«Яктылык» мәктәбендә Гакыйль Сәгыйровның туган көненә багышланган кичә узды
Башкалардан аермалы буларак, Самараның «Яктылык» мәктәбендә уку-укыту эшләре тәрбияви чаралар белән үрелеп бара. Анда кызыклы кешеләр белән очрашулар, фикер алышулар, укучыларның иҗат эшләрен презентацияләү кичәләре еш үткәрелә. Мисал өчен, 21 февральдә күренекле шагыйребез, рәссам Гакыйль Сәгыйровның туган көненә багышланган искә алу кичәсе уздырылды. Читать полностью