Иске Ярмәктә “Урам концертлары” фестиваленең Гала-концерты үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-DSC_2792Исегезгә төшереп үтәбез, быел март-май айларында Камышлы районы­ның Иске Ярмәк авылында “Урам концертлары” фестивале үтте. Авылның Котылдык (Биш мунча), Тегермән, Юкәле Тау (Котлы) һәм Ачы дип аталган дүрт очында яшәүчеләр һәм Иске Ярмәк җирлеге составына кергән Яңа Ярмәк авылы халкы концерт программалары әзерләп, тамашачыларга күрсәттеләр.

“Урам концертлары” фестиваленең иң уңышлы номерлары бу көннәрдә үткән Гала-концертларга кергән иделәр. Әлеге тамашалар ике көн рәттән — 15 һәм 16 декабрьләрдә зур аншлаг белән үттеләр, билетлар берничә атна алдан сатылып беткән булган.

Гала-концерт җыр-биюләр, юморескалар һәм скетчлар, шигъри тәлгәшләр  белән үрелеп барды. Һәр чыгыш тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде. Шыгрым тулы залга, көчле алкышларга, чәчәк бәйләмнәренә һәм башка бүләкләргә күмелгән үзешчән артистларга сокланмый мөмкин түгел иде.

Өч сәгатьтән дә артык (!) барган тамаша, залдагыларны ялыктырмыйча, бер гүзәл мизгел булып, сизелмичә, үтеп китте. Концертны халык тын да алмыйча карады. 

Күрше-тирә авыллардан килүче кунаклар да күп иде. Алар:

- Вәт, ичмасам, концерт бу! Талантлы халык яши икән биредә, Казан артистлары бер читтә торсын! - диешә-диешә, җылы тәэсирләр туплап, кайтыр юлга кузгалдылар.

1-DSC_26711-DSC_2675 1-DSC_26771-DSC_2682 1-DSC_2686 1-DSC_2690 1-DSC_2691 1-DSC_2697 1-DSC_2703 1-DSC_2706 1-DSC_2709 1-DSC_2711 1-DSC_2716 1-DSC_2721 1-DSC_2723 1-DSC_2731 1-DSC_2733 1-DSC_2740 1-DSC_2749 1-DSC_2752 1-DSC_2756 1-DSC_2759 1-DSC_2761 1-DSC_2764 1-DSC_2768 1-DSC_2769 1-DSC_2781 1-DSC_2783 1-DSC_2785 1-DSC_2791 1-DSC_2792 1-DSC_2797 1-DSC_2801 1-DSC_2807 1-DSC_2812 1-DSC_2816 1-DSC_2819 1-DSC_2825 1-DSC_2826 1-DSC_2832 1-DSC_2839 1-DSC_2840 1-DSC_2844 1-DSC_2848 1-DSC_2850 1-DSC_2852 1-DSC_2853 1-DSC_2855 1-DSC_2858 1-DSC_2860 1-DSC_2873 1-DSC_2879 1-DSC_2880 1-DSC_2881 1-DSC_2885 1-DSC_2891 1-DSC_2892 1-DSC_2900 1-DSC_2902 1-DSC_2908 1-DSC_2910 1-DSC_2913 1-DSC_2918 1-DSC_2922Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

“Урам концертлары” фестиваленең Гала-концерты көзен үткәреләчәк

* * *

Ачы очы үзешчәннәренең тамашасы да зур аншлаг белән үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ, ВИДЕО)

* * *

Иске Ярмәкнең Котлы очы һәвәскәрләре дә шәп тамаша тәкъдим итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

Иске Ярмәк — талантларга бай авыл (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

Яңа Ярмәкнең Тугай очы артистлары тамашачыларны таң калдырдылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

Яңа Ярмәктә Бүләнтәй очы үзешчәннәре “Табигать кочагында” дип аталган тамаша күрсәтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

Бүләнтәй очым

* * *

Бездә – шулай. Сездә ничек?

Просмотров: 1870

3 комментариев

  1. Следующие — Камышлинцы.

  2. Булдырасыз авылдашлар! Сокланам! Горурланам! Эфэрин!!

  3. Пример для подражания всем селам. Среди жителей района очень много талантов. Просто на такие проекты нужна инициатива самих жителей. Если сказать по-новому гражданская позиция. Молодцы ермаковцы. Такие концерты улица на улицу проходили раньше и в Балыкле. Следующими будут балыклинцы?
    Спасибо всем участникам, особенности людям преклонного возраста. Организаторы поработали на пять. Словом, все очень постарались.