Киң җәелгән сулар сай була…

i3Зур кызыксыну белән Илдус Диндаровның «Мин җырлыймын шырдыйны…» дип аталган («Бердәмлек», №12, 12 март 2016 ел) татар эстрадасы хакында уйлануларын укыдым. Аның фикерләре белән килешәм, күптән һәм күбебезне борчый торган теманы күтәргән мөхтәрәм автор.

Бу хакта сөйләшүне бераз җиргә якынрак килеп дәвам итик, диимме инде?

Музыка — ул дәрья, һәм аның бик тирән җирләре булган кебек, яр буйлары сай булуын да беләбез. Олы моң ияләре белән беррәттән әле яңа гына иҗат юлына баскан яшьләр дә бар. Һәм алар булырга тиеш тә. Ләкин кичә генә музыка уку йортын тәмамлаган җырчыларга без бик югары таләпләр куярга хаклымы? Дөрес булырмы бу?

Беренчедән, яшь иҗатчыны тәрбияләүдә гаилә дә, остазлары да катнаша. Димәк, алар үз вазифаларын күңел биреп, җиренә җиткереп башкармаган, тиешенчә таләпчәнлек күр­сәтмәгән. Нәтиҗәдә, үзе­нең сәләтенә бары тик акча эшләүнең бер төре итеп кенә караучы артист сәхнәгә аяк баса. Һәм шул нияткә ул барлык мөмкинлекләрен буйсындыра да инде — кулай (талымсыз) музыка студиясенә барып беренче җиңел, үтә дә җиңел җыр-такмакларын яздыра, аннан шул репертуар белән авыл-калаларга чыгып китә. Шулай итеп, яңа «йолдыз» кабына. Әгәр аның чыгышларын халык яратып кабул итә икән, бигайбә. Чөнки халык дигәч тә, ул бит бербөтен монолит түгел, төрле кешенең зәвыгы да төрле. Югары зәвыклы тамашачы — ул авыл яисә калада яшәүче, яки укымышлы кеше дип кенә әйтеп булмый, һәр кеше үзенең зәвыгын үзе тәрбияли, үзе үстерә. Без үзебезнең күңелебезгә хуш килгән җыр-музыка эзлибез. Кемдер “шырдый-бырдый”ны ярата икән — рәхәтләнеп тыңласын!

Ә нигә без әйләнәбез дә, һаман шул эстраданың сай ярларына барып бәреләбез? Музыканың тирәнрәк җирен эзләп табыйк та, хозурланыйк. Менә мин яңа гына Эльмир Низамов дигән композиторның иҗатын ачтым. Аның җырларын башкаручы Илүсә Хуҗина да саф чишмәдәй тавышы белән әсир итте. Интернетта поисковикка “Композитор Эльмир Низамов” дигән сорау куясың да, заманча, киң сулышлы Музыка патшалыгына керәсең. Нинди генә асылташлар юк анда! Барысы да милли моңга зур ихтирам белән сугарылган, ләкин сыктау-зарлану моңы гына түгел, ул җырлардан чиста, саф энергия бөркелә. Хозурлан, милләттәш! Һәм горурлан! Ул яшь егет инде Татарстаннан читтә дә үзен танытырга өлгергән, уңган, талантлы, өметле иҗат әһеле. Мин аңарга һәм аның иҗатташларына зур уңышлар телим.

Янә яшь җырчыбызга кайтыйк әле. Медальнең икенче ягын да карыйк. Менә өч-дүрт ел элек кенә авылдан кечкенә чемодан тотып, музыка училищесына укырга килгән кыз бала дип фаразлыйк. Укуны тәмамлагач кем ул баланы кочак җәеп көтеп тора? Әлеге дә баягы шул арзан җырлар яздыручы студияләр. Контрактта нинди әсәрләр күрсәтелгән, шуларны гына җырлый ала шул ул. Аннан, хәзерге сәхнә әһеленә үзен күрсәтеп, халыкның игътибарын яулар өчен шактый гына сумма сарыф итәргә кирәк. Кайдан килсен әле зур акча ул яшь кызга? Бай кияү табаргамы? Яисә арзан студиягә барып баш ияргә дә, кабалага (колыкка) керергәме? Башка юллар да бардыр. Ләкин акчаның роле бик зур — композиторга, текст авторына, аранжировка ясаучыга, ут куючыга, музыка яздыручыга, парикмахерга, стилист-визажистка, күлмәк тегүчегә, шоферга — барысына да түлә, аннан, зал арендалау, билет сату, ашау-эчү, квартира өчен дә шул ук кесәдән чыгарырга кирәк. Ярый, бер танылган, зур артист ул баланы күреп алып, үз программасына чакырса… Мин монда язмаган башка пунктлары да бардыр. Акыллым, тавышыңа сокланам, милләткә хезмәт ит, диеп иганәчеләр дә илтифат итми. Андый бәхет нибары берәр дистә артистка гына елмайды, бугай. Ә бит хәзерге эстрадада җиде йөзләп җырчы эшли, ди танылган журналист Искәндәр Сираҗи. Ул белә инде, ел саен татар фестивальләрен энә күзеннән үткәреп, барлап торучы буларак.

Аннан, җәмәгать, яшьлек — ул бит хаталардан хали була алмый. Менә тормыш бераз чәбәкләр дә, акны карадан аерырга өйрәтер. Монда инде тәнкыйтьчеләрнең аталарча шелтәләве дә зыян итмәс. Өйрәнерләр, үз асылларына юл табарлар, чын талант булсалар, аның кадерен белеп кенә, шырдый-бырдыйга әрәм итмәсләр, диеп фараз кылыйк. Бу очракта безнең, яки халыкның, сәхнәгә чыгып җырлаучы артистка карата үз сүзе, үз фикере, үз мөнәсәбәте анык билгеле булырга тиеш. Халык билет сатып алу белән тавыш бирә, әлбәттә. Ләкин матбугат аша да фикерләрне белдереп торырга кирәк. Мактауга лаеклыларны мактарга, аларның уңышларын вакытында күрә белергә, ә шырдый-бырдыйларны ишетмәмешкә салынырга.

Игътибарны гел түбән зә­выклы җырчыларга юнәлтеп, чын җәүһәрләрне читтә калдырмыйк. Моңлы һәм тирән хисле балалар күп бит безнең халыкта! Татар иганәчеләре дә, дистә еллар буе үзләренең күңеленә хуш килгән бер җырчыны гына “кесә артисты”на әйләндереп калмыйча, талантлы яшьләргә үсәргә ярдәм итсәләр, дөнья тәмам түгәрәк булыр иде. “Бездарности пробьются сами, талантам нужно помогать”, — ди урыслар, ягъни: “Сәләтсезләр әрсез була, чын талант иясенә ярдәм итәргә кирәк”. Шулаймы, җәмәгать?

Гөлсирә ГАЙНАНОВА,

озак еллар Татарстанның «Идел» журналында эшләгән журналист.

Шенталы районы,

Карабикол авылы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1002

Комментирование запрещено