Аулак өйдә ни булды?!

Безымянный11Безнең якта аулак өйнең
Үз тәме бар, үз яме.
Бүген бездә тагын бәйрәм,
Аулак өйгә кил әле!

Моңарчы бер дә мәкалә язганым булмады. Ләкин “Ялкынлы яшьлек” ансамбле оештырган тамашаны күргәч, эмоцияләремне тыя алмадым, башта таныш-белешләремә, дусларыма сөйләдем, ә хәзер инде “Бердәмлек”кә дә язып, бөтен халыкка да шатлыгымны җиткерергә булдым.

20 ноябрьдә, балаларыбызны ияртеп, “Ялкынлы яшьлек” оештырган “Заманча аулак өй”гә юнәлдек. Залга керү белән күңелләребезне татар моңы биләп алды. Ә пәрдә ачылып киткәч, үзебезне чынлап та “аулак өй”дә кебек хис итә башладык. Декорацияләр бигрәк тә килешле: сәхнәнең бер өлешендә авыл өенең тышкы күренеше — алмагач бакчасы, куаклар, чәчәкләргә үрелгән койма һәм күпер. Икенче өлешендә өйнең эчке өлеше — ак пәрдәле тәрәзә төбендә гөлләр чәчәк ата, стенага чигешләр эленгән, ак ашъяулык җәелгән өстәлдә самавыр, татар орнаментлары белән бизәлгән чәйнек, кәсәләр, ә сандык өстендә ак яулыклы әби йон эрләп утыра…

Бала чагыма кайткандай булып китте. Көянтә-чиләк белән чишмәдән су алып кайткан оныгына әби каршы килмәде, аулак өй җыярга рөхсәт итте. Менә инде дус кызлары, татар халык ашлары тутырылган тәлинкәләрен күтәреп, гармун моңына җырлый-җырлый, залның төрле почмакларыннан “аулак өй”гә килделәр. Егетләрнең хәйләсе дә бик кызык килеп чыкты: аулак өйгә керер өчен, бер егетне, “кунак кызы” итеп киендереп, кертеп җибәрделәр. Ә ул, кызлар биегән арада, ишекне ачты да егетләрне өйгә кертте.

Безымянный11


Альмира АЛТЫНБАЕВА.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1033

2 комментариев

  1. Матур традиция дэвамлы булса иде диеп телэк телим ЭФЭРИН

  2. Ә алга таба тагын да кызыграк булды. Әмма бу хакта сез 11 декабрьдә Стройкерамик п. концертында белә аласыз. =)