
Гөлсинур ханым Гафурова “Көзләр балкышы” исемле икенче шигъри җыентыгын бастырды.
Елның дүрт фасылы да соклангыч хисләр уята. Ләкин дә шәһәр шартларында көн күргән адәм баласы, авыл кешесе сыман, ул фасылларның нәзбереклеген аңлап бетерә алмый. Ә инде нечкә күңелле, хисчән хатын-кыз әле авылда да яшәсә, Аллаһы Тәгалә аңа шигырь язу сәләтен дә бирсә, ул инсанның да инсанына әйләнә.
Яңа Ярмәк авылында хәбәрчебез Гөлсинур Гафурова яшәп ята. Аның әтисе турында язган истәлекләре тетрәткеч. Мин, «Сәлам» гәҗитәсенең җаваплы сәркатибе һәм хатлар бүлеге мөхәррире буларак, һәр килгән хатны игътибар белән укып чыгам. Гөлсинур ханымның әтисенең язмышын моңсуланып укыдым да, сәгатьләр буена санакта, күзләремнән яшьләр агыза-агыза, бастырып утырдым. Читать полностью →