Өлкә Сабан туена рәхим итегез!

DSCN0004Бәйрәмне рәсми рәвештә ачу тантанасы төп сәхнәдә Губернаторыбыз Дмитрий Игоревич Азаров катнашында башланачак.

Самарның Халыклар дуслыгы йортында өлкә Сабан туена әзерләнү һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының күчмә утырышы узды.

Өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе урынбасары Шамил Галимов һәм милли хәрәкәт активистлары бәйрәмгә әзерлек турында сөйләштеләр. Сабан туе программасын төзүче һәм алып баручы Линар Абсаттаров бәйрәм концертында чыгыш ясаучылар исемлеге белән таныштырды, программа турында сөйләде.

10 сәгатьтә парк стадионында көрәш, ә махсус мәйданчыкларда милли һәм спорт уеннары башланачак, “Осталар шәһәрчеге” эшли башлаячак. Ә концерт карарга теләүчеләрне оештыручылар төп сәхнә (“Ракушка”) янына чакыралар. Бәйрәмдә өлкәбезнең  һәм Татарстанның Нурлат районы үзешчән коллективлары, I Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте  фестивале лауреатлары чыгыш ясаячак. Мәскәүдән махсус кунак – яшь җырчы, ТМТV премияләре лауреаты Динара Рәхимова киләчәк. Бәйрәмне рәсми рәвештә ачу тантанасы 12 сәгатьтә төп сәхнәдә Губернаторыбыз Дмитрий Игоревич Азаров, башка өлкә һәм шәһәр җитәкчеләре, Татарстан Республикасы кунаклары катнашында  башланачак.

Җыр-биюләр, милли һәм спорт уеннары белән милли бәйрәмебез бик кызык һәм мавыктыргыч үтәргә вәгъдә итә.

Утырыш күңелле нотада – бүләкләүләр белән тәмамланды. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров татар телен, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләребезне саклап калуга керткән өлеше өчен оешма активисты Илдар Әбүбәкировка Рәхмәт хаты тапшырды. Җәмгыят аксакалы, рәссам Азат Надиров Самарның “Ялкынлы яшьлек” ансамблен оештырып, озак еллар аны җитәкләгән, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Җөмһүриятенең атказанган мәдәният хезмәткәре,  Самар өлкәсенең беренче Халык артисты Илгиз Колючевны  80 яшьлек юбилее белән котлап, үзенең картинасын бүләк итте.

DSCN0002DSCN0004 DSCN0006 DSCN0008 DSCN0010 DSCN0013 IMG_20190610_182952 IMG_20190610_185551 IMG_20190610_185603

20190610_190106(0)

Өлкә Сабан туе 12 июньдә Самарның Юрий Гагарин исемендәге паркында узачак. Быел ул өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышлана. Барыгызны да бәйрәмгә көтеп калабыз!

Алия АРСЛАНОВА.

Самар шәһәре.


КОНТЕКСТ:

 

Өлкә Сабан туена әзерлек тулы көчкә бара

* * *

Общее дело

* * *

Добро пожаловать, уважаемые друзья, на татарский праздник Сабантуй в городе Самара

* * *

Сабан туе — халык туе!

* * *

Өлкә Сабан туе кунаклар чакыра

* * *

Өлкә Сабан туена әзерләнү һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының күчмә утырышы узды

* * *

Делегация из Нурлатского района Республики Татарстан посетила место проведения Самарского Сабантуя

Просмотров: 1054

Комментирование запрещено