Ачылмаган серләр бар әле

ca1f23bb71fb1f5e9401c1105f4df737_500_0_0Быел татар әдибе, драматург, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 130 ел тула. Галимнәр тарафыннан иң күп өйрәнелгән әдип саналса да, аның игътибардан читтә калган язмалары, биография­сендә ачыкланмаган сәхифә­ләр бар әле. Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге институты баш гыйльми хезмәткәре Зөфәр Рәмиев әнә шул хакта сөйләде.

– Зөфәр абый, Галимҗан Иб­раһимовка кагылышлы ачыл­­маган серләр бармы әле?

– Чорлар, дәверләр безнең заманнан ераклашкан саен, әдип­ләребез иҗатын, Тукай әйт­кәнчә, инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгу бик тә кыенлаша. Әмма омтылыш булырга тиеш дип саныйм. Галимҗан Ибра­һимовка караган “серләрне” – гаделлекне ачу исә шәхес культы чорында мөмкин булмады. Шө­кер, андый мөмкин­лек хәзер бар. Минем уемча, бүген аның совет чорын сурәтләгән әсәр­­­ләре ХХI гасыр укучысыннан ераклаштыруны түгел, тагын да ныграк игътибар итүне сорый. Ул еллардагы әдәби иҗат эше ника­дәр генә идеология басымы астында бармасын, әсәрләр шул замандагы совет рухын гына түгел, язу­чының сәнгатьчә фи­кер­ләвен дә чагылдыра бит әле. Г.Ибраһимов шул чорда яшәгән һәм ул вакыттагы сәяси вакыйгаларда үзе дә катнашкан, за­ман­­дашларының кат­лау­лы эчке дөньясын тирән психологизм бе­лән гәүдәләндерә алган.

1927 елда Ибраһимов кинәт каты авырып китә. Берничә айга гына дәваланырга дип Кырымга озатылган әдип анда 1937 елның августына кадәр калырга мәҗбүр була. Иҗат эшен дәвам итәргә тырыша. Мәгълүм ки, Тукай үзенең сүнеп баруын аңлаган хәлдә, 1913 ел башында әсәр­лә­ренең күләмле җы­ен­тыгын әзер­ли. “Мәҗмугаи асарь” дип исем­ләнгән әлеге җы­ен­тык 463 битле булып басылып та чыга. Г.Иб­раһимов та, үзенең татар әдәбияты өлкәсен­дәге эш­чәнл­е­генең егерме еллыгы билге­ләп үтелгәннән соң ук диярлек, авыру хәлендә гомер кичерүе­нә карамастан, күптомлы басмаларына керә­се роман һәм повесть­лары­ның текстларын яңа­дан карап чыгарга омтыла, аларга күп кенә үзгә­решләр кертә, кайчак аларның яңа редакцияләрен иҗат итә. 1930 нчы елларда алар 7, 5, 4 томлы өч басмага кертелә (кайбер томнары чыгып өлгерми). 1928 елларда әдип­нең фикер­ләвендә “суллык” көчәя. 1937 елда ул Казанга кай­тарыла һәм бераздан төрмә хастаха­нәсен­дә үпкә авыруыннан вафат була. Шуннан соң “халык дош­маны” дип игълан ителгән Ибра­һи­мов­ның әсәрләре озак вакытлар басылмый. Сталин вафатыннан соң бе­рен­челәрдән булып аны реа­би­литацияләү мәсьәләсен Әмир­­хан Еники күтәреп чыга, бераздан әдип­нең әсәрләрен бастыруга да юл ачыла.

– Галимҗан Ибраһимов исемен йөрткән институт әдипнең юбилей елын ничек каршылый?

