Мәхмүтовлар халыкның хөрмәтен, балаларының мәхәббәтен тоеп яшиләр

1

“Самар — күпмилләтле гаилә” дип аталган конкурс-фестивальдә Мәхмүтовлар гаиләсе үзенең дүрт буынын тәкъдим итте.

Өлкәбезнең Красный Яр районында бик матур табигатьле Ялтай бистәсе урнашкан. Биредә искиткеч ягымлы пар Сабирҗан Хафиз улы һәм Миңлегөл Хәсәнҗан кызы Мәхмүтовлар яши.  Алар турында инде мин күптән ишетеп белә идем. Алты ел элек Литвинов исемен йөрткән Мәдәният йортында уздырылган “Самар — күпмилләтле гаилә” дип аталган конкурс-фестивальдә Мәхмүтовлар гаиләсе үзенең дүрт буынын тәкъдим иткән иде. Чарада булучыларны әлеге гаиләнең чыгышы таң калдырган булган, аны гаилә башлыгы, Ялтай бистәсе мәчетенең имамы Сабирҗан ага Коръән сүрәләре белән башлап җибәргән һәм бу мизгелдә тамаша залында тынлык урнашкан.

 Мин үзем дә Сабирҗан ага һәм Миңлегөл апа Мәхмүтовларны күреп сөйләшкәч, аларның, чыннан да, ачык йөзле, зыялы һәм аралашучан булуларына инандым һәм үземнең тәэсирләрем турында язмый кала алмадым.

◊ Сабирҗан ага һәм Миңлегөл апа тумышлары белән Татарстанның Аксубай районы Иске Ибрай авылыннан. Алар икесе дә сабый чактан ук Аллаһы Тәгаләнең берлеген һәм бөеклеген аңлап, Аның кодрәтенә ышанып, дини гаиләләрдә үскәннәр. Әхлаклы һәм инсафлы кыз белән егет никахлашып, туган авылларында яши башлаганнар. Никахлары бәрәкәтле булып, аларның бер-бер артлы кызлары һәм уллары дөньяга килгән.

Әлеге кешеләр Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәләре, күрәсең. Ходай сөйгән колларын авырлыклар биреп сыный, диләр бит. Сабирҗан ага белән Миңлегөл апаның капкасын да кайгы җилләре каккалап торган шул.  Аларга яңа туган сабыйларын һәм инде үсеп җиткән улларын да җирләргә туры килгән. Тик алар беркайчан да язмышларына зарланмыйча, башкалар өчен борчылып яшәүләрен дәвам иткәннәр. Бу олы җанлы кешеләрнең сабырлыгына, рухи ныклыгына сокланырга гына кала, әлбәттә.

2 (1)

Мәхмүтовлар гаиләсе. 1972 ел.

Ни генә булмасын, тормыш елгасы бер ашкынып, бер тынып үз ярларында ага биргән. Язмышларына күнеп, исән-сау булган сабыйларына куанып яшәгәннәр Мәхмүтовлар. Сабирҗан әфәнде төпле белем алган -  читтән торып Минзәлә шәһәрендәге авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган. Бу  вакытта гаиләдәге “муеннан” эшне, балаларны тәрбияләүне хәләл җефете үз өстенә алып, иренә булышлык күрсәткән.

Гомумән, Мәхмүтовның тормышы хезмәттә үткән. Иң элек Иске Ибрай авылы хуҗалыгында эшләгәннәр, аннан соң Ялтай бистәсенә күченеп, хезмәт юлларын биредәге «Дружба» колхозы, соңрак “Металлурглар” заводының ярдәмче хуҗалыгында дәвам иткәннәр.

Сабирҗан ага ветеринар, зоотехник, ферма мөдире, ясалма орлыкландыручы вазифаларын башкарган. Коллективта ул үз кеше, киңәшеннән һәм ярдәменнән ташламаучы остаз буларак кабул ителгән, эшенә намус белән караганга, һәрвакыт беренчеләрдән булган. Бу турыда аның күпләгән Мактау кәгазьләре дә сөйли.

