1 октябрьдә Зубчаниновка бистәсенең «Болгар мирасы» мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказовка — 50 яшь!
Акыллы, төпле, зыялы, һәрнәрсәгә карата үз сүзе, үз карашы, үз фикере булган Расих Әхмәтшамил улы Вакказов — шәһәребезнең мөселман җәмгыятендә күренекле, абруйлы һәм ихтирамлы дин әһеле. Оста оратор буларак та билгеле ул. Аның милли һәм дини чараларда ясаган ялкынлы чыгышлары, йөрәк түренә үтеп кереп, берсен дә битараф калдыра алмый. Гомумән, кешеләрне үзенә җәлеп итә торган сөйкемле сөяге бар хәзрәтнең. Моңа аның нурлы күзләре, ихлас елмаюы, ягымлылыгы яисә ышанычлы сүзе сәбәпчеме – бу мөһим түгел. Иң әһәмиятлесе — ул алда торучы, башкаларны үзе артыннан алып баручы дип тәрҗемә ителгән “имам” сүзенең асылына тулысынча туры килә. Читать полностью














