Җавапка — сорау

Ха­лык­лар дуслыгы йорты.

Ха­лык­лар дуслыгы йорты.

“Бердәмлек”нең 6 санын­дагы (4 февраль 2017 ел) “Халык фикерен ишетүче табылырмы?”  дигән язмада сүз Халыклар Дуслыгы йор­тында үткәрелгән җыелыш турында барган иде.

Анда хәбәрчебез өлкә хө­күмәтенең милли сәясәтен тән­кыйтьләп: “Өлкә Халыклар Дуслыгы йортының яңа директоры һәм аның фикердәшләре, кем әйтмешли, чабаталар һәм матрешкаларның чыннан да туристлар өчен генә кирәк булуын аңлап, анысын да эшләсеннәр, ә җирле халыклар өчен милли мәгарифкә, мәдәнияткә, басмаларга яр­дәм итәргә кирәклеген дә оныт­­ма­сыннар иде…”, — дип язган иде. Читать полностью

Хәтер төпләрендә утлы күмер

Бу рәсемнәрдә Фәнис Яруллин хатыны, сердәше, ярдәмчесе Нурсөя ханым, ә Гакыйль Сәгыйров әнисе Хәбибҗамал апа белән төшкәннәр. Әгәр яннарында бу газиз кешеләре булмаса, без аларның талантларының, бәлки, бу дәрәҗәгә күтәрелүен күрә дә алмаган булыр идек.Күренекле язучыларыбыз Фәнис Яруллин һәм Гакыйль Сәгыйровның туган көннәрен билгеләп үткәндә күңелне борчыган кайбер уй-фикерләр

Миңа 2016 елның мартында Казанга “Гакыйль Сәгыйров үзе турында һәм барсы да аның турында” дип аталган, аның тормышына һәм иҗатына багышланган китапны тәкъдим итәргә баргач, шундый ук язмышлы икенче каһарманыбыз, күренекле татар шагыйре Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя ханым аның көндәлекләрен бүләк иткән иде. Әдипнең “Хәтер төпләрендә утлы күмер” исеме белән 2013 елда дөнья күргән көндәлекләре шактый күләмле. 584 битле 4 мең данәдә басылган бу китап, әлбәттә, зур бүләк булды. Моңа кадәр дә мин аның “Казан утлары” журналында һәм интернетта урнаштырылган өзекләре белән таныш идем инде. Читать полностью

“Безнең үлемсез полк”

Китапны тәкъдим итү кичәсендә проектның мөхәррире Людмила Хаустова (сулдан - уңга), “Тыл хезмәтчәннәре һәм хезмәт ветераннары” оешмасы җитәкчесе Петр Горшков, “Бердәмлек”нең баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин,  журналист Валерий Штепо, китапның редколлегия әгъзасы Эвелина Глазкова, "Лира" әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы Галина Еськова.

Китапны тәкъдим итү кичәсендә.

Үткән 2016 ел ахырында Самарада “Безнең үлемсез полк” (“Наш бессмертный полк”) дип аталаган китап дөнья күрде. Россия Федерациясе президенты әмере буенча уздырылган “Җанлы хәтер эстафетасы” проекты җиңүче дип табылып, Самараның “Тыл хез­мәтчәннәре һәм хезмәт ветераннары” региональ иҗ­тимагый оешмасы, “Лира” әдәби-иҗади берләшмәсе белән берлектә, бу проектны тормышка ашырдылар да инде. Читать полностью

Тойгы-хисләрем шигъри юлларда

iТуган ягымның матурлыгын күрергә балачагымда бөек шагыйребез Габдулла Тукай өйрәтте дип, аның иҗатына багышлап язылган парчаларымны җибәргән идем. Алар “Бердәмлек”тә басылып та чык­тылар. Моның өчен зур рәх­мәтемне белдерәм.