Шул арада Мәхмүтовларның балалары да үсеп җиткән. Һәркайсы белем алып, йөрәгенә якын һөнәрен сайлаган. Әти-әни лачын кебек канат җәеп, балаларының һәр адымын да күзәтергә өлгергән: “Аллаһы сакласын, берәрсе “кыек” басып куймасын”.

“Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, — диләр бит. Кайгыртучан һәм бер үк вакытта таләпчән гаиләдә үскән мәхәббәт җимешләре Әлфия,  Әмир, Фәния, Фәрһәд, Әнвәр бүгенге көндә матур итеп яшиләр, кияүләре Мөҗаһит һәм киленнәре Румия, Альбина, Әнисә белән сигез онык үстерәләр.

Самара өлкә “Туган тел”  татар җәмгыяте оештырылганнан бирле милли җанлы Мәхмүтовларның биш баласычаралар оештыруда актив рәвештә катнашып килә. Алга таба эстафетаны оныклары да дәвам итә. Уллары Фәрһәд һәм киленнәреАльбина — бүгенге көндә дә өлкәбезнең татар милли хәрәкәтенең әйдәп баручылары, алар күпләргә таныштыр, мөгаен. Нәкъ Миңлегөл апа 23 ел дәвамында Самара шәһәрендә уздырылган Сабантуйларга, катыктан тәңкә эзләү уенын үткәрер өчен, тәмле катык оета.

Сабирҗан ага һәм Миңлегөл апаның тормышлары мул, алар әле дә мал-туар асрыйлар. Йортларына барып керсәң, үзенә бер төрле нур, гаилә җылысы бөркелеп тора биредә. Балалары — әни-әтиләренең өйләрендә иң кадерле кунаклар. Алар еш кына күчтәнәчләрен, бүләкләрен төяп кайталар, йорт эшләрендә булышалар, әти-әниләренең үтемле киңәшләрен тыңлыйлар, аларның саваплы гамәлләрен күреп, үзләре дә игелек кылып яшәргә тырышалар.

Әйе, бу гаиләдәге яшәеш, тәртип динебез буенча көн күрү белән бәйле шул.

 “Самар - күпмилләтле гаилә” дип аталган конкурс-фестивальдә Мәхмүтовлар гаиләсе үзенең дүрт буынын тәкъдим итте.

“Самар — күпмилләтле гаилә” дип аталган конкурс-фестивальдә Мәхмүтовлар гаиләсе үзенең дүрт буынын тәкъдим итте.

Мәхмүтовлар гаиләсе. 2009 ел.

Мәхмүтовлар гаиләсе. 2009 ел.

4

Ялтай бистәсе мәчете.

◊ Ялтай бистәсендәге таш мәчетнең сафка басуы да Сабирҗан аганың тырышлыгы нәтиҗәсендә икән. Моңа кадәр намазлар бер карчыкның өендә укыла торган булган. Бу дөрес түгел дип санап, Сабирҗан әфәнде һәм аның авылдашы Касыйм ага Баһаутдинов мәчет төзү уе белән яна башлаганнар. Башларына шундый уй кергәч, аны тормышка ашыру юлларын эзләргә керешкәннәр, таныш-белешләрен барлаганнар. Ялтай бистәсендә “Металлурглар” заводының ярдәмче хуҗалыгы урнашылганлыктан, иң элек завод директоры Максим Борисович Оводенкога, аннан авыл халкына, Региональ Диния нәзарәтенең Попечительләр шурасына мөрәҗәгать иткәннәр.

90 еллар башы — бик авыр вакытлар… Хәтта аларның җыелган акчалары инфляциягә дә юлыккан. Тик мәчет салырга теләүчеләр бирешмәгәннәр, Аллаһы Тәгалә ризалыгы белән башланган изге ниятнең уңышка ирешүен төгәл белгәннәр, күрәсең.

