КФУ каршындагы Ш.Мәрҗәни исемендәге 2 нче татар гимназиясенең директоры Кәмәрия Хәмидуллина: «Ана телендә укыту файдалы һәм отышлы!»

1-DSC_1351

Самарлылар КФУ каршындагы 2 нче татар гимназиясе директоры Кәмәрия Зиннуровна Хәмидуллина белән.

Исегезгә төшереп үтәбез, 15-17 майда Казанда татар хатын-кызларының дөньякүләм форумы узды. Анда Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм чит илләрдән 500гә якын делегатлар, шәрәфле кунаклар катнашты. Самар өлкәсеннән дә форумда бертөркем гүзәл затлар булып кайттылар (моңа кадәр урнашкан язма - Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узды). 

15е көннең беренче яртысында делегатлар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында теркәү уздылар. Төшке аштан соң Казанның татар мәктәпләренә бардылар. Самарлылар делегациясе КФУ каршындагы Ш.Мәрҗәни исемендәге 2 нче татар гимназиясенең тәрбия юнәлешендәге эшчәнлеге белән танышты.

DSC_1324

Кунакларны гимназия директоры, Татарстанның атказанган укытучысы, Казан шәһәре Думасы депутаты Кәмәрия Хәмидуллина каршы алып, уку йортының музее белән таныштырырга кереште. Күптөрле экспонатлар берничә бүлмәгә сибелгән. Менә хәрби-патриотик кабинет, күрше бүлмәләрдә - Ш.Мәрҗәни музее,  Бакый Урманче кебек бөек шагыйрьләрнең мәрмәрдән ясалган скульптуралары, бүгенге көн авторларының рәсем сәнгате эшләре, шамаилләр күргәзмәләре.

DSC_1322DSC_1325

DSC_1326

DSC_1332

DSC_1334

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Альбина Мәхмүтова һәм «Яктылык» мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Гыйләҗева (сулдан уңга) мәрмәрдән ясалган скульптуралар күргәзмәсе янында.

DSC_1342

DSC_1348

Гимназия укытучылары һәм укучылары бергәләп әлеге экспонатларны саклау, элекке мәгълүматларны яңарту, тулыландыру эшләрен алып баралар икән.

- Музейлар — үткәнебез һәм хәзерге тормышыбызны тоташтырып торучы күпер ул. Әмма алар - кешелек дөньясы, халык-милләт хәтере генә түгел, педагогик тәэсир итү чарасы да, — дип сөйләде Кәмәрия Зиннуровна.

Гимназия укучылары II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы делегатларына искиткеч концерт та күрсәттеләр. Балалар  татар халык җырларын, курайда  борынгы милли көйләребезне, скрипкада татар классик композиторларының  әсәрләрен башкардылар, татар һәм башкорт биюләрен тәкъдим иттеләр. 

DSC_1357

DSC_1355

DSC_1361

DSC_1318

DSC_1319

«Яктылык» мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Гыйләҗева (уңдан сулга), Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Альбина Мәхмүтова, Похвистнево районының «Туган тел» татар оешмасы әгъзалары Кәүсәр Латыйпова һәм Кәүсәр Шәйхетдинова.

- Безнең гимназиябез 1990нчы елда  ачылган иде. Казанда нибары бер татар мәктәбе калган иде ул елларда. Татар гимназиясе эшчәнлегендә концептуаль принцип итеп предметларны ана телендә укытырга булдык. Без бүген дә барлык предметларны ана телендә укытып, барлык тәрбия чараларын ана телендә уздырып, милли әхлак тәрбияләү юлында. 600дән артык укучыбыз бар. 60ка якын мөгаллим ана телендә белем бирә.

1нче сыйныфтан башлап ике дәүләт теле: рус һәм татар телләрен укытабыз, 2нче сыйныфтан, халыкара аралашу теле буларак, инглиз телен кертә башлыйбыз, ике тел җирлегенә өченче тел ятышлы килеп чыга, 5нче сыйныфтан балаларга милли-рухи мирасыбызны саклаган, Мәрҗаниләр, Ризаэтдин бине Фәхретдиннәр иҗат иткән тел –  гарәп телен өйрәтә башлыйбыз. Гарәп телен Казан Дәүләт университетын тәмамлаган укытучылар укыта. Өч тел җирлегенә 4нче тел ята.

Шулай итеп балаларыбыз өчен уникаль полилингваль мохит тудырыла. Аның уникальлеге шунда ки: монда доминанта булып ана теле тора, ана телендә фәннәр укытыла. Дәүләт теле –  рус теленә аерым игътибар бирелә. Рус телен укыту начар булса, гимназиянең абруе бөтенләй булмый, балалар килми, ә инглиз теле әти-әниләрне халыкара аралашу теле буларак үзенә тарта. Гарәп теле исә гимназиянең әхлакый базасын формалаштыруда үз ролен уйный.

Полилингваль мохит балага яхшы үсеш җирлеге хасил итә, табигый сәләтләрен ачу өчен ачкыч ролен үти. Концептуаль принципларыбызның икенчесе менә шушы.

Төп принципларның өченчесе – химия, физика, математика кебек предметларны ана телендә яхшы укыту, аларны ана телендә укыта алырлык мөгаллимнәр туплау, нәтиҗәлелекне тәэмин итү.

Ана телендә укыту – кимчелекле укыту түгел, ул – өстенлекле укыту. Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча безнең гимназия Казан шәһәренең уку йортлары арасында иң алдынгы урында тора! Полилингваль мохитта белем алган укучыларыбызның белем күрсәткечләре югары,дип сөйләде гимназия директоры кунакларга.

