Приглашаем принять участие в областном детско-юношеском фестивале «Мирас» (ПОЛОЖЕНИЕ) / «Мирас» фестивале кунаклар җыя

мирас4.cdrПриглашаем принять участие в ХХI областном детско-юношеском фестивале татарской культуры «Мирас». Организаторы - Татарская национально-культурная автономия Самарской области и г. Самара, областное татарское общество «Туган Тел» («Родной язык»), общественная организация «Дуслык» («Дружба») при поддержке Министерства культуры Самарской области и ГКУСО «Дом дружбы народов». 

Детско-юношеский фестиваль татарской культуры выявляет и поддерживает талантливых и перспективных детей, а разнообразная жанровая тематика способствует гармоничному развитию, расширению кругозора и интеллектуального уровня детей, развивает креативность, ответственность, повышает уровень мастерства, дает ценнейший творческий опыт и массу впечатлений.

Ни один участник не останется без внимания: все дети получат не только дипломы участников и благодарности, но также подарки и сувениры.

Тит лист лого2-2 3 4 5* * *

Приглашаем принять участие в  областном детско-юношеском фестивале «Мирас» (ПОЛОЖЕНИЕ) / "Мирас" фестивале  кунаклар җыя

Өлкәбездә сәләтле балаларны барлау, аларга ярдәм итү теләге белән егерме елдан артык инде татар мәдәнияте фестивале үткәрелеп килә. Быел да бу матур традицияне читтә калдырмаска булдык. Тик үткән елларда ул “Татар балалары җырлый” исемен йөртсә, быелгысын оештыручылар — өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, региональ иҗади-иҗтимагый “Дуслык” оешмасы, өлкә “Туган тел” татар оешмасы һәм шәһәр татар автономиясе, “Мирас” дип атарга булдылар. Анда өлкәбездә яшәүче 5 яшьтән 18 яшькәчә, милләтенә карамый, татар телендә чыгыш ясаучы балалар катнаша ала. Бу чарада аерым чыгыш ясаучылар да, иҗади һәм гаилә коллективлары да, вокал һәм инструменталь ансамбльләр дә үзләрен сынап караячак. Декоратив-гамәли кул осталары, татар халык һәм эстрада биюләрен башкаручылар, милли киемнәрдә чыгыш ясаучылар һәм нәфис сүз осталары, шигырьләрне сәнгатьле итеп укучыларны да көтеп калабыз.

Фестивальдә катнашырга теләүчеләргә 24 мартка кадәр оештыру комитетына (azan06@mail.ru, enrike.karuzo@ya.ruэлектрон адресларына) чыгыш ясау программасын күрсәтеп, гариза язып җибәрү мөһим. “Бер бала да бүләксез калмас, аларга дипломнар һәм Рәхмәт хатларыннан башка бүләкләр дә тапшырылачак”, — дип ышандыралар оештыручылар.

Балалар һәм яшүсмерләр арасында XXI “Мирас” татар мәдәнияте фестивале 15 апрельдә Самараның “Заря” мә­дәният йортында (9 май проезды, 16 йорт) уздырыла. Катнашучыларны теркәү һәм фойеда күңел ачулар — иртәнге сәгать 10да, ә концерт программасы сәгать 12дә башлана.

Фестивальгә рәхим итегез!

Белешмәләр өчен телефоннар: 8-902-374-28-01 — Шамил Галимов, 8-927-209-44-01 — Искәндәр Сәетов.

 Шамил ГАЛИМОВ, Өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры, фестивальнең оештыру комитеты рәисе.

Просмотров: 1968

Один комментарий

  1. Наши детки готовятся к этой поездке, усердно репетируют.