән эшчәнлеге турында сөйләп узды.
Аннан соң сүз Казаннан килгән мөхтәрәм кунакка — тарихчы, археолог, «Татар төбәкчеләре оешмасы» рәисе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Альберт Борһановка бирелде. Ул чыгышын Самараның җәмәгатьчелек активистлары — Ильяс Шәкүровка, Шамил Галимовка, Әнвәр Горлановка, Гомәр Батршинга һәм Залия Динмөхәммәтовага Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының туган якны өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты исеменнән Мактаунамәләр тапшырудан башлады. Самара татарларының туган якны өйрәнүгә күп көч куюларын һәм зур игътибар бирүләрен билгеләп үтте.
Кунакны Мөхәммәтфатыйх Мортазинның тарихы таң калдырды. Ул әлеге бөек шәхеснең исемен мәңгеләштерергә – бәлки, китап бастырырга, һәйкәл куярга, берәр урамны Мортазин исеме белән атарга тәкъдим итте. Ни сәбәпледер моңа кадәр үзенең Мортазин тарихы белән таныш булмавын әйтте һәм якын арада һичшиксез бу теманы тирәнтен өйрәнергә теләвен белгертте.
Мәкаләне тулысынча газетаның 24 октябрь санында укый аласыз
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
КОНТЕКСТ:
Открытый урок истории
Просмотров: 343





Добавить комментарий