Идел өстендә милли моңнар

Сәхнәдә “Ак каен” татар халык ансамбле.

Сәхнәдә “Ак каен” татар халык ансамбле.

Самараның опера һәм ба­лет театрында IV “Россия йө­рәгендә туганнар” үзешчән сәнгать коллективлары фести­валенең гала-концерты узды. Быел ул Россия киносына багышланган иде.

Иң элек кунаклар фестиваль кысаларында үткән авыл осталарының кул эшләре күр­гәзмәсен карадылар. Нинди генә эшләр юк иде анда! Ос­таларның халык сәнгате аша кино темасын шулай яктырта алганнарына исләрең китәрлек! Сергиевск районыннан Наталья Ветрюк оек һәм чүпрәкләрдән Остап Бендерның курчагын ясаган, ә янәшәдә — Ставрополь районы остасы Наталья Заичкинаның “Кавказская пленница” фильмына багышланган панносы. Каршыдагы витринада мәте балчыгыннан ясалган “Собачье сердце”, “Джентльмены удачи” кинофильмнары геройлары тезелгән. Ә Камышлы районы остасы Рәфис Гыйззатов ясаган чананы, әйтерсең лә, әле генә, өчәрләтеп җигелгән әкияти атлардан туарып, залга кертеп куйганнар.

Осталар теккән төрле чордагы халыклар киемнәре дә кино төшергәндә менә дигән реквизит була алыр иде. Самара шәһәренең “Алтын инә” остаханәсе җитәкчесе Гөлнара ханым Насыйрова тәкъдим ит­кән татар милли киемнәре белән кызыксынучылар да шактый булды.

Өлкәбезнең төрле почмак­ларыннан килгән 700дән артык кул эшләреннән жюри әгъзаларына иң шәпләрен сайлап алырга бер дә җиңел булмагандыр. Тик ни кызганыч, “Самара өлкәсенең халык сәнгате һөнәрчелеге һәм кәсепләре” номинациясендә дә, “Заманча декоратив-гамәли иҗат” һәм “Россия кинематографиясенең популяр темаларына багыш­ланган эшләр”дә дә милләт­тәшләребезнең эшләре җиңү яулый алмады. Ә бит күргәз­мәдә Камышлы районының Иске Ярмәк авылы кул остасы Флюра апа Галиәхмәтованың тоташ чигү белән чиккән мендәр тышлары, алъяпкычлары да, район үзәгендә яшәүче, III “Россия йөрәгендә туганнар” фес­тивале күргәзмәсендә беренче урынны яулаган Рәхбәрия апа Юнысованың кул эшләре дә тәкъдим ителгән иде.  Бәлки, жюри әгъзаларын башка эшләр белән дә гаҗәпләндерергә ки­рәктер? Фестиваль гореф-гадәтләрне саклап калу, тра­дицияләрне барлау өчен генә түгел, яңа талантларны эзләп табу өчен дә үткәрелә бит. Моның белән Камышлы районы администрациясенең  мәдәният бүлеге җитәкчесе Резидә Төхбәтшина да килешә.

- Әлбәттә, Флюра һәм Рәх­бәрия апаларның тәҗри­бә­ләрен яшьләргә дә өйрәтәсе иде, чөнки районыбызда алар кебек башка осталар юк. Моның өчен күбрәк мастер-класслар үткәрергә кирәк, дип уйлыйм. Тегүчеләребез, башка юнәлештә иҗат итүче осталарыбыз да юк түгел, икенче елга аларның эшләрен дә тәкъдим итәргә кирәктер, мөгаен, — диде ул.

Фестивальнең гала-концер­тында да номинантлар исем­легендә татарлар күпләп яшәү­че районнар юк иде. Шулай да күңелдә милләтебез өчен туган үпкә хисе концерт дәвамында эреп, юкка чыга барды — сәхнәдә советлар заманындагы фильмнардан алынган җырлар, аларның көенә куелган бию номерлары йөрәккә май яккандай булды. Һәр чыгыш мактауга, көчле алкышларга лаек иде. Бу турыда сәхнәдән Самара өлкәсе губернаторы Николай Меркушкин да әйтеп узды.

- Без мондый гала-кон­церт­ны дүртенче тапкыр үт­кәрәбез һәм һәр елны халык иҗатына, яңа талантларга куанабыз, — диде ул артистларны, тамашачыларны сәламләгәннән соң. — Быел фес­тивальдә 407 коллектив, бар­лыгы 5469 кеше катнашкан. Сәхнәдә әле яңа гына яши баш­ла­ганнарга да, инде зур тор­мыш юлы үткәннәргә дә урын бар.

Губернатор дүртенче фес­тивальнең  иң яшь коллективы — “Улыбка” хореография ан­самблендә (Хворостянка районы) шөгыльләнүче балаларга һәм Борское районының “Эрзянский голос” мордва фольк­лор ансамбле үзешчәннәренә (аларның иң олысына 83 яшь) махсус бүләкләр тапшырды.

