Сугыш ятимнәре очын-очка ялгап яши…

55964580Быел «Камышлы хәбәрләре», «Бердәмлек» газеталарында күпме сугыш ятимнәре үзләренең үпкәләрен белдереп язды. Әтиләрен югалтып, күпме авырлыклар кичергән бу балаларның җан авазын ишетеп җавап бирүче генә юк, билгеле.

Без бит шул яу кырында ятып калганнарның тырышлыгы белән ничә еллар тыныч гомер кичерәбез. Исәннәрне ничек зурладылар. Хәзер оныклары бабаларының фатирында рәхәтләнә. Ә үлгәннәрнең балаларына берни юк. Дөреслек кайда?

Чит илләргә барып рәхәтләнеп ял итүчеләр һәлакәткә очраса, миллионнар бирәләр. Үлгән кешегә акча кирәкмидер бит. Анда ял итәргә ярлы бармый. Боларны күреп безнең сугыш кырында ятып калган бабаларыбызның рухы рәнҗемидер дип кем әйтә ала?

Сугыш ятимнәренең пенсияләрен бераз гына арттырсалар, шуңа канәгать булырлар иде дә, тик алар һаман да очын-очка ялгап яши…

Фәридә САФИНА.

Самара шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1295

Комментирование запрещено