– 1967 елда Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына Г. Ибраһи­мов исеме бирелде. Бу бөек әдип, тел һәм әдәбият галиме, тәнкыйтьче, педагог, тарихчы буларак ныклап өйрәнү эшен башлап җибәрүгә этәреш бирде. Институт җитәк­челе­ге Г.Ибра­һимов­ның бөтен иҗатын, публицистик һәм гыйльми эшчәнлеген колачлаган ун томлыгын чыгаруны фәнни-тикшерү планнарына кертергә теләде. Лә­кин институт СССР Фәннәр акаде­миясенә караганлыктан, Мәскәү Казанга андый ук иркенлекне бир­мә­де. Ул, сигез томлы итеп әзер­ләнеп, Татарстан китап нәш­ри­ятында басылып чыкты, соңын­нан гына 9 нчы томы өстәлде. Билгеле инде, әдип язганнарның бөтенесе дә бу басмага керә алмады, “Татар хатыны ниләр күрми”, “Без­нең көннәр” кебек әсәрләрнең әүвәлге басма вариантлары читтә калды. Шулай да бу томлык 1980 нче еллар өчен шактый саллы хез­мәт булды, аларны төзүгә, текстларга комментарийлар язуга Рә­шат Гайнанов аеруча күп көч куйды. Совет чоры булганлыктан, кыскартылган әсәрләр дә шактый. 1913 елда “Татар шагыйрь­ләре” исемле бик җитди әдәби-тәнкыйди хезмәтендә ул татар шагыйрь­ләренә югары бәя биреп, Сәгыйть Рәмиев, Дәрд­мәнд­тән кала, реалист Тукайны өченче урынга гына куя. Тукай турында сүз барганда, мәсәлән, Ибраһимов Чың­гыз­хан­ны искә ала. Билгеле, ул вакытта мондый тыелган шәхесләр исемен телгә алырга ярамады. Чөнки текст­ларга комментарий әзер­ләүче­ләр ул вакыттагы идео­логиягә буйсынып эш итәргә мәҗ­бүрләр иде. Иб­раһимов турында фикер әйткән мөһаҗирләр исем­нәре телгә алынмады. Берничә ел элек институт Галимҗан Ибраһи­мов­ның 15 томлыгын әзерли башлады. Аның кайбер томнары әзер дип ишеттем. Менә анысында инде Г.Ибра­һимов иҗат мирасы бөтен тулылыгында чагылдырылыр дип ышанам.

– Димәк, язучы турында барысы да билгеле?

– Алай кистереп әйтеп булмый. Эзләнәсе дә эзләнәсе әле. Кызганыч, аның архивы бөтен­ләй сак­ланмаган диярлек. Кайбер иша­рәләр бар, ләкин мин кулъязма­ларның барысын да табу мөмкин булмас дигән уйда. Галимҗан Иб­раһимов – 1908 елдан башлап инкыйлабка кадәрге вакытлы матбугатта күп эшләгән әдип, пуб­лицист-журналист һәм галим. Мә­сәлән, ул “Әл-Ислах” газетасында Фатих Әмирхан белән эшләгән (хәбәр-мәкаләләре сигез мәртәбә басылган). Аннары “Йолдыз” һәм башка газеталарда. “Аң” журналында да актив чыгыш ясаган, 1917 елгы ике революция арасында “Ирек”, “Без­нең юл” газеталарын редакция­ләгән. Бу басмаларның барлык саннары да сакланмаган. Әйтик, Фатих Сәйфи белән оештырган “Ирек” газетасының 35 саны чыкканы мәгълүм, аның 8 саны сакланмаган. Димәк, эшлисе эшләр шактый әле. Икенчедән, вакытлы матбугатта чыккан язмаларын ул һәрвакытта да “Галимҗан Ибра­һимов” дип имзаламаган бит. 1912-1915 елларда ул еш кына “Габди” һәм башка берничә тәхәллүс белән язмаларын чыгара, кайчакларда имзасын бөтен­ләй дә куймый. Шушындый очраклар Тукайда да еш булган. Мондый язмаларны бәя­лисе, истә­лек­ләргә һәм башка документларга таянып, чагыштырып, Иб­раһи­мовныкы икәнен раслыйсы бар әле. Соңгы елларда инсти­тут­ның текстология бүлегендә мон­дый төр эшләргә дә зур әһә­мият бирелә дип беләм.

– Шәхсән үзегез Галимҗан Ибраһимовка кагылышлы нинди ачышлар ясадыгыз?

– Мин Галимҗан Ибраһимов­ның иҗат мирасын диссертация яисә монография язып махсус өйрән­гән кеше түгел. Аңа бәйле язмаларым берничә генә. Берсе аның текстологиясе турында иде. Икенчесе – Галимҗан Ибраһи­мов­ның “Татар әдәбияты нинди юл белән барачак?” дигән кү­ләмле хезмәтен матбугат өчен әзерләү булды. Заманында ул аерым бер китап та булып чыккан булган. Анда шактый кыю фикерләр бар. Әлеге хезмәт нишләптер игътибардан читтә кала бирә. Гәрчә анда хәзерге заманга яраклы фикерләр ярылып һәм тулып ята.

– Галимҗан Ибраһимов иҗа­тының әһәмияте нәрсәдә?