Ә Муса Җәлилнең йөрәкне тет­рәндергән шигырь­ләрен укып, Бөек Ватаныбызны яратырга өйрәндем. “Моабит дәф­тәрләре” белән танышкач, үземнең дә татар кызы булуыма горурлык хисе уянды. Шушы тойгыларымны шигъри юллар аша аңлатырга булдым һәм шуларның берсен укучыларыбызга да тәкъдим итәм. Читать полностью

Мәрбия ханымның күңел омтылышлары

SONY DSCТимерюлчылар мәдәният сараенда  Самара шәһәр ок­ругы буенча “Ел хатын-кызы — 2016” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү һәм зурлау тантанасы уздырылды.

Самара шәһәре Хатын-кызлар берлеге рәисе Наталья Виктор сүзләренә караганда, бу оешма быел үзенең беренче юбилеен – биш еллыгын билгеләп үтә. Шуларның соңгы дүртесендә “Ел хатын-кызы” акциясе уздырылып, шә­һәребезнең иң уңган, иң булдык­лы хатын-кызлары бү­ләкләнеп килә. Тик моның өчен район конкурсы иләге аша узарга да кирәк. Читать полностью

Күңел кылы – корычтан

сагиров16 февральдә каһарман якташыбыз, кү­ре­некле татар шагыйре, рәссам Гакыйль Сәгыйровка, әгәр исән булса, 79 яшь тулыр иде. Тик 2009 елның 29 июлендә аны аяусыз үлем арабыздан алып китте. Менә сигезенче ел инде без аның туган көнен үзеннән башка гына билгеләп үтәбез. Ә киләсе 2018 елда Гакыйль Сәгыйровның түгәрәк туган көне – 80 яшьлек юбилее.

Без каһарман якташыбызның (ул ­илле елдан артык гомерен берхә­рә­кәтсез, түшәктә яткан килеш, теш араларына каләмен кабып, шигырьләр язып, рә­семнәр ясап үткәрде) исемен мәңге­ләштерү өчен нәрсәләр эшләдек соң? Дөрес, аның Кошки районының Иске Фәйзулла (Җүрәй) зиратындагы кабере өстенә истәлек ташы куй­дырдык. 2015 елда аның тормышына һәм иҗатына багышланган “Гакыйль Сәгыйров үзе турында һәм барсы да аның турында” дип аталган китап дөнья күрде. Ул өлкә губернаторы бүлеп биргән грант акчасына нәшер ителде. Читать полностью

Кыен юллар аша

Минегали Ибраев (сулдан-уңга) һәм юбиляр Салих ага Әхмәдиев.

Минегали Ибраев (сулдан-уңга) һәм юбиляр Салих ага Әхмәдиев.

Халык күңеленә мәңге җуел­маслык тирән эз калдыр­ган тарихи вакыйгаларның берсе — ул Бөек Ватан сугышыдыр, мөгаен. Аның да тәмамлануына 71 елдан ар­тык вакыт үтеп киткән инде. Бу канкойгыч дәһшәтле сугыштан әйләнеп кайтырга насыйп бул­ган сугышчыларның саны да елдан-ел күзгә күренеп сирәгәя бара. Хәтта бала чак­ларында турыдан-туры сугыш утының нәкъ ур­тасына атлаган яшь солдатлар да бүген инде 90 яшьлек чал чәчле ветераннар. Кызганыч ки, аларның бик күбесе яу кырында ятып калган. Ә җиңүчеләр булып туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп бул­ганнары, җырда әйтелгәнчә, ярты Европаны, ярты Җир шарын җәяү үткәннәр: илебез­не фашизмнан коткару өчен чиктән тыш авырлыклар белән дә, яралары, авырулары белән дә исәпләшмәгән алар. Ә өйгә кайткач, шул ук энтузиазм белән җимереклеккә килгән ху­җалыкны торгызырга то­тын­ганнар. Читать полностью

Мәхәббәт белән генә тук булмыйсың

i“Бердәмлек”не атна саен көтеп алам. Ул минем дустым да, сердәшчем дә. Аеруча, кеше язмышлары турындагы мәкаләләрне, тормыштан алып язылган хикәяләрне яратып укыйм. Үзем дә “Бердәмлек”кә хат язарга булдым. Бәлки, киңәш бирүчеләр булыр.