“Концерт-дивертисмент” (кон­­цертка өстәмә рәвештә би­ре­лә торган декламация, җыр, бию кебек кыска-кыска сәх­нә әсәрләре-номерлар) но­ми­на­циясендә беренче урынны “Хорошие девчата, веселые подруги” һәм “Виват, кино!” хореографик композицияләре белән Краснояр районы яулады. Икенче урында — Кинель шәһәре, ә өченчедә — Сызран районы булды. Ә Сызранның балалар тынлы оркестры “Счастливого плавания” фильмыннан “Марш нахимовцев” көен уйнап, “Тематик концерт” номинациясендә туган шәһәрләрен беренче урынга чыгарды. Бу номинациядә икенче урында — Шенталы районы, өченчедә — Похвистнево шәһәре булды.

“Сәхнәләштерелгән тамаша” номинациясендә жюри әгъ­залары Самара шәһәре коллективларына тиңнәр тапмаган. Тамашачылар да моның белән килешкәндер, дип уйлыйм. Халыкара рынок институтының “Андеграунд” заманча бию ансамбленең “Крылья Победы” дип аталган хореографик чыгышы гына да ни тора! Эшче халатларга киенгән кызлар, егетләр биюләре белән Бөек Ватан сугышы елларында, авыр тормыш шартларына карамыйча, яшьтәшләренең хәрби самолетлар төзегәннәрен күр­сәтә алдылар. Алар ачлы-туклы, төннәрен йокламыйлар, көчләре бетеп егылалар, әм­ма куелган максатларына ире­шәләр — хәрби самолет төзел­гән һәм ул фронтка оча. Бу номинациядә икенче урынны Кошки районы яулады, ә Волжский районы  өченче урынга чыкты. 

Гран-при бүләгенә ия булган Чапаевски шәһәренең концерт номерлары күңелгә үтеп керерлек эчтәлекле булулары белән башкалардан нык аерылып торды. Солист Владимир Горбунов “Как молоды мы были” җырын башкарганда сәхнәгә эленгән экраннардан инде бакыйлыкка күчкән танылган кино артистларының фотосурәтләре күрсәтелеп бар­ды. Бер караганда, бу номер бик гади. Тик әллә җырның сүзләре, әллә экраннардан төбәлгән шундый якын карашлар, моңсу елмаюлар күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтеп, күзләрне яшьләндерде. Бу номер тамашачыларның иң көчле һәм озакка сузылган алкышларына күмелде. Виктор Киргинцев башкаруындагы “Березовые сны” җырын ак каеннар кебек киенгән кызлар биюләре белән бизәп, бик матур композияция ясадылар.

Аннан сәхнәгә бер-бер арт­лы Самара өлкәсенең фольк­лор ансамбльләре чыгып, төрле милләтләрнең бай  мәдә­нияте һәм сәнгате белән таныштырдылар. Камышлы рай­онының Иске Ярмәк авылы “Ак каен” халык ансамбле фес­тивальнең даими тамашачысына яхшы таныш булганга, зал үзешчәннәрне көчле алкышлар белән каршы алды, “Сербияночка” дип аталган хореографик композицияне күр­сәткәннән соң да, әле аларны озак сәхнәдән җибәрми тордылар. Кләүле районыннан килгән “Натукай” ансамбле дә ке­рәшен татарларының “Җиләк җыям” җырын башкарып, күңелләрне җилкендерде. Шенталы районының “Чекес” ансамбле чуваш халкы такмакларын әйтеп, сәхнәне кыздырса, Сергиевск районында иҗат итүче “Карголей” ансамбле “Матря патяй” мордва халык җырын сузып җибәрде. Бу номерларны караганда  Самара җирендә яшәүче төрле милләт халыкларына карата, дус, бердәм булганнары өчен, горурлык хисләре туды. Ә Гала-концертта катнашкан барлык коллективлар да бергә сәхнәгә чыгып “Волга-волга” кинофильмыннан “Песня о Волге” җырын башкарганда бу хис тагын да тирәнәя төште.

Сәхнәдә “Ак каен” татар халык ансамбле.

Сәхнәдә “Ак каен” татар халык ансамбле.

Николай Меркушкин “Эрзянский голос” мордва фольклор ансамбле үзешчәннәренә бүләк тапшыра.

Николай Меркушкин “Эрзянский голос” мордва фольклор ансамбле үзешчәннәренә бүләк тапшыра.

Халыкара базар институтының “Андеграунд” бию ансамбле “Крылья Победы” дип аталган хореографик композицияне башкара.

Халыкара базар институтының “Андеграунд” бию ансамбле “Крылья Победы” дип аталган хореографик композицияне башкара.

- Без барыбыз да Идел буенда туганнар бит, тамырларыбыз да шушы җирдә. Һәр авылыбызда, диярлек, кино исеме дә бар. Уйлап карагыз әле: ДенисКИНО, АлдарКИНО, ГаньКИНО, АльКИНО, МансурКИНО… Киләсе елларда да сыйфатлы “фильм”нар әзерләп, шушы сәхнәдә тагын очрашырбыз әле, — дип саубуллаштылар алып баручылар. Татар милли ансамбльләренә дә V “Россия йөрәгендә туган­нар” үзешчән сәнгать коллективлары фести­валендә бүләкләнүчеләр рәте­нә керерлек яңа концерт программалары әзерләргә вакыт бар әле.

Алия АРСЛАНОВА.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1122

Комментирование запрещено