Киләсе елга Казанда Халыкара юмор фестивале узачак. Бер атна дәвам итәчәк көлке бәйрәмендә татарча шаяруларга да урын булачак, дип ышандыралар оештыручылар.
Халыкара юмор фестивале үз эченә берничә юнәлешне алачак. Стэм, КВН, карикатурачылар конкурсы, музыка фестивале – оештыручылар төрле тамашачыга ярарга тырыша.
— 2017 елда Казанны гаять зур вакыйга көтә. Гомумән алганда, Казан – бик креатив шәһәр. Бу чараны уздырып, без, беренче чиратта, КВН традициясен яңартырга телибез. Аннан соң Татарстанга туристларны җәлеп итү максатын да куябыз. Фестивальне уздыру өчен бик күп көч куелачак, – ди Татарстанның КВН Президенты Андрей Кондратьев.
Бер атна буе – көлке бәйрәме
Киләсе елда фестиваль якынча 25 март – 1 апрель көннәрендә узар, дип планлаштырыла. Төрле мәйданчыкларда оештырылачак чара 1 апрель көнне урамдагы бәйрәм программасы һәм кичен “Четыре татарина” тамашасы белән төгәлләнәчәк. Нәкъ менә анда Казандагы Халыкара юмор фестиваленә нәтиҗәләр ясалачак. Инде бүгеннән ук “ЮМарина” юмор патшабикәсенә конкурс та игълан ителгән.
— Казанда барлык планлаштырылган әйберләр дә тормышка ашырыла. Нишләп әле Казанны Россиянең юмор башкаласы итмәскә? Минемчә, Татарстан башкаласы моның өчен идеаль шәһәр, – ди КВН редакторы Михаил Марфин.
Казанның вице-мэры Евгения Лодвигова исә әлеге чарага әзерләнергә вакытның шактый булуын яхшы фал, дип белдерә. Казанда үткәрелгән масштаблы чараларның барысына да яхшылап әзерләнгә күрә, аларның оештыру ягына тел-теш тидереп булмый, ди ул.
Алда әйткәнебезчә, фестиваль дәвамында музыкаль фестиваль дә узачак. Шунысын искәртеп узыйк: юмор фестивале 2017 елда узса, музыкаль проект 2016 елның җәендә үткәреләчәк. Анда җиңеп чыкканнар киләсе елга юмор фестивалендә катнашуга юллама ала. “Волга-Волга” вокаль-инструменталь ансамбль уздырган әлеге чарага һәр теләгән коллективны чакыралар. Музыка фестиваленең Кама Тамагы районында узачагы инде төгәл билгеле.
Оештыручылар Халыкара юмор фестивален ачык чара дип игълан итә, ягъни анда һәркем үз теләкләрен җиткерә ала. Инде бүгеннән үк аңа исем уйлап табу уңаеннан конкурс игълан ителде.
Сер түгел, республикада татар телендәге Шаяннар һәм тапкырлар клубы да эшләп килә. Андрей Кондратьев исә фестивальдә татар телендәге шаяруларның да булачагына ышандыра. Әйтергә кирәк, Татарстан – КВНның татар лигасы булган бердәнбер төбәк.
1 апрельне концерт залында бәйрәм итәләр
Әлбәттә, 1 апрель – Көлке көне бу яңалык белән генә тәмамланмый. Мисал өчен, бүген Салих Сәдашев исемендәге Зур концерт залында бәйрәм көненә багышланган инде традициягә кергән комик уен-тамашалар белән уза торган кичә (капустник) оештырылачак.
— Былтыр да бу тамаша Зур концерт залында узган иде. Быел исә “Опять настал День дурака” дигән программада дусларча “батл” булачак. Ягъни академик һәм эстрада сәнгате вәкилләре үзара уен-көлкеле бәхәс куптарачак, – ди “La Primavera” Казан камера оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов.
Әлеге кичәдә “Мураками”, “Злачное место” төркемнәре, Эльмира Кәлимуллина, Анастасиянең катнашуы көтелә. 18.30да башланачак әлеге концертта “Четыре татарина” КВН командасы тамашасы да була. Тамашачыларга оркестр музыкантлары да, чакырылган кунаклар да беренче апрель шаяруларын вәгъдә итә.
Просмотров: 1411


