7 сентябрьдә Ширяево авылы янындагы тау битендә “Чыганаклар. Самара Җәясендә Болгар цивилизациясе” дип аталган туган якны өйрәнү дәресе үткәрелде. Быел аны Татарстан президенты гранты акчасына өлкә татар милли-мәдәни автономиясе оештырды. Читать полностью
Камышлының чишмәләре
Җир куеныннан ургылып чыккан көмеш чишмәләрдән башлана туган як, туган ил. Авыл баласы яшел чирәм арасыннан челтерәп аккан чишмә юлында үсә. Башта әнисе кушуы буенча якын чишмәдән чәй куярга тәмле су алып кайта, төсле ташларын җыеп уйный, үскән саен ераграк чишмәләрне дә үзе өчен «ача», исемнәрен белә, һәр чишмәнең үз йөрәк тибеше, үз моңы, үз догасы булуын аңлый… Читать полностью
Син һәрвакыт безнең белән

Редакциядә очрашу. Евгения САБЛУКОВА (сулдан уңга), Минвагыйз ЗӘЙНЕТДИНОВ, Эльмира ШӘВӘЛИЕВА, Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН. 2017 ел.
7 сентябрь — мәрхүм баш мөхәрриребез Рәфгать Әһлиуллинның туган көне
Вагыйз дачадан кайткан ахыры, ишек кыңгыравы шалтырый. Ишекне ачып җибәргән идем, йөрәгем дөп-дөп тибә башлады. Каршымда киң елмаеп, гвоздика чәчәкләре тотып, минем җан дустым, ә хәзер инде тормыш иптәшем — Минвагыйзым басып тора. Аның турында олы яшьтәге кеше дип әйтергә тел әйләнми. Һаман шундый ук яшь, чибәр, очкынлы күзле егет булып күренә миңа. Читать полностью
Килен төшә бүген авылга…
Быел Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивале Казанда узды. Чарада Ульян, Төмән, Пермь, Омск, Түбән Новгород, Чиләбе, Оренбург, Киров, Пенза, Волгоград өлкәләреннән, Марий Эл, Кырым, Башкортостан, Удмуртия, Мордовия һәм Татарстан республикаларыннан 37 татар фольклор коллективы катнашты. Камышлы районы, Иске Ярмәк авылының “Ак каен” халык фольклор ансамбле дә фестивальдән читтә калмады. Бу турыда “Бердәмлек” хәбәрчесенә Иске Ярмәк Мәдәният йорты җитәкчесе Ришат Ибраһимов сөйләде. Читать полностью
Атларның да була ялы
Үткән ял көннәрендә Камышлы авылында җиденче мәртәбә район кубогына ат чабышлары уздырылды. Спорт бәйрәмен, гадәттәгечә, район администрациясе һәм «Газпром трансгаз Самара» оешмасы оештырдылар. Җиңүчеләргә региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Фәхретдин Канюкаев, Камышлы районында эшләп килүче «БайТекс» җәмгыяте директоры Олег Торопчин бүләкләре тапшырылды. Шуны да әйтеп үтәсе килә: катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады. Читать полностью
Сабырлыктыр эшнең башы
28 августта Самараның Җәмигъ мәчетендә өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыяте Корбан мәҗлесе үткәрде. Чарага өлкәбезнең төрле районнарында һәм шәһәрләрендә эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы әгъзалары килгән иде. Читать полностью
«Мин сезне яратам» (исемнәре үзгәртелеп бирелә)
Әйе… Гомер үз агымында әкрен генә алга бара, халык тормыш мәшәкатьләренә чумып яши бирә. Ә язмышлар төрле һәм һәрберсе үзенә күрә гыйбрәтле. Кайгыларны дөньяның нинди генә җилләре дә таратып бетерә алмас кебек. Ә шатлыклар һәр кешенең йөрәк түрендә, күңел төпкелендә яшеренеп яши.
Чал Иделдә нурлы Казан
Халыклар дуслыгы йорты һәм милли-мәдәни оешмалар ярдәмендә «Самарская газета» үзенең битләрендә “Халыклар картасы” дип аталган рубрика ачып җибәргән. Анда Самара өлкәсендә яшәүче төрле милләт халыкларының туган яклары – өлкәләре, республикалары һәм илләре турында язарга ниятлиләр. Басылып чыккан материаллар арасында мәркәзебез Казанны тәкъдим иткән язма да бар. Ул безнең газета укучыларына да кызыклы булыр дип, тәрҗемәсен үзебезнең газетада да бастырып чыгарырга булдык әде. Татарстанны күреп кайтырга ният итсәгез, артык мәгълүмат комачауламас. Читать полностью
Иске афиша хатирәләрне яңартты
1989 елда Куйбышевта үткәрелгән “Идел – Кама Болгарстаны тарихы һәм мәдәнияте. Халыклар дуслыгын ныгыту эшендә тарих фәне роле һәм максатлары” дип аталган фәнни-практик конференциянең 30 еллыгына. Читать полностью
Йөз яшьлек ветеран
1919 елның 20 августында Похвистнево районы, Ногай авылында дөньяга килгән Хөсәен Мөбин улы Кәримов шушы көннәрдә 100 еллык юбилеен каршылады. Читать полностью
Алина Гатауллина — WorldSkills Juniours җиңүчесе
WorldSkills Juniours катнашучылары арасында якташыбыз, милләттәшебез Алина Гатауллина да бар иде. Кыз Тольяттиның Техника һәм художество колледжында укый.
Үткән атнада Казан, гөр килеп, WorldSkills Kazan 2019 чемпионатын уздырды. Анда 63 илдән килгән 1300дән артык кеше катнашты, 56 компетенция буенча ярышлар узды, Россия данын 63 егет-кыз яклады: 18-25 яшьлек 14 кыз һәм 49 егет. Чемпионат нәтиҗәләре буенча Россия командасы, гомуми зачетта, 22 медаль белән икенче урынны алды. Беренчедә – Кытай, өченчедә – Көньяк Корея. Читать полностью
«Һөнәремне дөрес сайлаганмын»
31 август -
Ветеринария хезмәткәрләре көне
Мин гаиләм белән Тольяттида яшим, ә җәйге ялны үзем туып-үскән Камышлы районының Яңа Ярмәк авылында уздырам. Яраткан песиебез Пушок та көзгә кадәр рәхәтләнеп шунда яши. Ел саен кайтып йөргәч, ул үзен хуҗа итеп тоя башлаган, күрәсең. Быел җирле песиләр белән сугышып, муенын җәрәхәтләгән. Ярага пычрак тулган һәм, ул шешә башлаган. Хайванның җәфа чиккәнен тыныч кына күзәтеп торып булмый бит инде. Без аны Камышлының ветеринария станциясенә алып киттек.
Карак Каркуша
Шимбә иртәсендә мин, гадәттәгечә, шәһәребез уртасындагы Воронеж күлләре тирәсен әйләнеп, һава сулап кайтырга чыктым. Күлләрне әле боз каплап китмәгән, җепшек кар яуган елак көн иде. Мине елның бу вакытында өстәге күл аеруча кызыксындыра. Гадәттә, бөтен Самара күлләрендә җәйләгән кыр үрдәкләре шушы күлгә җыелып, Көньякка китәргә әзерләнәләр иде. Кызганычка, боз сырган күл читләрен күреп, аларның очып китүен күрми калуымны аңладым. Кызганыч… Читать полностью