Иске Ярмәк авылында спорт һәрвакыт гөрләп, күкрәп торды!

image23Чаңгы ярышларыннан соң туган уй-фикерләр…

Элгәреге авырлыклар чорында, кышкы салкыннарга карамастан, Иске Ярмәк авылында спорт бәйрәмнәре үткәрү гадәте бар иде. Юкәле Тау буенда оештырылган ярышларда мәктәп балалары, авыл яшьләре, урта яшьтәгеләр һәм олы кешеләр дә актив катнашып килделәр.

Шул чакта авылда төзелгән трамплин – ул тирә-якта әлегә кадәр күренмәгән бер гаҗәп хәл иде. Аннан сикерүчеләрне күрү өчен якындагы мукшы-чуваш авылларыннан да атлар белән килделәр. Сикерүче егетләрнең 30 метрга кадәр ераклыкка һавадан очып узуы – ул үзе могҗизага тиң гаҗәп бер күренеш бит!

Башка мәктәпләрдә физкультура дәресләре түбән дәрәҗәдә, өстәмә предмет буларак кына саналган вакытта Иске Ярмәк авылында спорт гөрләп, күкрәп торды. Әле язарга дәфтәрләр, буяу карандашлары, карага манып язу өчен каләмнәр дә дефицит булган чорда мәктәптә кыйммәтле спорт җиһазлары булдырылды. Куйбышев өлкәсенең башкарма комитеты аркылы, зур кыенлыклар белән штанга, турник, борыслар (брусья), ботинкалы чаңгылар һәм трамплиннан сикерү өчен махсус чаңгылар алынды.

Нәтиҗәдә югары квалификацияле штангистлар, гимнастлар, чаңгычылар һәм трамплиннан сикерүчеләр тәрбияләнде. Гамил Әхмәтгалиев чаңгы ярышларында Куйбышев һәм Чиләбе өлкәләре чемпионы булды. Трамплиннан иң оста сикерүче Салават Йосыпов киләчәктә спортның ике төреннән — татар көрәше һәм авыр атлетика буенча атказанган спорт мастеры һәм шулай ук ике төрдән атказанган тренер, күп мәртәбә Татарстан һәм Россия чемпионы булып танылды. Аның хакында Татарстанның иң данлыклы кешеләре турында басылган китапта язылды.

Армия сафларыннан күп вакытта: “Башкалар турникта бер мәртәбә дә тартыла алмаганда без катлаулы күнегүләр, хәтта “солнце” ясап әйләнәбез һәм “сальто» ясыйбыз. Күпләргә армия хезмәте “каторга” булса, безгә ул шатлык, горурлык кына китерә”, — дип язган рәхмәт хатлары да бихисап булды.

“Чабаталы җиңүчеләр килде”, — дип көлсәләр дә, чабата киеп ярышкан Ярмәк егетләре-кызлары район күләмендә үткәрелгән ярышларда тәкәббер Камышлы авылы спортчыларын җиңеп, күп вакытта беренчелекне яулап кайттылар.

Мәктәптәге спорт командасының дәрәҗәсе шул кадәр югары иде ки, икеле-өчлегә укучыларга, хулиганнарга монда керү юллары һәрвакытта ябык булды. Анда кергән кешеләр үз гомерләренә моның белән горурланып яшәделәр һәм әле дә шул елларны сагынып искә алалар.

Шагыйрь, язучы һәм спорт остасы булган Маннур Саттаров мәктәп директоры булып эшләгән елларда авылдагы спорт үсешенә ныклы нигез салынды. 1950-1960нчы елларда ул аеруча зур үсеш алды. Бу елларда Шәймәрдән углы Мөхәмәтнур Шириязданов моңа зур көч куйды. Менә икенче ел инде авылда аның хөрмәтенә багышланган спорт ярышлары үткәрелә. Бу чарадагы халыкның дәртлелеге, җиңүгә омтылышы, күңел киңлеге һәм чын бәйрәм хисләре тудырырлык оешканлык – барысы да искиткеч матур булды. Бу бит әле онытылып барган затлы бәйрәмебезнең яңадан көнкүрешебезгә кайтып килүе дә дигән сүз!

