«Без сезне рәхмәт әйтер өчен җыйдык!»

nRE4-keKTtmzOsj7Jvq8_fYOvGCabStT2WrmWXkd3nKQZWYlqZ05wc2SfxXPqMF9Z9gs1xxzCQHV9pVzUKSHCsUlСамараның Тарихи мәчете 135 еллык юбилеен билгеләп үтте

Күптән түгел генә реставрацияләнеп беткән «Самараның ислам энҗесе» бинасында хакимият һәм бизнес вәкилләрен, руханиларны һәм гади кешеләрне җыйган тантана тарихка хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә халкыбызның рухи традицияләренең яшәвенә һәм, шатлыгыбызга, чынбарлыктагы проблемаларга карамастан, үз үсешен дәвам итүенә тагын бер дәлил иде.

Газетабызда без Алексей Толстой урамында урнашкан әлеге мәчетнең тарихы, аны торгызуга күпме хезмәт һәм көч куелганы турында берничә тапкыр язып чыктык инде. Бер гасырдан артык элек Самарада мөселманнарның беренче рәсми дини учреждениесе буларак нигезләнгән гыйбадәтханә ил белән бергә иң авыр сынауларны кичергән. Бу — аның имамы Мөхәммәтфатыйх Мортазинның атып үтерелүе, эзәрлекләүләр, совет заманындагы динсезлек чорында бинаның төрле ихтыяҗлар һәм максатлар өчен кулланылуы, 1990 нчы еллар башында мәчетнең Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте карамагына кайтарылуы һәм аны торгызу буенча бик озакка сузылган эшләр…

24 октябрь чын-чынлап рәхмәт белдерү көненә әверелде. Үз хезмәтләре белән яки акчалата Аллаһы йортын торгызырга һәм аны карап тотарга булышкан кешеләр хөрмәтенә ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады. Әйе, реконструкциягә бюджет акчалары күп салынган. Шунысы да хәтердә – хәтта ул вакыттагы губернаторыбыз Дмитрий Азаров та бу изге гамәлгә үзенең эш хакының шактый өлешен бүлеп биргән иде. Ләкин акча беркайчан да күп булмый бит ул. Шуңа күрә эшкуарлар һәм битараф булмаган мөселманнар ярдәменнән башка гыйбадәтханәнең 135 еллыгына планлаштырылган бөтен эшләрне дә башкарып чыгу мөмкин булмас иде. Әлхәмдүлилләһ, барысы да хәерле тәмамланды.

Тарихи мәчетнең рәисе Усман хаҗи Илингин җилкәсенә нинди гаять зур хезмәт һәм нинди җаваплылык төшүен күз алдына китерүе дә кыен, аның җитәкчелегендә реконструкция буенча барлык эшләр башкарылды — күп санлы рөхсәт документларын алудан төзелеш, төзекләндерү һәм эчке бизәлешкә кадәр.
«Усман хаҗи Илингинга аеруча олы рәхмәтемне белдерәм, – диде Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин. – Аллаһыга шөкер, бу эшләрне башкаруда аңа күп кеше булышты, бөтенебез дә үз тырышлыгыбызны һәм мөмкинлекләребезне берләштердек.
Тарихи мәчет — намаз уку урыны гына түгел, ул шулай ук мәгариф үзәге дә, биредә музей һәм китапханә бар. Әгәр кемдер гыйбадәтханәне төзүгә, ремонтлауга яки аны тотуга өлеш кертсә, Раббыбыз аңа бу игелекле гамәл өчен әҗер-саваплар язачак».

Бу көнне Самара мөселманнарын котларга Татарстаннан һәм Пенза өлкәсеннән кунаклар килгән иде. Шулай, Татарстанның Диния нәзарәте вәкиле Йосыф хәзрәт Дәүләтшин үз чыгышында үткәннәрнең фаҗигале вакыйгаларын искә төшерде: «Без — гыйбадәтханәләрне төзүдә катнашучы бәхетле буын. Ә безнең бабаларыбыз аларның ябылуын, дин әһелләренең эзәрлекләнүен күргәннәр. Әлхәмдүлилләһ, бүген Аллаһы Тәгалә гыйбадәтханәләрне халыкка кайтара».

Бәйрәмдә бердәмлек темасына аеруча игътибар бирелде. Җәмәгать активистларының, өлкә һәм шәһәр хакимияте вәкилләренең чыгышы түбәндәге төп фикерне ассызыклады: «Самара регионы – илебезнең йөрәге. Монда күп халыклар һәм дини конфессияләр бергәләп бүгенгене төзиләр һәм үткәннәрне саклыйлар, ә мөселманнарның төбәгебезне үстерүгә керткән өлеше һәрвакыт мөһим булып кала».

Башка чыгышларда яшьләр өчен киңлекне үстерү һәм социаль әһәмиятле проектларны хуплау кирәклеге турында әйтелде. Мәсәлән, «Берлек» үзәге җитәкчесе, юрист Дилфүзә Әсәнова хәләл индустрияне үстерү, координацион советлар булдыру зарурлыгын билгеләп үтте.

Масштаблы үсеш планнарын тәкъдим итү юбилей чарасының мөһим өлеше булды. Гыйбадәтханәнең 1,6 гектарны тәшкил иткән территориясендә рухи-агарту кластеры барлыкка киләчәк. Йөз бүлмәле апарт-отеле булган хаҗ үзәген төзү ниятләнә, анда барысы да шәригать таләпләренә туры китереп эшләнәчәк. Аның янында диния нәзарәте резиденциясе урнашачак, биредә 300 укучыга исәпләнгән кызлар мәдрәсәсе булачак. Вакыт узу белән монда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен тернәкләндерү үзәге һәм сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен махсус спорт комплексы төзелергә мөмкин.

Тарихи мәчетнең 135 еллыгын бәйрәм итү бердәмлекнең ачык мисалы һәм Самара үзәгендә Аллаһы йортын гына түгел, ә чын шәфкатьлелек һәм мәгърифәт үзәген булдыруга үз өлешен керткән кешеләргә рәхмәт әйтү мөмкинлеге булды.

wue0Nad_DFqyJxptvTnHW0j_l-W8DcZGPfktN0yCDSqtTe9PwWV4PuSlNz2PCE9SrCdSLtmfNzLmWXrzxQN1OzxvVQ2eCHHksZa3pT_0XehrB64-YIS7B__va8xG-V792B7X6M1m14Y7E1Q0hQ_R4MsiJHPQLipoU9JW81BTKXbajh-f nRE4-keKTtmzOsj7Jvq8_fYOvGCabStT2WrmWXkd3nKQZWYlqZ05wc2SfxXPqMF9Z9gs1xxzCQHV9pVzUKSHCsUl

 Данияр СӘЙФИЕВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 270

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>