- Балаларны тәрбияләүдә нинди киңәшләр бирер идегез? Ничегрәк аларны югалтмаска, үзләрен татар кешесе буларак үстерергә?- дип сорау бирде кунакларның берсе.

- Минечмә, әллә-ни кирәкми. Татар моһитында тәрбияләнгән бала татар булып формалаша инде ул.  Кыярны тозлаганда, без аны тозлы суга салабыз да, ул үзе тозлана. Монда да шундый ук принцип. Татар теленә аңлы мөнәсәбәт тәрбияләү кирәк. Үз халкыңның тарихы, мәдәнияты, көнкүреше белән горурлану тәрбияләү. 

Гимназиябездә милли узаңга көчле тәэсир ясый торган класстан тыш чаралар системасы булдыра алдык. Барлык укучыларыбыз ел саен халык җырлары фестивалендә катнашып, 11 уку елына 11 халык җырының сүзләрен, көен өйрәнеп, сәхнәдән үз сыйныфы белән башкарып чыгалар. Барлык ир-балаларыбыз татар-башкорт көрәше келәменә басып биленә көрәш сөлгесе салдыра. Татар музыка мәктәбебездә һәр ике баланың берсе белем ала. 400ләп данә сынлы сәнгать, скульптура, графика әсәрләреннән торган фондыбыз һәм шушыларның бөтенесен хәрәкәткә китерә алырлык мөгаллимнәр коллективы балалар хозурында. Бөртекләп җыйган байлык бу. Шулар нәтиҗәсендә, шөкер, 20 ел эшләү дәверебездә балаларыбызның хокук саклау органнарында теркәлү очраклары булмады. Дөньяның төрле илләрендә бездә алган инглиз теле белән эш йөртәләр. Дәүләт телләрен яхшы белүләре нәтиҗәсендә хөкүмәт структураларында эшлиләр,  - дип горурланып сөйләде гимназия директоры, Татарстанның атказанган укытучысы, Казан шәһәре Думасы депутаты Кәмәрия Хәмидуллина.

- И-их, Россия регионнарында милли мәктәп ачып, фәннәрне татарча укытып булмый шул, –  диде янәшәмдә утырган бер ханым.

Кәмәрия Зиннуровна бу сүзләрне ишетеп алып:

- Яхшы, әйдәгез уйлап карыйк: бер генә булса да фәнне, мәсәлән, табигать белеме фәнен укытып буламы? Була! Бу эш нәрсә бирәчәк? Бала өчен бу искиткеч тәэсир ясаячак, аның психилогиясенә, аңына йогынты ясаячак, телгә мөнәсәбәт тәрбияләчәк. Ике фәнне укытуны да оештырып була.  Авыр эшме бу? Әлбәттә, авыр эш. Ә җиңеле упкынга илтә!, — дип җавап кайтарды.

- Кәмәрия Зиннуровна, тәрбия юнәлешендәге эшчәнлегегез белән таныштыруыгыз өчен рәхмәт яусын. Минемчә, Татарстан һәм Россиядә уңышлы эшләүче этно-мәдәни мәктәпләрнең тәҗрибәсен уртаклашуны һәм өйрәнүне гамәлгә кертергә кирәк, — дигән тәкъдимен ясады Самар шәһәренең «Яктылык» мәктәбендә татар теле һәм әдәбият дәресләрен укытучысы Фәния Гыйләҗева да.

 -  Дөрес фикер! Ул Форумның резолюциясендә урын алырга хаклы, — дип килеште Кәмәрия Зиннуровна.

- Ана телендә укыту файдалы һәм отышлы! Милли мәктәпләрнең яшәргә сәләтле булуын аңлата алганмындыр, дип өметләнәм. Алай гына да түгел, алар яшәргә лаеклы, алар милләтне саклауда – хәлиткеч фактор.  Сезгә, II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы делегатларына, үз төбәкләрегездә аларның санын арттырырга, географиясен киңәйтергә, эчтәлеген тирәнәйтергә, сыйфатын яхшыртырга телим! — дип хушлашты Кәмәрия ханым Хәмидуллина безнең белән.

1-DSC_1351

Самарлылар КФУ каршындагы 2 нче татар гимназиясе директоры Кәмәрия Зиннуровна Хәмидуллина белән.

Гәлилеләр

Гәлилеләр бүгенге көндә шушы гимназиядә белем алучы авылдашлары Ислам Кәлимуллин белән.

DSC_1345

Римма Нуретдинова гимназия укучылары белән.

Аннан соң делегатлар өчен Казан кремлендә экскурсия оештырылды.

DSC_1389

Дуслыклылар Әлфия Никифорова (уңнан сулга) һәм Гөлфия Кәримова Кырымнан килгән туташ белән Кол Шәриф мәчете каршында.

ДӘВАМЫ БАР

Римма НУРЕТДИНОВА.

samtatnews.ru

Просмотров: 1829

2 комментариев

  1. Моны барысына да укытырга!!! Родной язык не мешает ребенку!

  2. МИН КОЛЛЕГАМ КАМАРИЯНЕ КҮРҮЕМӘ БИК ШАТ!! САМАРА УКЫТУЧЫ ХАТЫН-КЫЗЛАРНЫҢ БУ ФОРУМДА КАТНАШУЛАРЫ ШУЛАЙ УК КҮҢЕЛЛЕ КҮРЕНЕШ!