Алексеевка авылында яшәүче Альмира ДЕМЕНДЕЕВА: «Сыеныр урыным юк»

1Халыкта: “Искегә тимә – исең китәр”, — дигән әйтем бар бит. Бу сүзләрның хак булуына үзем дә инандым. Әле мин бала чакта колхоз әнигә йорт бүлеп биргән иде. Приватизацияләү тотынгач, кирәк язуларны ясаттык та йорт безнең милеккә күчте. Хәзер мин үзем ике бала анасы инде, улыма — 9, кызыма 4 яшь. Ирем белән аерылгач, әни янына кайтырга мәҗбүр булдык.

Ана капиталын алгач, өебезнең кухня ягын зурайтырга ниятләгән идек. Нигезне ачкач, аның аскы бүрәнәләренең черек булуы ачыкланды. Яңа бүрәнәләр сатып алып, өйне күтәртергә кирәк. Кухня ягын ничек булдыра алдык, шулай эшләп, түбәсен яптык инде, ә бүлмәләрне эшләп бетерергә акчабыз җитмәде.

Минем эш хакым алты мең ярым сум, әнинең пенсиясе дә шуннан артмый. Балаларның атасы алимент туләми дисәң дә була. Судка бирмәсеннәр дип аена нибары 125 сум акча җибәреп тора.

Хөрмәтле мөселман кардәшләрем! Ярдәм кулы суза алырлык башка бер кешем дә булмаганга “Бердәмлек” газетасы аша сезгә мөрәҗәгать итәм. Өйнең нигезен алыштырып, калган ремонт эшләрен очлап чыгарырга кулыгыздан килгәнчә ярдәм итүегезне үтенеп сорыйм. Җәй бигрәк тиз үтә, салкын көз җиткәнче очлап чыгарасы иде бу эшләрне. Кечкенә балалар, олы яшьтәге әнием белән барып сыеныр урыныбыз да юк бит.

Шалтыратырга теләсәгез телефоным: 8-927-014-32-79.

Альмира ДЕМЕНДЕЕВА.

Алексеевка авылы.

Альмира ханымга ярдәм итәргә теләүчеләр акчаны 4276540012960690 картасына Альмира Ураловна Демендеева исеменә күчерә алалар.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1176

Комментирование запрещено