В Совете муфтиев России считают вызывающим межнациональную рознь проект «Стоп-харам» / Россия Мөфтиләр шурасы: “Тукта-хәрәм» кебек чыгышлар динара ызгышка китерергә мөмкин

7433c32d731b0b3eСовет муфтиев России осуждает проект «Стоп-харам» блогера Ислама Исмаилова. В организации считают, что он может вызвать межнациональную рознь.

«Проекты, подобные «Стоп-харам» в его нынешнем виде, способны в нашем многонациональном и многоконфессиональном российском обществе повысить градус межнациональной и межконфессиональной розни», — говорится в сообщении совета.

По мнению организации, в российском обществе, где религия конституционно отделена от государства, «должны стать невозможными любые акции и проекты, содержащие сугубо религиозную риторику и имеющие моноконфессиональную основу», а также представляющие интерес лишь одной религии в многоконфессиональном светском государстве.

Напомним, что активист движения «СтопХам» Ислам Исмаилов запустил проект, в котором он убеждает людей отказаться от «неправедного» образа жизни. В «Стоп харам» он в основном борется с курением и распитием спиртных напитков на улице. Этот проект уже назвали «шариатским патрулем» в Москве.

realnoevremya.ru

* * *

Россия Мөфтиләр шурасы “Тукта-хәрәм” чыгышын гаепли. Ул аны динара ызгышка китерә ала дип саный. Бу хакта ТАССка килеп ирешкән иҗтимагый оешманың пресс-релизында хәбәр ителә.

Акция авторы — блогер, “СтопХам” хәрәкәте активисты Ислам Исмәилов шәһәр халкына җәмәгать урыннарында исерткеч эчемлекләр эчү һәм тарту әхлаксызлык булуын иршетерергә тели. Интернетка чыгарылган видеода ул Мәскәүдә, Комсомол мәйданында кибетләр янында эчеп басып торган мигрантларга кисәтү ясый. Икенче без эпизодта тартып басып торган славян кыяфәтле хатын-кызга шелтә белдерә.

«Тукта-хәрәм» кебек проектлар, аларның хәзерге шушындый бирелешендә күпмилләтле һәм күпдинле Россия җәмгыятендә милләтара һәм динара ызгышларның градусын күтәрә ала”, — дип белдерелә Мөфтиләр шурасы хәбәрендә.

Оешма фикеренчә, дин конституция белән дәүләттән аерылган Россия җәмгыятендә “бары тик дини риторикага һәм динара нигезгә ия эчтәлекле теләсә кайсы акцияләр һәм проектлар булмаска тиеш”. Шулай ук күпдинле дәүләттә алар бер генә диннең мәнфәгатьләрен яктырта алмый.

Аннан алда Исмәилов ТАСС корреспонденты белән әңгәмәсендә үз гамәлләрен “иҗтимагый әхлак нормаларын бозуга каршы көрәш” дип атаган булган. “Әгәр кеше җәмәгать урыннарында законга каршы килеп, кешеләр, балалар янында эчеп, тартып басып тора икән, мин аны бу эшне эшләмәскә өндим. Аек хәлдә булмау көч куллануга һәм сугышка китерә”, — дип белдергән агентлыкның әңгәмәдәше.

Шул ук вакытта ул үз хәрәкәтенең дини риторикага ия булмавын һәм исламның радикаль кануннарын пропагандаламавын искәрткән. Исмәилов сүзләренчә, “Тукта-хәрәм” хәрәкәтендә ул әлегә бердәнбер катнашучы һәм алга таба моңа яңа кешеләрне җәлеп итәргә ул планлаштырмый.

“Татар-информ”.

Просмотров: 1015

Комментирование запрещено