Өлкә Сабан туе гөрләп узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

IMG_0515Кичә, 12 июньдә, Самарда  өлкә Сабан туе гөрләп узды. Шәһәрнең Юрий Гагарин исемендәге паркында иртән-иртүк бәйрәм рухы хөкем сөрде. Күңелле музыка, сәүдә рәтләре, шашлык исе халыкны үзенә тартып торды. Самар өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре буенча декоратив-кулланма сәнгать остасы Гөлнара Насыйрова  оештырган “Осталар шәһәрчеге” кызыклы мастер-класслар уздырылды. Ә төп сәхнә янында рәссамнар Азат Надиров һәм Тәслимә Мостафиналарның рәсемнәр күргәзмәсе оештырылган иде.

Сабантуйның тантаналы өлешендә өлкә губернаторы Дмитрий Азаров катнашып, самарлыларны һәм килгән кунакларны бәйрәм белән котлады.  “Өлкә Сабан туен зур дәүләт бәйрәме – Россия көнендә уздыруыбыз аеруча куандыра. Бу халыкны тагын да берләштерә”, — дип сөйләде регион башлыгы һәм халыкны 29 июньдә Камышлы районында үтәчәк Бөтенроссия авыллар Сабан туена чакырды.

Дмитрий Игоревич өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүровка өлкәбездә татар халкының милли гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, ана телен саклап калу һәм үстерүгә, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән өлеше өчен Мактау билгесен тапшырды. Самарның Җәмигъ мәчете баш хисапчысы Мөхтәсим Үзбәков  губернаторның Мактау грамотасына, ә өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте советы әгъзасы Фәһим Йосыпов Рәхмәт хатына ия булдылар.

Өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин милләтәшләрне, килгән кунакларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен теләде. Мөфтиебез милли һәм дини йолаларны, милләтебезне саклап калу өчен балаларны яшьтән гореф-гадәтләр буенча  тәрбияләргә кирәклеген дә ассызыклап үтте.

Шәһәр администрациясендә ад­министратив реформа де­партаментының милли-мәдәни үзәкләр эше буенча бүлек җитәкчесе Дмитрий Долганов шәһәр башлыгы Елена Лапушкинаның тәбрикләүләрен җиткереп, милләтара мөнәсәбәтләрне үстерүгә һәм халык йолаларын саклап калуга керткән өлешләре өчен  Самарның Тарихи мәчете советы рәисе Усман Илингинга, милли хәрәкәт активистлары Ләйсән Ибәтовага һәм Фәрит Биктимеровка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Самар шәһәре Думасы депутаты Шамиль Хисаметдинов та халыкны бәйрәм белән котлады.

Быел бәйрәм  өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышланган иде. Оешма президенты Ильяс Гомәр улы оешманың ветераннары һәм хәзер актив эшләүче әгъзаларга бүләкләр тапшырды.  “Сәлам” газетасы хезмәткәре, “Иске Ярмәк авылы тарихы” китабы авторы, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активисты Фәрит Шириязданов оешманың Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Өлкә Сабан туен уздырырга Татарстанның Нурлат районы ярдәм итте. Алар бәйрәмгә бик матур концерт номерлары, бүләкләр алып килгәннәр иде. Район башлыгы  Алмаз Әхмәтшин Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләүләрен җиткерде, өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенә татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган эшләре өчен  Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын тапшырды. Алмаз Сәлим улы киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлек итүгә ышаныч белдереп,  өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горлановка, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс  Шәкүровка һәм өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе урынбасары Шамил Галимовка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Ел башында татар милли-мәдәни оешмалар һәм өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте  танылган җәмәгать эшлеклесе Фатыйх Мортазин исемендәге премиягә бәйге игълан иткән иде. Махсус комиссия килгән гаризалардан лаеклы дүрт кешене сайлап алып, премияне Сабан туенда тапшырды. Кызганычка, бу дүрт милләттәшебезнең икесе бакыйлыкта инде. Озак еллар өлкә “Бердәмлек” татар газетасының баш мөхәррире  булган Рәфгать Әһлиуллин, өлкә милли-мәдәни татар автономиясе һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директоры вазифаларын башкарган Фәрхәт Мәхмүтовның бүләкләре аларның тормыш иптәшләре Фатыйма Әһлиуллинага һәм Альбина Мәхмүтовага тапшырылды. Самарның “Яктылык” татар мәктәбен ачу эшләрен башлап йөргән, озак еллар бу уку йорты директоры вазифаларын башкарган Хәридә Дашкина, Камышлы районының Байтуган авылынды “Әлифба” музеен булдырган Нурания Абзалова да Фатыйх Мортазин исемендәге премиягә ия булдылар.

Ә бу вакытта паркның стадионында көрәш кызды. Самар өлкәсе Сабан туенда җирле көрәшчеләр дә, Татарстанның төрле районнарыннан, Ульяннан килгән батырлар да бил алышты. Нәтиҗәдә Нурлат егете Ильфат Гыймадиев абсолют батыр исеменә лаек булды. Ул суыткыч белән бүләкләнде.

Махсус мәйданчыкта Самарның “Идел” ансамбле (җитәкчесе Мидехәт Әминов) көнозын чыгыш ясап, халыкны биетте-җырлатты, балалар мәйданчыгында I Халыкара «Мирас» татар җыры фестивале лауреатлары да үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр.