Кызым Лиана (исемнәр үзгәртелде) моннан ике ел элек кияүгә чыкты. Булачак ире Марат белән аны уртак иптәшләре таныштырган иде. Читать полностью

Денис авылында яшәүче Нурсинә ХӘКИМОВА: «Без — “калхузник” имеш…»

news_17954Көзге яңгырлар тоташ ява башлагач, йортка чыгып, берни дә эшләп булмаганга аптырап, телевизорны кабыздым. Анда ниндидер кинофильм күрсәтәләр иде. Шунда ике егет үзара бәхәскә кереп, беренчесе икенчесенә “колхозник”, дип кычкырды. Үзем дә элек колхозчы булгач, бу миңа бер дә ошамады. Телевизорны икенче каналга күчердем. Ләкин, ни кызганыч, биредә дә тапшыру алып баручы мөлаем хатын-кыз кемнедер “колхозник”ка тиңләп, үз фикерен “сүтә” иде. Бу мине бөтенләй чыгырымнан чыгарды. Телевизорны сүндердем дә кәнәфигә утырып уйлый башладым… Читать полностью

Урланган бәхетнең үз бәясе бар…

828-600x240“Хатын-кыз бәхете — балада”, — диләр. Ә Сиринә 15 ел инде менә балага уза алмый. Ире Айратның беренче хатыныннан ике улы бар иде, шуңа хастаханәләр бусагасын күбрәк хатын үзе таптады. Нинди генә белгечләрдә булмады да, нинди генә дәвалау курслары үт­мәде ул. Табиблар: “Ирегез бе­лән икегез дә сау-сәламәт, бернинди патология юк”, — дип хәйран калалар. Читать полностью

Яулык өчен зур низаг чыкмагае

1Бу проблемага карата са­маралыларның фикерләрен дә белергә булдык

Белозерье (Азюрка) — Мордовия Республикасының Ромодан районындагы иң зур татар авылы. Анда бик дини халык яши, азюркалыларның 99 проценты намазга баскан. Ә узган елның декабрь ахырында бу авыл укытучыларының мөселманча яулык бәйләвенә бәйле рәвештә хакимият дә­рәҗәсендә низаг чыкты. Читать полностью

«Түбәтәй» — Самарада

Тюбетей22015 елның җәендә Казанда якташыбыз Солтан Сафин һәм аның фикердәш дуслары ачкан беренче «Түбәтәй» татар фаст-фуды челтәре франшиза аша төрле шәһәрләр буйлап тарала бара. Җәен Мәскәүдә татар ризыгы кафесы ачылган булса, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Самара һәм Төмән шәһәрләре дә «Түбәтәй»ле булдылар.

Самарадагы «Түбәтәй» кафесын ачу белән Альбина Шәм­сетдинова шөгыльләнә. Бу турыда ул: «Безгә чиста һәм хәләл татар ризыкларын бөтен дөньяга таныту мөһим. Самарада татар фаст-фуд кафесын ачар алдыннан зур маркетинг күзәтүе ясалды. Халыкка яңа төр ризыклар, яңа күренешләр кирәк. Тәмле, хәләл ризыкка ихтыяҗ бар», — дип белдергән иде.

Менә инде Самараның Аврора Молл үзәгендәге фуд-кортта ачылган “Түбәтәй” кафесы эшли башлаганга 29 январьда бер ай тулды. Эшләре ничек бара икән дип кызыксынып,  “Бердәмлек” газетасының хәбәрчесе төшке ашын “Түбәтәй”дә ашарга булды. Читать полностью

“Дуслык” һәм “Ак калфак” конференция үткәрә

Ха­лык­лар дуслыгы йорты.

Ха­лык­лар дуслыгы йорты.

4 мартта Самара Халыклар дуслыгы йортының тамашалар залында региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте һәм өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы “Татар хатыны — гаиләдә һәм җәмгыятьтә милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, йолаларны һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклаучы төп көч” дигән темага фәнни-гамәли конференция үткәрә. Читать полностью