Өлкә татар милли хәрәкәтенең әйдәп баручысы — Фәрхәд Мәхмүтов туган авылында җирләнде…

PJaH7ismecsСамар өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең һәм өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең башкарма директоры Фәрхәт Сабирҗан улы Мәхмүтовның җәсаде туган авылында — Кызыл Яр районының Ялтай бистәсендә җирләнде. 

Мәрхүмне соңгы юлга озатырга дип аның сабакташлары, фикердәшләре, дуслары, хезмәттәшләре, туганнары, Ялтай авылы халкы җыелды.  Җеназа намазын Самар өлкә мөфтие Талип хәзрәт Яруллин үткәрде. 

Якынлашып килүче Сабан туйларына мәш килеп әзерләнеп йөргәндә ул йөрәк өянәге белән вакытсыз вафат булды. Милли хәрәкәт өчен бик зур югалту бу, бик авыр хәсрәт. Барлык чараларда да уң кулыбыз булган шәхес иде. Бик иртә арабыздан китте…

Авыр туфрагың җиңел булсын, Фәрхәд әфәнде!  Безнең күңелләрдә эчкерсез, ярдәмчел кеше булып сакланырсың. Елмаюлы йөзең күз алдыбыздан китмәс.  Якыннарыңа Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен.

Өч бала белән тол калган Альбина Харис кызы Мәхмүтовага матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр Сбербанк картасына сәдака җибәрә ала. Карта 89277334148 номерына беркетелгән.

2q0L_3vgwt8PJaH7ismecsGg0xp3IZzrQ19goPUKD7q8Ильяс ЯРУЛЛИН фотосурәтләре.

Ялтай бистәсе, Кызыл Яр районы.


КОНТЕКСТ:

«Ифтарга килмәсәм, тарих мине гафу итмәс» дигән сүзләре әле дә колагымда яңгырый…» Самарадагы татар активисты Фәрхәд Мәхмүтов вафат

* * *

Скоропостижно, безвременно скончался Фархад Сабирзанович Махмутов… / Өлкә татар милли хәрәкәтенең әйдәп баручысы — Фәрхәд Мәхмүтов вакытсыз вафат…

* * *

Чтобы традиции жили

* * *

Мәхмүтовлар халыкның хөрмәтен, балаларының мәхәббәтен тоеп яшиләр

Просмотров: 2692

Один комментарий

  1. Урыны жэннэттэ булсын! Эти-энисенэ, гаилэсенэ сабырлык телим. Бэхетле яннардан булып китсен. ..