Күп хатын-кызлар Бөек Ватан сугышы елларында тылда эшләп, нужа чиккән булсалар, Похвистнево районының Яңа Мансур авылында гомер итүче, унынчы дистәне вакларга керешкән Гыйльменур Әбүбәкер кызы Минаҗиева унтугыз яшеннән фронтка китә. Читать полностью
Самара татарларын ничек берләштерергә?
“Бердәмлек” газетасының 7нче санында (12.02.14) Эльмира Шәвәлиеваның “Булдымы бердәмлек, булмадымы?” дигән язмасын укыгач, үз фикеремне әйтмичә кала алмадым.
Татарны да, башка милләт халыкларын да берләштерү безнең заманда җиңел эш түгел. Күпме кеше булса — шул хәтле фикер. Моны тарих та раслый. Бүген Украинадагы, Сириядәге һәм башка илләрдәге хәлләр дә шуның бер дәлиле булып тора. Әле үткән гасырның 90нчы елларында Татарстан Язучылар берлеге рәисе булып эшләгән Ринат Мөхәммәдиев: “Татарның һәрберсенең хан буласы килә”, — дип әйткән иде. Шул мин-минлек безне харап итте дә инде. Иван Грозный заманнарында Казан, Себер, Кырым, Әстерхан ханнары берләшә алмагач, аларны берәм-берәм юк иттеләр. Шушы тарих сабакларыннан өйрәнеп булса да, милләтебезне саклап калу өчен уртак тел табарга өйрәнергә кирәк иде безгә. Читать полностью
Игенче даны үлмәс. Үлмәс!
Камышлыда якташыбыз күренекле татар шагыйре Әнвәр ДАВЫДОВның 95 яшьлегенә багышланган чаралар уздырылды
Самара төбәгендә профессиональ дәрәҗәдә иҗат иткән татар шагыйрьләре, язучылары күп түгел — Зыя Ярмәки, Халикъ Садри, Әнвәр Давыдов, Рөстәм Мингалим, Гакыйль Сәгыйров… Шуларның соңгысыннан кала барсы да Камышлыдан чыкканнар. Ә Әнвәр Давыдов — араларында аерым бер урын алып торучы шагыйрьләрнең берсе. Читать полностью
“Аулак өй”дә ниләр бар?
Кошки районының Яңа Җүрәй авылы кешеләре бик күңелле яшиләр. Биредәге Мәдәният йортында төрледән-төрле матур чаралар, бәйрәмнәр үткәрелеп тора. Менә мәдәният хезмәткәрләренә багышлап үткәрелгән “Аулак өй” бәйрәменә шушы өлкәдә хезмәт итүчеләр һәм авыл халкы җыелган иде.
Читать полностью
Сызранда Габдулла Тукай кичәсе
26 апрельдә шәһәребезнең Үзәк китапханәсендә Сызран татар милли-мәдәни автономиясе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичә үткәрде.
Бу чарага әзерлек эшләре күптән алып барылганлыктан, нәтиҗәсе дә күренерлек булды. Өстәлдә — татар милли бизәкләре төшерелгән самовар, төрледән-төрле милли ризыклар, тәм-томнар. Читать полностью
Бер дога
Март ахырында Самараның Җәмигъ мәчетендә Усман Әбделкадыйр улы Әмировның истәлегенә уздырылган Хәтем мәҗлесе уйланырга мәҗбүр итте.
Усман абыйның хәләл җефете Зәйнәп ханым һәм аның балалары, туганнары әзерләгән бу мәҗлескә бихисап күп халык килгән иде. Ничек килмәсеннәр инде, аларның һәммәсенә дә бу дөньяда Усман әфәнденең яхшылыгы тигән бит. Читать полностью
Похвистневский район готовится к юбилею / Похвистнево районына — 85 яшь

Основное торжественное мероприятие пройдет 14 июня на территории села Алькино (Центр агротуризма).
В начале декабря 1929 года вышло постановление ВЦИК «Об образовании в Бугурусланском округе Средне-Волжского края национального чувашского Похвистневского района». В этом году район отмечает свое 85-летие.
