Болгардагы икенче Мөселман яшьләре форумында сюрпризлар булачак — Камил хәзрәт Сәмигуллин / На форум мусульманской молодежи в Татарстан приедет потомок пророка Мухаммада

107916-23 июльдә Болгар шәһәрендә икенче тапкыр Мөселман яшьләре форумы узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгындагы матбугат конференцияндә белдерде. 

Форум чатыр лагеренда узачак. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин быелгы форумның катнашучылар саны буенча аерылып торуын билгеләп узды. Беренче форумда 80 кеше катнашкан, алар арасында Татарстаннан, Башкортостан, Чуашстаннан вәкилләр булган. Икенче форумга 200 кеше килергә теләк белдергән, тик аларның 120 се генә катнашачак. Бу яшь чикләүләре белән бәйле. “Форумда 18-35 яшьтәге кешеләргә катнашырга ярый. Безгә 14-16, 38-40 яшьтәгеләр дә мөрәҗәгать иткән иде, тик аларны кертмәдек. Яшь кысаларын билгеләгәч, ул кагыйдәләргә буйсынырга кирәк инде”, — диде Камил хәзрәт.

“Форумның географиясе дә киңәйде. Быел анда Кырымнан тыш, Ханты-Манси автоном округы, Удмуртия, Пенза, Чиләбе, Мәскәү, Киров өлкәләреннән катнашучылар булачак. Татарстанның барлык районнары колачланган. Былтыр форумны беренче тапкыр уздыру барышында күзәтелгән кимчелекләрне быел исәпкә алып, төзәтеп, оештыру мәсьәләләрен тагын да яхшыртырга теләдек”, — диде Татарстан мөфтие.

Камил хәзрәт форумның ачылыш тантанасы яңа резиденциядә – Галиев мәчетендә узачагын хәбәр итте. “Сюрпризлар күп булачак. Без Мароккодан зур дини тәгълиматчы, Мөхәммәд пәйгамбәр нәселеннән Абдерахим Лакрим килүен көтәбез. Ул былтыр да килгән иде. Ул көн дәвамында вакытын яшьләр белән уздырачак”, — диде ул

Форумда спорт чаралары, лекцияләр, мастер-класслар, белем бирү курслары, тренинглар үткәреләчәк. Катнашучылар өчен махсус Казан буенча һәм Болгарга экскурсия оештырылачак.

“Татар-информ”.

* * *

С 16 по 23 июля в палаточном лагере на территории Болгара пройдет второй ежегодный форум мусульманской молодежи. В форуме примут участие 120 молодых мусульман со всей России, включая Крым. В Татарстан приедет прямой потомок пророка Мухаммада Абдерахим Лакрим. Об этом на пресс-конференции рассказал журналистам муфтий Татарстана Камиль Самигуллин.

По словам Самигуллина, желающих было на порядок больше, но условия участия в форуме не позволили принять всех желающих. «Ограничения были связаны в основном с возрастными параметрами, — отметил он, — так как участие в форуме могут принять молодые люди в возрасте от 18 до 35 лет». Впервые в форуме примут участие делегаты из Кировской области, Ханты-Мансийского автономного округа, Удмуртии, Пензы, Челябинска, Москвы и Крыма.

В рамках форума участников ждут встречи с выдающимися религиозными деятелями, учеными, различные мастер-классы, тренинги, квесты, командообразующие игры, спортивные мероприятия, экскурсии.

Напомним, первый форум мусульманской молодежи прошел в прошлом году. В нем приняли участие 80 человек из Татарстана, Башкортостана и Чувашии.

Открытие форума пройдет в конференц-зале новой резиденции муфтия. Организатором форума выступает духовное управление мусульман РТ.

business-gazeta.ru

Просмотров: 1045

Комментирование запрещено