Белем Әлифбадан башлана

20 октябрьдә Әлифба китабы авторы якташыбыз Сәләй Гатат улы ВАГЫЙЗОВның тууына 105 яшь тулды

Менә бу Әлифбаны миңа Сәләй абый 1999 елда Арчада Әлифба музее ачу тантанасында бүләк иткән иде. Без, Камышлы районы делегациясе, аның музеенда беренче кунак­лар да булган идек бит әле. Бу минем Сәләй Гататович белән беренче һәм соңгы очрашуым да булган икән. Читать полностью

Сөмбелә, Сөмбелә дан җырлый игенчегә!

шакуровСамараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда халкыбызның милли бәйрәме — Сөмбелә үткәрелде  Читать полностью

Шәһит киткән имамнарның рухы да шатланды

президиумҮткән ял көннәрендә Иске Җәмигъ мәчете ачылуга 100 ел тулу уңаеннан Самараның Тимерьюлчылар мәдәният сараенда “Ата-бабаларыбызның рухи байлыгы һәм алар васыять итеп калдырган мирасны саклап, киләчәк буыннарга тапшыру” темасына фәнни-гамәли конференция һәм мемориаль такта ачу чаралары үткәрелде. Читать полностью

Уйдырмалар булмасын өчен

Корбан гаете алдыннан Са­мараның Җәмигъ мәчетендә Самара өлкә матбугат чаралары өчен пресс-конференция уздырылды

Җәмигъ мәчетенең җыйнак һәм шул ук вакытта тантаналы никах уку бүлмәсе бу көнне шау-шулы журналист халкы, өчаяклы камераларын әле бер якка, әле икенче якка төбәп нидер эзләүче операторлар белән тулды. Ә өстәл башында барлыгы ике кеше — Самара өлкәсе мөселманнарының региональ  Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, “Ипозембанк” директорлар советы әгъзасы, профессор Ильяс Шәкүров утырганнар иде. Читать полностью

Корбан гаете – Аллаһыга буйсыну гамәле

Яруллин с АзаровымМөселман дөньясындагы иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаете. Шушы көннәрдә меңләгән милләттәшләребез корбан суеп, итен ярлыларга таратып, туганнары белән кунакка йөрешеп, бергәләп Коръән сүрәләре укып, Аллаһыга буй­сынуларын белдерәләр. Бу бәй­рәм тамырлары белән пәй­гамбәрләр яшәгән заманга барып тоташа бит. Читать полностью

Без булдырабыз!

Быел көз Шенталы районында бертуган генерал Сидоровлар призына бишенче тапкыр регионара билбаулы чуваш милли көрәше буенча ярышлар уздырылды. Анда Татарстан, Чувашстан, Башкортостан республикалары, Ульян, Самара һәм Мәскәү өлкәләре көрәшчеләре катнашты, күп­санлы танылган шәхесләр кунакка килде. Читать полностью

“Бердәмлек”нең язмышы укучылар кулында

24 сентябрьдә миңа өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте уздырган татар матбугат чаралары конференциясендә катнашырга туры килде. Анда Халыклар дуслыгы йортындагы милли китапханәдә сакланучы татар китаплары, Самара өлкәсендә чыгып килүче “Бердәмлек”, “Сәлам” газеталары, “Самара татарлары” журналы, “Дуслык” сайты турында сүз барды. Читать полностью

Безгә татар артистларыннан үрнәк алырга кирәк

лесДачабыз, чын татарча әйт­кәндә бакчабыз, Красноармейский районында булганга, еш кына автобуста йөрергә туры килә. Юлда барганда тирә-юньгә карыйм да шатлынып куям. Күпчелек халыкның (шул исәптән безнең дә) өйләренә, хәтта мунчаларына да газ кертелгән. Авылда яшәүчеләргә хәзер элеккегедән күпкә ансат­рак. Хакимияткә моның өчен ничек рәхмәт әйтмисең инде. Читать полностью

Кәҗә. Кабак. Колхоз

козаКәҗә күргән бар анысы. Шулай да Самара өлкәсе Денис авылында алар бүтән төсле тоелды. Зур җиленле үзләре, араларында хәйран озын мөгезлеләре дә бар, авыл урамында рәхәтләнеп йөриләр. Авыл башлыгы Өлфәт Зәләков кәҗәләргә артык игътибарлы булуымны үз бакчасына таш ату дип кабул итте булса кирәк.

«Кәҗәләрне хуҗалыктан чыгарт­мауның ысулы бар аның, ник булмасын. Әйтик, тоткан саен матди җаваплылыкка тартырга була. Әмма сиксәнне узып барган әбекәйләр белән болай итеп көрәшү дөрес булырмы икән, менә эш нәрсәдә… Яннарына барсаң, хәзер, улым, дип кәҗәләрен, орыша-орыша ябып куялар, синең башың күмелүгә артларыннан кәҗәләре чыга», — ди ул. Читать полностью

Бердәмлектә — көч

news_8620Самараның Халыклар дуслыгы йортында өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте милли матбугат чаралары хезмәткәрләре һәм укучылары белән очрашу үткәрде. Кичәгә өлкә “Бердәмлек” газетасы, “Самара татарлары” журналы, “Сәлам” газетасы, “Дуслык” сайты хезмәткәрләре, штаттан тыш хәбәрчеләр, баш-ка массакүләм матбугат чараларында эшләүче милләттәшләребез, милли хәрәкәт активистлары һәм укучылар килгән иде. Читать полностью

Бөек һәм затлы тормыш кичергән бабам

MG_8008Бабам вафат булуына менә инде 5 ел да үтеп киткән. Кулыма бабамның җыентыгы (альбомы) эләкте. Бу җыентыкта бабай һәм әбинең яшь чактагы фотосурәтләре генә түгел, ә гәҗитәләрдә алар турында язылган мәкаләләр. Ә аларның саны бикхисап! Шул язмаларны укып бабам турында күп мәгълүмат белдем һәм бабам турында язарга исәпләдем. Читать полностью

Йөртә безне язмышлар

DSCN3799

Бала дөньяга килгәндә үзенең нәрсәгә сәләтле булуын белеп тумый. Үз юлыңны табу өчен характер да, кызыксынучанлык та, дөньяны аңлап белү дә кирәк. Кайберәүләрнең тормышы тигез генә, нинди эш туры килә – шунда эшләп, нинди хатын туры килде – шуның белән яшәп, Ходай нәрсә бирсә – шуны ашап үтсә, икенчеләре үз алларына куйган максатка җитмеш киртәне җимереп ирешәләр. Шундый сирәк кешеләрнең берсе — “Бердәмлек” газетасының алыштыргысыз баш мөхәррире Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин .Ул шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Читать полностью

Горурланып, шул ук юлдан узар иде ул тагын…

шарафутдиноваКамышлы районының Иске Ярмәк авылында гомер иткән дустым Рәисә Басыйр кызы Шәрәфетдинованың вафатына кырык көннән артык вакыт үтеп китте. Ә мин һаман капкамнан керә-килә: “Сәхия, ташла эшеңне, мин синең яныңа сөйләшеп утырырга килдем”, - дип елмаюын көтәм. Бигрәк матур елмая иде бит җан ахирәтем. Читать полностью