Авыл мәктәбендәге эш нәтиҗәләре һәрвакытта югары булды. Дәфтәр-китаплар, уку җиһазлары җитешмәгән чакта тал чыбыгыннан ясаган таякчыклар белән санарга өйрәнеп, керосин лампалары яктысында укыган кешеләр илебезнең төрле почмакларында дан казанган белгечләр, галимнәр атаклы хезмәткәрләр булып танылдылар. Әлбәттә, болар сугыштан соң авылда тупланган педколлективның югары эш күрсәткечләре. Шул укытучыларның күбесе фронтовиклар булганга, укучыларда патриотизм тәрбияләү аеруча көчле һәм нәтиҗәле булды. Аларны әле хәзер дә олылап искә алалар. Менә быел уздырылган чарада тагын бер укытучыны хөрмәтләп, бәйрәмне аның истәлегенә дә багышладылар. Бу — Ваһаҗ улы Әсхәт Мөхәмәтҗанов. Аның балалары бу бәйрәмнең күп чыгымнарын үз өсләренә алдылар. Тапшырган бүләкләр әле киләчәктә дә бу чараның уңышлы дәвам итүенә бер матур этәргеч булыр, дип ышанасы килә.

Һәр заманның үз бәрәкәте, матур истәлекләре бар. Алар турында сагынып сөйләрлек якты хәтирәләр бар. Мәктәп – ул авыл тарихын булдыручы бер илаһи башлангыч. Андагы эшләр уңышлы барса – авылның һәм анда туып-үскән кешеләрнең киләчәге дә уңышлы һәм бәрәкәтле була бит.

Бүгенге көндә мәктәптә элгәре нигезләнгән традицияләр саклана һәм яңалары туа торалар. Болары инде заман казанышларына нигезләнгәннәр. Әлбәттә, укыту-тәрбия эшләрендәге уңышларны 45 минутлык дәрес кысаларында гына булдырып булмый. Монда укытучының, укучыларның, аларның ата-аналарының бер бәйләмдә, фикердәшләр, теләктәшләр булып, бер юнәлештә көч куюы кирәк.

Шундый омтылыш менә бу бәйрәмдә ачык күренде. Физкультура укытучысы Минаҗтин углы Әсхәт Гыйлаҗев авылда нигеләнгән спорт традицияләрен саклау һәм үстерү өлкәсендә күп көч куя. Төрле еллардагы ярышларда мәктәп укучылары ирешкән уңышлар — алар санап бетергесез. Болар — зур хезмәт җимешләре. Әсхәт Гыйлаҗев – үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән энтузиаст. Яраткан эшенә бар көчен куеп хезмәт итү – аның өчен иң зур бәхет.

Әлбәттә, мондый бәйрәмне берничә кеше генә булдыра алмый. Моңа күмәк көч һәм күпләрдә көчле теләк булуы кирәк. Тик бар булган уңышлар җитәкчеләрдән, оештыручылардан килә. Монда иң элек авыл администрациясе башлыгы Рәсыйх Габидуллинга, мәктәп директоры Мәсхүдә Габидуллинага, физкультура укытучылары Әсхәт Гыйлаҗевка һәм Рөстәм Яруллинга, авылдагы имам-хатыйб Габдулла хәзрәт Мөхәмәткәримовка, башка оештыручыларга, ярышчыларга һәм спорт бәйрәмендә катнашкан авыл халкына олы рәхмәтемне белдерәм.

Ярышта катнашкан олы яшьтәге кешеләргә, бигрәк тә сиксәннән узган Әсхәт абый һәм Дания апай Сафиннарга мин аеруча рәхмәтлемен. Чаңгыда яшьләрчә оста шуып финишка армый килгән Тәлгать абый Динмөхәмәтовның: “Мин әле 76 яшемдә дә куян куып чабам”, — дигән сүзләренә сокланмыйча мөмкинме соң!

Бу ярышта актив катнашкан спорт ветераннары да — киләчәк буыннарга яңа үрләр яуларга үрнәк күрсәтүче, картаймас йөрәкле өлкән гвардия әгъзалары.

Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ.

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

Лыжные соревнования в честь памяти ветерана ВОВ, учителя истории Асхата Вагазовича Мухаметзянова (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Просмотров: 1415

Комментирование запрещено