Увековечим имена земляков-соплеменников / Татар исемнәре уеп язылачак

увековечимСамарская областная татарская национально-культурная автономия (СОТНКА) выиграла грант Министерства культуры Республики Татарстан на изготовление и установку 4-5 мемориальных досок, увековечивающих память  выдающихся земляков-соплеменников.

Так, по мнению директора СОТНКА, историка-краеведа Шамиля Хайдаровича Галимова, памятные доски необходимо установить по адресам:

г.Самара, улица  Молодогвардейская, дом 59.  В этом здании раньше располагался  Дом печати, где издавалась татарская периодическая печать — газета «Колхозчы» и журнал «Урта Идел»;

г.Самара,  улица Ленинградская, дом 28. 1920 году в здании по этому адресу располагалась театральная студия Карима Тинчурина;

г.Самара, улица Галактионовская, дом 64.  По этому адресу проживал Герой Советского Союза Рауф Кутуев; 

- в г. Тольятти -  в доме Полного Кавалера ордена Славы Хамидуллы Насибуллина;

- г.Самара, ул. Льва Толстого, 63, где располагалось медресе “Шихабия”.

Если и впредь СОТНКА удастся получить поддержку Министерства культуры Республики Татарстан на реализацию данного проекта, то организация планирует установить памятные доски в домах Героя Советского Союза, сызранца Махмута Аипова, известного гармониста, самарца Гали Замлиханова, в самарских зданиях, где раньше располагались татарские школы и татаро-башкирский педагогический техникум.

samtatnews.ru

* * *

Самара өлкәсе татар мил­ли-мәдәни мохтарияте Татар­стан Республикасы Мәдә­ният министрлыгының гран­тын откан. Татарстан Рос­сия төбәкләрендә сибелеп яшәүче татарларга милли костюмнар тегү, концерт-тама­шалар оештыру өчен ел саен грантлар биреп тора. Менә Самара татарлары да шундый грант алуга дәгъва итеп караганнар һәм акчаны бәй­рәм-тамашаларга түгел, ә җир­ле атаклы татарларның исем­нәрен мәңгеләштерү өчен истәлек так­талары элүгә сораганнар. Мәдәният министрлыгы бу эшне бик хуп дип тапкан һәм 4 — 5 истәлек тактасы ясап элү өчен акча биргән.

Мохтариятнең башкарма ди­ректоры, тарихчы Шамил Галимов истәлек такталарын беренче чиратта Молодогвардейский урамы, 59 адресы буенча урнашкан элеккеге Матбугат йортына (анда татарларның “Колхозчы” газетасы һәм “Урта Идел” журналы, башка милли газеталар һәм журналлар нәшер ителгән), Ленинградский урамы, 28 адресы буенча 1920 елда Кәрим Тинчуринның театр студиясе урнашкан бинага, Галактионовский урамы, 64 адресы буенча яшәгән Советлар Союзы Герое Рәүф Кутуев һәм Тольяттида яшәгән Дан орденының тулы кавалеры Хәмидулла Насыйбуллин йортларына, Самараның Толстой урамы, 63 адресы буенча урнашкан элеккеге “Шиһабия” мәдрәсәсе (хәзер ул Тарихи мәчет комплексына кайтарылган) диварларына эленәчәк.

Ә Татарстан киләчәктә дә шундый теләктәшлек күрсәтсә, Сызранда яшәгән Советлар Союзы Герое Мәхмүт Әипов, Самарада яшәгән танылган гармунчы Гали Җәмлиханов йортларына да, элеккеге татар мәктәпләре, татар-башкорт педагогия техникумы урнашкан биналарга да истәлек такталары элү планлаштырыла.

Хәтерләсәгез, бу эш йөз ел элек төзелгән Җәмигъ мәчете истәлегенә Молодогвардейский урамындагы Спорт Сарае бинасына үткән елда мемориаль такта элүдән башланып киткән иде.

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 2199

Один комментарий

  1. в своей стране, на своей исторической земле, мы национально-культурная автономия. Татары вздумайтесь!