- Аллаһыга шөкер, иман йортын төзергә булышучы кешеләр дә табылды, - дип Сабирҗан хәзрәт Арсен Рамазанов (хәзер мәрхүм, урыны җәнәттә булсын) кебек иганәчеләрне дә телгә ала.

Әйе, әлеге төзелеш, анда күрсәтелгән тырышлык, ярдәмчелек үрнәкләре турында аерым бер китап язырлыктыр, мөгаен. Шулай итеп, биредә кирпечтән Аллаһы йортын торгызып, эчке эшләрен дә башкарып куйганнар, һәм 1996 елның январенда әлеге мәчетне ачу мәҗлесе дә үткәрелгән. Нәкъ шушы вакыттан бирле Сабирҗан ага Ялтай бистәсендә имам-хатыйб вазифасын башкарып килә дә инде.

Әлеге эшне башкару – мәчет йортының барлык мәшәкатьләрен дә үз өстеңә алу дигән сүз дә бит. Алары да бихисаптыр шул. Әнә, газ мәсьәләсе буенча гына да Сабирҗан әфәндегә күпме йөрергә туры килгән, ул бу эшкә хәтта улларын да тарткан. “Металлурглар” заводы үзенең ярдәмче хуҗалыгыннан баш тарткач, мәчетне җылыту зур проблемага әйләнә. Җирле торак-коммуналь хуҗалыкка теркәлгәч, үзәктән җылытыр өчен комуналь бәяләр бик кыйммәтләнә. Иман йорты әлеге чыгымнарны каплый алмагач, бинаны җылытудан бөтенләй туктатканнар, һәм бер ел дәвамында намазлар салкын мәчеттә укылган. Шуннан соң хәзрәтнең һәм аның улларының тырышлыгы нәтиҗәсендә мәчеттә, законлаштырылган проект буенча, аерым газ белән җылыту булдырылган.

- Самар газ челтәренең җитәкчесе Хәлиулла һәм проект ясаучы Рамил Кудралиевларга мөрәҗәгать итеп ялгышмаганбыз икән шул,  алар безгә бу мәсьәләдә бик зур булышлык күрсәттеләр. Аллаһының рәхмәте яусын үзләренә, - ди Сабирҗан ага әлеге вакыйгаларны искә алып.

Бүгенге көндә мәчеткә авылдан унлап карт йөри, җомга, гает намазларына күрше-тирә авылларда яшәүче үзбәкләр, таҗиклар, әзәрбайҗаннар, чеченнар һәм башка мөселман халыклары да киләләр икән.

- Мәчеткә бирелгән садакалар җыелган саен кешене җирләгәндә кирәк булган нәрсәләрне алып куярга тырышабыз. Олылар кәфенлекләр, мәет юарга комганын, кабер такталарын әзерләп куйса, яшьләр бу турыда уйламыйлар бит әле. Ә дөнья хәлен беркем дә белми, шуңа да без һәрвакыт әзер торырга тиешбез.

5

Авыл зиратында.

Мәетне җирләргә хәленнән килмәгәннәргә дә булышлык күрсәтәбез. Халыкка җиңелрәк булсын, дип маташабыз инде. Барлык таләпләргә туры китереп җиназлыйбыз да. 

Авыл зиратын да тәрбиядә тотарга тырышабыз, чөнки бу – адәм баласының җир йөзендәге соңгы йорты бит. Соңгы елларда авыл тирәсендәге кыр-җирләрне шәхси куллар сатып ала башлагач, аны зурайтып калырга кирәк, дигән уй-фикергә килдек.  Бу ниятне башкарып чыгар өчен, авыл халкы, түрәләр арасында зур аңлату эшләре алып барырга кирәк булды. Улым Фәрһад бу мәсьәлә буенча өлкәбезнең хөкүмәт идарәсе вәкилләре белән дә очрашты. Мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллинны чакырып, авылда җыелышлар да уздырдык. Нәтиҗәдә, зиратыбызның мәйданы ике гектарга киңәйтелде, - дип сөйләде Ялтай авылының имамы.