– Барыннан да бигрәк ул – бөек язучы. Ул – татар әдәбияты үсешенә бик зур йогынты ясаган шәхес. Егерменче йөз башын галимнәр Ренессанс, ягъни Яңа­рыш чоры дип тикмәгә әйтмиләр бит инде. Поэзиядә Тукай, Сәгыйть Рәмиев, Дәрдмәнд, Нәҗип Думави, Сүн­чәләй, Мәҗит Гафури яңарыш алып килә. Прозага яңа сулышны төп өч фигура – Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Галим­җан Ибра­һимов өрә. Г.Ибра­һимов әсәрлә­рендә Көнчыгыш әдәбиятыннан килә торган тра­дицияләр белән янәшәдә, Көнба­тыш һәм рус әдә­бияты тради­ция­ләре урын ала, аурупачыл сән­гати алымнар белән тормышны тирәнтен чагылдыруга омтылыш алга чыга. Ул милли мәсь­әлә­ләрдән читләшми, татар хал­кы­ның үткәне, бүгенгесе турында уйлана, бу хакта яза. Югарыда искә алынган татар мәдәнияте турындагы хезмәте – моңа ачык мисал. Әле бит ул инкыйлабларга кадәр ислам мә­дәнияте турында да китап бастыра. Совет чорында гарәп графикасын яклап чыгыш ясавы да мәгълүм. Тагын бер бик әһә­миятле факт: ул саф татар те­лендә язган, телгә карата Каюм Насыйри васы­ятьләрен яклаган, бу хакта хезмәт тә язган.

– Галимҗан Ибраһимов “кызыл чор”ның барлык шарт­ларын үтәгән. Баштагы әсәрлә­ренә дә сыйнфый кө­рәш төс­мере өстәп яңадан язган. Шуңа да карамастан, йөри алмаслык хәлдәге әдипне кулга алып Казанга озатулары бик аңлашы­лып бетми.

– Кызганыч, илдә репрессия­нең көчле дулкыны башлана. Монда инде авыр хәлдә булу-булмауга карап тормаганнар. Галимҗан Иб­р­аһимовның гарәп графикасыннан баш тарту – гасырдан-гасырга күчеп килгән мирасны һәм кыйм­мәтләрне югалтуга каршы, мин латин графикасын яклап тавыш бирә алмыйм, дип ясаган чыгышы да зур роль уйный. Бу чыгыш белән генә тукталып калмыйча, сиксән ике татар зыялысы гарәп графикасын калдыруны сорап Сталинга хат та яза. Монда Ибраһимов имзасы да була. Сәяси карашлары белән дә Галимҗан Ибраһимов – бик кат­лау­лы шәхес ул. Инкыйлабтан соң әүвәл эсерлар партиясе әгъ­засы булып тора. Мәсәлән, ул 1917 ел­ның май аенда уздырылган Беренче Бө­тенрусия мөсел­ман­нары съез­дында Учредительный собра­ние­гә сайлауларда мөсел­ман­нар­ны бердәм булуны яклап чыгыш ясаган, беркадәр вакыт үтүгә – 1920 елда большевик­лар партия­се­нә керә, пролетариат диктатурасын яклаучылар сафына баса. Әм­ма ул һәрвакыт рус мәдә­нияте чолганышында калган татар хал­кының мәдә­ниятен, телен, аның миллилеген саклап калу юлында армый-талмый хез­мәт ит­кән.

– Бүген әдипнең туганнары бармы?

– Г.Ибраһимовның бердәнбер баласы булган. Кызганыч ки, ул 1931 елда, дүрт яшендә үк авырып вафат булган. Бертуган агай-эне­ләре нәселләрен дәвам итү­челәр Башкортстанда һәм башка җир­ләрдә яши. Апрельдә Галим­җан Ибра­һимовка багышланган халык­ара фәнни-гамәли конференция үткә­реләчәк. Институт­ның кулъязма һәм музыкаль мирас үзәгендә “Рухи мирас: эзлә­нүләр һәм табышлар” исемле җыентык әзер­ләнә. Анда Г.Ибраһимов шәхесенә һәм иҗатына мөнәсә­бәтле кагылышлы яңа фактлар урын алачак.

“Ватаным Татарстан” (№ 41, 24.03.2017).


КОНТЕКСТ:

Галимҗан Ибраһимов – «кызыл язучымы», милләт каһарманымы?

Просмотров: 786

Комментирование запрещено