Төп сәхнәдә бәйрәм программасын бик матур һәм оста итеп Линар Абсаттаров һәм Ләйсән Ибәтова алып бардылар. Анда “Ялкынлы яшьлек”, “Яктылык” татар мәктәбе ансамбльләре, Татарстанның Нурлат районы үзешчән артистлары, өлкәбезнең төрле шәһәр-районнарыннан килгән һәвәскәрләр чыгыш ясадылар. Мәскәүдән килгән махсус кунак яшь җырчы Динара Рәхимова да самарлыларга иң матур җырларын бүләк итте.

Концертта өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең яшьләр төркеме (җитәкчеләре Альбина Мәхмүтова) чыгышы аеруча истә калырлык булды.  Алар “Татарлар килә” җырын үзенчәлекле итеп башкарып, чыгышларын күптән түгел бакыйлыкка күчкән оешма директоры, яшьләр төркеме җитәкчесе Фәрхәт Мәхмүтов истәлегенә багышладылар.

Егетләр-кызлар Альбина һәм Фәрзәнә Мәхмүтоваларга балалар мәйданчыгында милли уеннар, кызыклы бәйгеләр үткәрергә дә ярдәм иттеләр. Нинди генә уеннар уйнамадылар анда! Балалар гына түгел, ата-аналар да капчык киеп йөгерүдә, көянтә-чиләк белән су ташуда, кашыкка йомырка салып йөгерүдә, аркан тартышуда ярыштылар.

Бу вакытта егетләр спорт уеннарында көч сынаштылар. 16 килограммлы гер күтәрүдә  беренче урынны Влад Никифоров, ә икенче урынны Рөстәм Нуретдинов яуладылар. 24 килограммлы гер күтәрүдә Рамиль Разметовка тиңнәр булмады. 

Армрестлингта егетләр арасыннан Михаил Ильичев, ә кызлардан Әлфинур Мәхмүтова беренче урынны алдылар. Ә багана башына менү буенча беренчелекне Рузил Кәримов яулады.

IMG_0368IMG_0374 IMG_0376 IMG_0379 IMG_0380 IMG_0382 IMG_0383 IMG_0386 IMG_0387 IMG_0390 IMG_0392 IMG_0395 IMG_0398 IMG_0399 IMG_0405 IMG_0409 IMG_0413 IMG_0422 IMG_0424 IMG_0428 IMG_0431 IMG_0435 IMG_0439 IMG_0442 IMG_0451 IMG_0452 IMG_0457 IMG_0459 IMG_0460 IMG_0465 IMG_0467 IMG_0469 IMG_0475 IMG_0476 IMG_0477 IMG_0478 IMG_0479 IMG_0481 IMG_0483 IMG_0485 IMG_0491 IMG_0492 IMG_0494 IMG_0497 IMG_0500 IMG_0506 IMG_0511 IMG_0515 IMG_0518 IMG_0520 IMG_0521 IMG_0526 IMG_0532 IMG_0538 IMG_0541 IMG_0543 IMG_0548 IMG_0551 IMG_0554 IMG_0558 IMG_0562 IMG_0566 IMG_0570 IMG_0576 IMG_0589 IMG_0603 IMG_0609 IMG_0612 IMG_0617 IMG_0622 IMG_0627 IMG_0630 IMG_0633 IMG_0637 IMG_0638 IMG_0642 IMG_0644 IMG_0646 IMG_0648 IMG_0650 IMG_0652 IMG_0655 IMG_0657 IMG_0660 IMG_0665 IMG_0668 IMG_0672 IMG_0673 IMG_0676

Өлкә Сабан туе әнә шулай җыр-бию, күңел ачулар белән бик күңелле узды. Оештыру комитеты иганәчеләргә (аларның исемнеген игълан итәрбез әле), бәйрәмне оештыруда һәм аны уздыруда ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт белдерә.

Бәйрәм турында төгәлерәк язманы “Бердәмлек” газетасында укый аласыз.

Алия АРСЛАНОВА.

Автор фотосурәтләре.

Самар шәһәре.

* * *

IMG_20190612_102509IMG_20190612_102658 IMG_20190612_111931 IMG_20190612_113439 IMG_20190612_113506 IMG_20190612_113742 IMG_20190612_123857 IMG_20190612_124915 IMG_20190612_132513 IMG_20190612_133048 IMG_20190612_135749 IMG_20190612_143433 IMG_20190612_144815 IMG_20190612_144857 IMG_20190612_150046 IMG_20190612_150130 IMG_20190612_150150 IMG_20190612_162419 IMG_20190612_163329 IMG_20190612_174701 IMG-20190612-WA0027 IMG-20190612-WA0028 IMG-20190612-WA0038Әмир МОРАДУЛЛИН фотосурәтләре.

Самар шәһәре.


КОНТЕКСТ:

Детская писательница Мария Пашинина: «Я живу рядом с парком Гагарина, и обожаю татарский Сабантуй!»

* * *

Дмитрий Азаров: Приглашаю вас принять участие во Всероссийском сельском Сабантуе

* * *

Самар Сабан туе кызганнан-кыза бара! (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Просмотров: 1811

2 комментариев

  1. Сабан-туй узуын узды да. Минем башка сыймый, нига татар байраменда дунгыз сатарга кушалар? Бу нинди гадат? Татар диган кешеляр берсе сата, берсе очередь торып ала шуны. Оят, дуслар, оят!

  2. Больше в Самаре бороться нет желания. Убрали меня, чтоб свои вышли на первое место.