Самарда “Nikah fest” фестивале узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

IMG_7038Бүген, 13 апрельдә, Самарның “Заря” мәдәният сараенда “Nikah fest” дип аталган фестиваль узды. Аны мөселман яшьләр форумы кысаларында Самар өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте һәм Самарда хәләл туйлар уздыручы Әлфия Сөләйманова студиясе  оештырган иде.

Кунаклар фойеда махсус фотозоналарда истәлеккә фотосурәткә төштеләр, Самар, Казан дизайнерлары, декораторлары һәм кул осталары күргәзмәләре белән хозурландылар, дизайнлы сувенирлар, бизәнү әйберләре, открыткалар, сөлгеләр сатып алдылар.

Тамаша залында никах һәм хәләл туйлар уздыру буенча тәҗрибәле белгечләр чыгышлар ясадылар, мастер-класслар уздырдылар.   “Әс-Сәлам” мөселман киемнәре кибете (Ильяс һәм Әлфинур Яруллиннарның гаилә бизнесы), дизайнлы киемнәр җитештерүче  Rich Islam мөселман үзәге (дизайнеры Галия Салюкова)  мөселман киемнәре модасын тәкъдим иттеләр. Сәхнәдә интерактив рәвештә никах йоласы да күрсәтелде. Чарада махсус кунаклар — Мәскәүдән популяр алып баручы Айрат Заг­риев һәм Казаннан танылган эстрада артисты, шулай ук туйлар, гаилә бәйрәмнәрен алып баручы Салават Миңнеханов катнаштылар.

IMG_6863IMG_6864 IMG_6865 IMG_6867 IMG_6871 IMG_6873 IMG_6877 IMG_6879 IMG_6880 IMG_6883 IMG_6884 IMG_6888 IMG_6889 IMG_6893 IMG_6894 IMG_6899 IMG_6904 IMG_6906 IMG_6907 IMG_6908 IMG_6911 IMG_6912 IMG_6915 IMG_6922 IMG_6923 IMG_6924 IMG_6927 IMG_6932 IMG_6934 IMG_6943 IMG_6952 IMG_6955 IMG_6959 IMG_6962 IMG_6965 IMG_6971 IMG_6973 IMG_6975 IMG_6979 IMG_6981 IMG_6986 IMG_6991 IMG_6998 IMG_7000 IMG_7001 IMG_7008 IMG_7016 IMG_7023 IMG_7028 IMG_7030 IMG_7034 IMG_7035 IMG_7038 IMG_7051 IMG_7053 IMG_7059 IMG_7065 IMG_7072 IMG_7080

Чара турында тулырак язманы “Бердәмлек” газетасының киләсе санында укый аласыз.

Алия АРСЛАНОВА.

Самар шәһәре.

Просмотров: 2380

Комментирование запрещено