Ата-бабалары сөйләгән истәлекләр нәсел җебе булып оныклары йөрәгенә кереп калса гына өзелми
Вафат булган кешене берәрсе хәтерләсә, ул әле исән, диләр. Ә инде гаилә тарихы да киләсе буыннарга барып җитсен дисәң, хатирәләрне сүзтезмәләргә төреп калдырсаң, тагын да яхшырак, аларны башкалар да укый ала, үткән заманнар да күңелләрдә тирәнрәк уелып кала. Бала үз гаиләсе тарихын, җиде буын ата-бабаларын белсә, гаиләдәге эшкә гайрәтле, сугышта батыр булган бабаларын хәтерләсә, үзе дә аларга охшарга тырышса, нәсел хатирәләре риваятьләргә әверелә. Ә инде үз гаиләң тарихына сакчыл карамасаң, соңгы вәкиле үлгәнче үк нәсел җебең өзелергә мөмкин. Читать полностью