Выяснилось, что основное торжественное мероприятие, посвященное юбилею района, будет проводиться 14 июня на территории двух поселений: Рысайкино (поляна, ограниченная двумя автомобильными дорогами) и в Алькине (Центр агротуризма). Напоминаем, на этот же день был запланирован II Областной сельский Сабантуй в селе Татарское Абдикеево Шенталинского района. Читать полностью
Напротив ГКУ СО «Дом дружбы народов» построят православный храм / “Родина” паркында чиркәү кирәкме?

ГКУСО «Дом дружбы народов»
Департамент строительства и архитектуры Самары известил о возможном предоставлении земельного участка в парке «Родина» на ул.Победы под строительство православного храма. Постановление опубликовано на сайте мэрии.
Заказчик культового сооружения — местная религиозная организация православного прихода храма в честь иконы Пресвятой Богородицы «Всецарица».
Власть РФ работает в тесном контакте с мусульманской общиной / «Башта дөяңне бәйләп куй, аннары Аллаһыга тапшыр»
Напоминаем, сегодня, 30 апреля, в Самаре прошел совет муфтиев Приволжского федерального округа. В его работе приняли участие полномочный представитель президента в ПФО Михаил Бабич, губернатор Самарской области Николай Меркушкин, Верховный муфтий России Талгат Таджуддин, руководители региональных духовных управлений мусульман.
Среди вопросов, которые муфтии обсудили в ходе работы, — противодействие экстремизму, исламское образование, молодёжная политика, взаимодействие религиозных организаций с органами государственной и муниципальной власти.
Навруз-2014: праздник удался! / Нәүрүзне без барыбыз да яратабыз!
Свершилось! 26 апреля 2014 года в самарском сквере «Родина» состоялся III межнациональный Навруз – праздник Весны, к которому долго готовились, который ждали и который перенесли на месяц (Навруз отмечают в день весеннего равноденствия 21 марта) с тем, чтобы провести его в более тёплое время: всё-таки Навруз в восточных странах – символ прихода весны! Читать полностью
Ике мөселман кайда да уртак тел таба
Без үткән көзне хатыным белән Чехиянең Карловы Вары шәһәрендә ял итеп кайттык. Бу шәһәрдәге курортлар халыкара статуска ия, ә исеме чех короле Карл I һәм җирдән атып чыккан кайнар су чыганакларыннан алынган.
Читать полностью
Кайда соң син, Иркәгөл?!
Алдыбызда сузылып яткан асфальт тасмасы башымда җавап таба алмаслык уйлар тудыра. Тагын кеше язмышлары… Ничә тапкыр үз-үземә, бу турыда язмам, дип сүз бирсәм дә, тагын шуңа әйләнеп кайтам. Ни хәл итим, яңа танышым Нәкыйп абыйның ачынып: ”Кайда соң син, Иркәгөл?” – дип әйткән сүзләре һаман колагымда яңгырый. Менә инде тагын кулым каләмгә үрелә… Читать полностью
Догалы йортта бәрәкәт, дуслык хакимлек итә
- Теплицабызда яшелчә үстереп, терлек асрап, рәхәтләнеп туган авылыбызда яшибез. Яшь олыгайган саен чит җирләрдә азапланып эш эзләп йөрисебез килми, — дип каршы алдылар мине Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында яшәүче Сәйфулла белән Рузалия Бәхтиевлар. Аларның тормыш юлларына килгәндә, Сәйфулланы Кинел посёлогындагы авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлагач, юллама биреп, Гали авылына эшкә җибәрәләр. Ул биредә озак еллар зоотехник булып хезмәт итә, үзен сынап карар өчен йорты янындагы теплицада кыяр да үстереп карый, бу эшнең бөтен нечкәлекләрен өйрәнә. Аннан колхоз таркалгач, туган авылы Иске Мәчәләйгә кайтып, хәләл җефете Рузалия ханым белән бергәләп, өр-яңа йорт-җир төзеп керә. Менә шунда теплицада кыяр үстерү тәҗрибәсе ярап куя да инде. Читать полностью