Милләткә багышланган гомер

латыповГали авылы эшкуары, күп еллар җирле “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы булган, Гали авылында үткәрелгән беренче Бөтен­россия авыллар сабан­туе, ат чабышлары, “Халкым минем” фес­тивале кебек матур чаралар үткәреп, халкы өчен хәләл малын һәм үзен жәлләмәгән Расих Мөҗаһит улы Латыйповның вафатына 6 мартта бер ел тула.

Шул уңайдан унынчы “Хал­кым минем” иҗат фес­тивале мәрхүм Расих Латый­пов истәлегенә багышлана. Бу чара 17 февральдә, иртәнге сәгать 10да Гали авы­лының Мә­дәният йортында үткә­ре­ләчәк. Фести­вальгә өлкә­без­нең үзеш­чән сән­гать коллективлары чакырыла.

Расих Латыйпов истәлегенә хатирәләр җыентыгы да әзер­ләнгән. Тиздән ул Казанның «Ак бүре» китап нәшриятендә дөнья күрәчәк. Бу җыентыкта Расих турында истәлекләр, үзе исән вакытта матбугат битләрендә дөнья күргән язмалар урын алган. Төзүчесе — Татарстанның атказанган мә­дәният хезмәткәре Гөлназ Шәй­хи. Гали авылында Расих Латыйпов истәлегенә багышлап уздырылачак «Халкым минем» иҗат фестивалендә бу китап катнашучыларга да бүләк ителәчәк.

Тамашачыларны фести­валь­дә катнашырга чакырабыз!

Оештыру комитеты һәм ЛАТЫЙПОВЛАР гаиләсе.

 * * *

Онытмыйбыз сине мәңге!

Гали авылының күренекле кешесе Расих Мөҗәһит улы Латыйпов истәлегенә.

Туган көнең бүген синең,

                                   Расих!

Изгелегең калды үрнәккә.

Ераклашкан саен көннәр,

                                     еллар,

Син һәрвакыт безнең

                                 йөрәктә.

 

Туган авылың, динең, телең

                                         өчен

Җаның кызманмадың,

                             тырыштың.

Ятимнәрнең, мохтаҗларның

                                       зарын

Аңлый белдең, һәрчак

                               булыштың.

 

Табышлар һәм югалтулар

                                       булды,

Иртә иде әле китәргә.

Тормыш юлларыңда эзең

                                       калды,

Эшең калды дәвам итәргә.

 

Биредә бар бала-оныкларың

Гомер үрләренә менәргә.

Яшь сабыйдай тыныч йокла,

                                     Расих!

Урының булсын җәннәт

                                   түрендә.

 

Нишлисең бит, Ходай шулай

                                       язгач,

Барыбыз да шунда барачак.

Онытмыйбыз сине, исемең

                                       мәңге

Халык күңелендә калачак.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1795

Комментирование запрещено