«Яктылык»та бәйрәм концерты булды

БезымянныйСамараның «Яктылык» мәктәбендә  Әниләр көненә багышланган бик матур бәйрәм концерты булды. Яктылыгыбызда искиткеч талантлы балалар укый икән! Сез дә карап, сокланыгыз әле, кадерле дуслар. Читать полностью

Әни берәү генә була ул

zXkRQ1rwoV4Егерме бер бала тәрбияләп үстергән Фатыйма һәм Фәрит Вәлиевларга багышлана

Машинада барган кешегә шома асфальт юлы бормаланып аккан елга суын хәтерләтә. Кеше тормышы да шулай, агымсу кебек бормалы-әйләнмәле, ә төбе ташлы һәм чокырлы… Бу чагыштыру редакция заданиесе белән Камышлы районына барганда башыма килде. Читать полностью

Туган ягына гашыйк ул

lYPnxse-7Y8Камышлы районының Иске Балыклы авылы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Әлмир Нигъмәтуллин  диссертация якларга әзерләнә

Табигатьтә көз тантана итә. Әле кайчандыр игеннәр шаулап утырган басулар бушап калган, җирләрнең бер өлеше ял итә, икенче өлешендә инде уҗым бодае күтәрелеп килә, кояшлы көннәрдә кырлар зөбәрҗәт төсенә керәләр һәм, югары уңыш вәгъдә иткәндәй, балкыйлар… Читать полностью

Обращение председателя РДУМСО, муфтия Талип хазрата Яруллина

A4Kdq-iHm3cУважаемые друзья!

Начиная с 1990-го года в нашем самарском регионе издается областная еженедельная газета на татарском языке «Бердэмлек». Старейшая национальная газета Самарской области является уникальным изданием, первой в современной истории губернии национальной газетой, имеющей почти 2000-й тираж и своих постоянных читателей. Читать полностью

Нужно ли менять устоявшийся формат подачи материалов в газете «Бердәмлек»?

b-1Дорогие друзья!

В последнее время в нашу редакцию  поступает много обращений с просьбой о размещении  части материалов на русском языке. Связано это с тем, что многие из наших соплеменников родились и выросли в городах и, к сожалению, не знают родного татарского языка. Тем не менее, интерес к своим корням они не утратили и хотят быть в курсе жизни татарского сообщества. Читать полностью

Хворостянка татарлары җыелган җирдә

bdbW7Rjw3UI11 ноябрьдә район үзәгендә Татар халык мәдәнияте көне узды

Чарага хворостянкалылар гына түгел, җирле татарларның өлкә авылларында һәм шәһәрләрендә яшәүче туганнары һәм дуслары да килгән иде. Мөхтәрәм кунакларны — район башлыгы В.А. Маховны һәм Самара өлкәсенең авыл хуҗалыгы министры урынбасары Р.М. Насыйрованы һәм башка кунакларны ипи-тоз белән каршы алдылар. Читать полностью

Тулы канлы халык без!

bcxE3Qsno2g12-14 ноябрьдә Казанда «Туган тел» форумы үтте

Теллеләр халык булып дөньяга чыккан,
Телсезләр балык булып дәрьяда калган.

Үз теле, гореф-гадәтләре булмаган халыклар бу дөньядан юкка чыга баралар. Мондый аяныч хәлгә юлыккан телләр, халыклар, милләтләр бик күп алар. Әмма безнең туган телебез — татар теленә мондый куркыныч әлегә янамый дип күкрәк киереп әйтергә була. 12-14 ноябрь көннәрендә үткәрелгән «Туган тел» форумы моның ачык мисалы. Читать полностью

Әнкәй диеп әйтер кешең булу — зур бәхет!

nhjUtl38ROgЯкыннарыбызның кадерен белеп яшик

1943 елның 5 июнендә Челно-Вершины районы, Совет Нурлаты авылында Фәттах һәм Өммегелсем Ильмухиннар гаиләсендә өченче бала булып Минниса исемле кыз бала туа. Бу өч балага әтиләре назын тоеп үсәргә насыйп булмый, ул Ленинград өчен барган сугышларда хәбәрсез югала. Минниса, өлкән абыйсы Миннәхмәт һәм сеңлесе Миңнияз, аналары канаты астына сыенып, ятим үсәләр. Шушы нәни бала — безнең кадерле әниебез була инде. Читать полностью

Вәсимә Фәрдиева «Заманы»

ZMbhgEsusxEСамараның татар фольклор ансамбле «Халыклар мирасы» бәйгесендә җиңү яулады

Әлеге конкурсны «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе уздырып килә. Чара башта Татарстанда иҗат итүче коллективлар өчен генә уздырырга ниятләгән булса да, башка төбәкләрдә яшәүчеләр дә катнашырга теләк белдерделәр. Гаризалар Мәскәүдән, Пермь краеннан, Башкортостан һәм Марий Эл республикаларыннан, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән килгән. Читать полностью

Газеталар электрон форматка күчәрме?

7rxUpBLNxf8Россия төбәкләрендә иҗат итүче татар журналистларын бер үк сораулар борчый

Узган атнада Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» агентлыгы белән берлектә, Россия төбәкләрендә чыгып килүче татар газета һәм журналлары журналистлары өчен форум уздырды. Анда илебезнең 17 төбәгеннән иллеләп журналист катнашты. Әлбәттә, «Бердәмлек» хезмәткәрләре дә бу чарадан читтә калмады. Оештыручылар безнең өчен тыгыз һәм мәгълүматка бай программа әзерләп куйганнар иде. Читать полностью

Хыялыйлар кирәк бу тормышта

yNcY57giLrwТинчурын театры артистлары “Хыялый” спектаклен куйдылар

Авыл читендәге өйдә өлкән яшьтәге пар – хыялый Гыйззәт бабай һәм аның хатыны Шәрифә карчык яшиләр. Тормышлары әйбәт болай, ләкин гомернең алтын көзенә кереп барсалар да, әле һаман бер-берсен аңларга өйрәнмәгәннәр. Авылга Йолдыз исемле яңа шәфкать туташы килү белән бу парның көнкүреше нык үзгәрә. Өстәвенә, яшь кенә авыл советы рәисе Сәлим Йолдызны Гыйззәт бабай белән Шәрифә карчыкка фатирга урнаштыра. Читать полностью

Уңган-булган киленнәребез бар…

6Ai9sytjvAsТимерюлчылар мәдәният йортында «Супер килен» өченче гаилә конкурсы финалы узды

«Ак жол» казах милли-мәдәни автономиясе оештырган чара быел да Самара өлкәсе хөкүмәте, шәһәр округы администрациясе һәм Халыклар дуслыгы йорты ярдәме белән узды. Ул педагог һәм остаз елына багышланган иде.

Читать полностью

Без һәрвакыт үсештә

8BQqVUk5rvg22 ел дәвамында өлкәдә Халыклар дуслыгы йорты эшләп килә

Җир шарының төрле почмакларында әледән-әле кабынып торган конфликтлар төрле милләт халыклары арасында бердәмлек булырга мөмкинме, дигән сорау тудыра. Бу сорауга җавапны Самараның Халыклар дуслыгы йортыннан эзләп карыйк. Читать полностью