Комсызлык белән шайтан

iБайларның ике дусты бар:
Комсызлык белән шайтан.
Аллаһтан курыкмасалар,
Йөрерләр иде баштан.
Бер галимнән сораганнар:
- Ничек укыйсыз намаз?
- Ун ягымда җәннәт,
Алдымда күрәм кабер.
Сул ягымда җәһәннәм,
Арт ягымда Газраил.
Кычкырып азан әйтүгә,
Шайтан кача читкәрәк.
Фәрештәләр төзелеп баса,
Намаз укыйлар бергәләп.
Намазым кабул буламы,
Бер Аллаһ кына белә.
Комсыз белән шайтанның да,
Ни кылганнарын күрә.
Комсызларга дөнья малы
Беркайчан да җитмәячәк.
Шайтан дусты җилкәсеннән
Төшмичә йөриячәк.
Акча дип комсызланмагыз,
Изгелекле булыгыз.
Юмартлар җәннәткә керә -
Шуны истә тотыгыз!
Шайтан да еракка качар,
Дингә таянып яшәгез!
Эшегез гел уңай барыр,
Комсызлыкны ташлагыз!

Сәимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1120

Комментирование запрещено