Быел да әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» дигән ярыш-бәйгенең чираттагысының — 20 нчесен үткәрәбез, Аллаһы боерса.
Бәйгене «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды һәм Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе оештыра.
Элекке бәйгеләрдә катнашкан балалар зур егет һәм кызлар булып үстеләр. Күбесе бик җаваплы эшләр башкара. Чит илләрдә илчелектә эшләүче туташларыбыз да, уку йортларында белем бирүчеләребез дә бар. Алар иң мөһиме — ислам динебезне куәтләндерүче балалар тәрбияләүче ата-аналар да булды.
Быел да бәйге сорауларын яшь аерымлыкларын исәпкә алып бирәбез. Укучылар, әзерләнегез! Җәмгыятебезнең бәзете — безнең изге ниятебез халкыбызның үсеп килүче сездәй күркәм варисларын тәрбияләү. Әгәр балаларыбызны Раббыбызны, Пәйгамбәребез Мөхәммәдне (с.г.в) танытып тәрбияләсәк, ышанычлы киләчәгебез булыр шәт, Иншә Аллаһ.
Сезләрне быел 1 апрельдә, шимбә көнендә, сәгать иртәнге тугызда «Мәрҗани» мәчетендә көтеп калабыз. Килүегезне алдан хәбәр итегез. Адресы: Казан ш., Каюм Насыйри ур., 17.
Оештыру комитеты, Әлмира Һәдия-Әдиатуллина.
Тел.: 89178533486.
Просмотров: 1152