Сабирҗан хәзрәт шулай ук үзенең борчулары белән дә уртаклашып алды. Биредә аны алмаштырырдай кеше әлегә юк икән. Авылда яшәүчеләр мәдрәсәгә укырга барырга ашыкмыйлар. Ә инде имам-хатыйбны читтән алып килсәң – бик кыйммәткә төшә. Аңа фатир да, эш хакы да булдырырга кирәк була ич, ә бу әлегә мәхәлләнең хәленнән килми.

IMG_3282

◊ Гомер дигәнең аккан су, искән җил кебек шул. Менә быел май аенда Мәхмүтовлар гаиләсе башлыгына да 75 яшь тула икән…

Минемчә, яшәүне еллар гына түгел, ә кешеләргә кылган яхшылык, игелек, тәрбияләп үстергән тыйнак, сөйкемле балалар, башкаларның кадер-хөрмәтен тою да билгелидер шул. Аллаһыга шөкер, Сабирҗан ага һәм Миңлегөл апа халыкның хөрмәтен, балаларының мәхәббәтен тоеп яшиләр.

Гадәттәгечә, бу гаиләдә әти-әниләренең юбилейлары уңаеннан зур мәҗлесләр үткәрелә һәм бирегә бик күп туганнары, дуслары җыела икән. Гаилә бәйрәмнәрендә Сабирҗан ага һәм Миңлегөл апаның оныклары Коръән аятьләрен укып, татар җырларын башкарып, шигырьләр сөйлиләр. Уллары Фәрһәд әлеге чараларга махсус презентацияләр әзерли: зур экраннан гаилә архивындагы фотосурәтләрне күрсәтә. Гаилә башлыгының булачак  юбилеен да сау-сәламәт булып, матур итеп үткәрергә насыйп булсын  иде аларга.

Гомумән, Сабирҗан аганың һәм Миңлегөл апаның балалары әти-әниләрен куандырыр өчен бик тырышалар, аларга зур бәйрәмнәр оештыралар. Әнә 2011 елның 26 мартында аларның алтын туй мәҗлесләре, өлкә ЗАГС вәкилләре ярдәме белән, Самара шәһәр округының “Теремок” никахлашу сараенда зур тантана рәвешендә уздырылган. Әйе, ярты гасырга сузылган мәхәббәт һәм тугрылык, тату тормыш тәҗрибәсе аларның балаларына һәм оныкларына гына түгел, башкаларга да үрнәк булырлык бит.

Самара шәһәр округының “Теремок” никахлашу сараенда уздырылган алтын туй мәҗлесе.

Самара шәһәр округының “Теремок” никахлашу сараенда уздырылган алтын туй мәҗлесе.

7

8

9

Сабирҗан ага: “Балаларыбызның һәм оныкларыбызның уңышларын күзәтеп кенә торабыз, алар өчен шатланабыз”, — ди. Үзара сөйләшкәндә болай дип тә әйтеп куйды ул: “Тормыш – ул басу. Яшьлегеңдә ни чәчсәң – картлыгыңда шуны җыярсың”. Менә хәзер Мәхмүтовлар үз гомерләрендә чәчкәннәренең мул уңышларын җыялар да инде.

- Әлхәмдүлилләһ! Балаларыбыз, оныкларыбыз динебез кануннары буенча, үз тамырлары белән кызыксынып, безне хөрмәт итеп яшиләр.  Алардан безгә фәкать  әйбәт хәбәрләр генә килеп тора, — дип шөкер итә Ана даны медале белән бүләкләнгән Миңлегөл апа да.

Әйе, әлеге гаилә әгъзалары белән сәгатьләр буе сөйләшергә була икән. Алар белән аралашканнан соң, газиз телебезгә, динебезгә, ата-анабызга мәхәббәт арта. Дөньяда мондый кешеләр күбрәк булса, яшәү дә ямьлерәк булыр иде, дип уйлап куйдым мин Мәхмүтовлар гаиләсе белән хушлашканда.

 

Римма  НУРЕТДИНОВА.

«Самар татарлары»

Просмотров: 2584

Комментирование запрещено