Хыялый мәхәббәт

d105317511412d2e6f3e8ffe4a7b5919Көзен киткән кошлар
Язын тагын кайта
Ямьләндереп безнең тирәкне.
Син дә, бәгърем, кайтчы
Минем яннарыма,
Тынычландыр минем йөрәкне.

Күпме еллар үткән,
Яшьлек үтеп киткән,
Сине көтеп йөрәк сызлана.
Хыялымда йөрткән
Мәхәббәтем минем,
Кавышырбыз, диеп, ышанам.

Язлар белән бергә
Кайтчы, иркәм, син дә,
Сине көтәм иртә-кичләрен.
Хыялымда йөрткән
Мәхәббәтем минем,
Ник сизмисең минем хисләрем?

Еллар үткән саен
Якыная ара,
Очрашырбыз әле юлларда.
Сине көтеп яшим,
Сине сагынып яшим,
Хыялымда гына булсаң да.

Гөлсинур ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1117

Комментирование запрещено