Тормыш сукмагыннан бергә атлап

Каюмовы

Таһир  Әхмәтгали улы һәм Галимә Миннегали кызы КАЮМОВЛАР.

Аларның мәхәббәт тарихы гөлләргә үрелгән бакчага тиң. Язмыш юлының язларын, көзләрен бергә үтеп, 50 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып Иске Ярмәк авылында яшәүче Таһир  Әхмәтгали улы һәм Галимә Миннегали кызы Каюмовлар — авылыбызның, районыбызның тырыш, үрнәк, ныклы гаиләләренең берсе.

Каюмовларның йортлары ерактан ук пөхтәлеге, матурлыгы, затлылыгы белән аерылып тора. Урыны да җәннәт почмагы бит! Сок елгасының боргаланып, киңәеп киткән җиренә ике генә атлыйсы. Хуҗалар талларга кунып сайраган кошлар тавышына уяналар, алар тынгач йокларга яталар.

Аларның капкаларын ачып йорт эченә керсәң, андагы тәртипкә, пөхтәлеккә сокланып туялмассың.  Йортта инде яшел чирәм борын төрткән, чәчәк түтәлләре күптән инде ясалып куелган. Ә өйдә үсеп утыручы гөлләрне күрсәң, үзеңне җәннәт бакчасындай хис итәсең. Бу йорттагы һәр әйбер хуҗаларның гомере заяга узмавы турында сөйли…

Галимә апа әле дә чибәр, мөлаем, күзләре очкын чәчеп тора, ә тавышы шундый ягымлы!  Төз бәдәнле Таһир абый да үз яшеннән күпкә яшьрәк кү­ренә.

Менә Таһир абый һәм Га­лимә апаның чәй өстәле янын­да утырып гомер йомга­гын сү­тәбез. Каюмовлар ку­шыл­ган көннәрен әле дә яхшы хәтерлиләр. Ул еллардагы туй  мәҗ­лесләре бүгенгеләрдән күпкә аерылса да, Галимә бе­лән Таһир өчен ул иң бә­хетлесе булып истә калган. Мендельсон вальсына түгел, чиккән сөлгеләр белән бизәлеп, җигелгән атларда үзебезнең көйләребезне көйләп төшкән аларның туйлары. Шушы бә­хет­ле мизгелләрне Каюмовлар 50 ел дәвамында күңелләрендә саклап тату яшиләр.

- Таһир хезмәт сөючән, сабыр, акыллы егет иде. Тормышта да шундый эшчән булды, - дип искә ала Галимә апа. - Төп йортка килен булып төшкәндә каенанам да, каенатам да исән иде әле. Без алар белән тату яшәдек. Рәхмәт, балаларымны тәрбияләргә булыштылар, һәр эштә ярдәмче, киңәшче булдылар. Урыннары җәннәттә булсын.

Әйе, 50 ел буена бер тормыш сукмагыннан атлау өчен түземле дә, аңлаучан да була белергә кирәк. Тормышта төрле вакыт, хәлләр була бит. Ләкин бу гаиләдә бер-берсенә юл бирешеп яшәүләре күренеп тора.

- Тормыш юлы, әлбәттә, сикәлтәсез генә булмагандыр, табак-савыт та шалтырый бит ул, — дип сүзгә кушыла Таһир абый. - Ләкин без өйдәге чүпне беркайчан да тышка чыгармадык.

Галимә Балыклыда туып үс­кән, ә Таһир, әле армия хезмәтенә дә алынмаган егет, тракторда эшләгән. Шулай бервакыт ниндидер эш белән күрше авылга баргач, гүзәл Галимәгә күзе төшә. Шулай ике авыл арасында мәхәббәт күпере салына,  ә берничә айдан Иске Ярмәккә гөрләп  туй төшә. Яшь киленгә каенана-каената өендә сөеклесен армия хезмәтеннән көтәргә туры килә. Дөрес, берүзе түгел, Таһиры киткәч тә туган беренче улы белән.

 Галимә үз авылында яшьли фермада эшләгән. Тормышка чыккач та Коминтерн исемендәге колхозның фермасына сыер савучы булып эшкә килә. Пенсиягә чыкканчы Галимә апа, кышкы салкын бураннарга, көзге, язгы пычракларга карамастан, ферма юлын таптый. Ул шушы тырыш хезмәте өчен күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Ә Таһиры иртә яздан кара көзгә тикле колхоз басуыннан кайтып керми. Язгы чәчүдә — тракторга, урып-җыю вакытында комбайнга утыра. Ул да елның-елында кыр батырлары исемлегеннән төшми. Намуслы хезмәте өчен “Хезмәт ветераны” медале, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, күпмедер вакыт өлкә советы депутаты да булып торган. Ике бала, йорт тулы мал, кош-корт, бакчаны да санасаң, бу ике уңганга утырып торырга вакыт булмаган инде.

Алмагачтан алмасы ерак төшми, диләр бит. Балалары да үзләренә охшап акыллы, булдык­лы, ярдәмчел булып үскәннәр, тиешле белем алганнар. Хәзер кызлары Илсөяр Татарстанның Чирмешән районында табиб булып эшли, уллары Раил Тольяттида эш­мәкәрлек итә.

Уллары өчен төн йокыларын йокламаган вакытлары да еракта калган инде. Раил Әфганстанда хезмәт иткән бит. Аллаһыга шөкер, бу йортны кайгы-хәсрәт читләп үткән, уллары исән-сау кайтып, ата-ана нигезенә аяк баскан.

Каюмовларның оныклары да әби белән бабалары янына кайтып, гел ярдәм итеп торалар. Димәк, бу гаиләдә буыннар чылбыры өзелми.

Ир кешегә тиешле агач утырту, өй салу, бала үстерү кебек эшләрне Каюмовлар уңышлы башкарып чыкканнар.  Бүген алар төп йортның учагын саклап, бәхетле картлыкта яшиләр,  оныкларына үрнәк булып торалар.

Аларны алтын туйлары бе­лән котлап, киләчәктә дә бәхетле, озын гомерле, тыныч  тормыш телисе килә.

Фәния КӘРИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1165

Комментирование запрещено