«Культура» телеканалында Татарстанның җиде районында төшерелгән фильм күрсәтеләчәк / Документальный фильм о народах Татарстана покажут на телеканале «Россия – Культура»

g12«Россия — Культура» телеканалында Татарстан Республикасы халыкларына багышланган документаль фильм премьерасы тәкъдим ителәчәк. Ул «Россия, любовь моя!» программасы кысаларында күрсәтелә.

Фильм быел 29 августтан 11 сентябрьгә кадәр республика башкаласы Казанда һәм Аксубай, Балтач, Яшел Үзән, Лаеш, Мамадыш, Спас һәм Тәтеш районнарында төшерелгән.

Аерым алганда, фильм төшерүчеләр Казанда «Кырлай» аттракционнар паркы, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Казан» гаилә үзәге, Татарстан халыкларының Дуслык йортын “эләктергән”. 30 августта алар «Уйнагыз, гармуннар!» XXXI республика халык иҗаты бәйрәмендә, «Казан сөлгесе» халык сәнгате фестиваль-конкурсында, халык күңел ачуларында булып, бәйрәм салютын да төшергән.

Спас районында Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы, Яшел Үзән районында Зөя утрау-шәһәрлеге һәм ачык һавадагы “Татар авылы” этнографик музее үзенчәлекләре кинотасмага алынган.

Фильмга Аксубай районында «Родник», «Посиделки», «Сенчель» фольклор коллективлары һәм «Деревенька» вокаль ансамбле, Балтач төбәгендә «Улисьял Вел» мари фольклор ансамбле чыгышлары кергән. Соңгысында татарларның “Кич утыру” йола уеннары төшерелгән. Кукмара районында табанянь – коймак пешергәннәр, «Сактон» халык ансамбле урмурт такмаклары башкарган. Мамадышта «Кумырык» вокаль ансамбле, керәшеннәрнең «Җиңгәчәйләр» фольклор ансамбле һәм «Карендәшләр» чыгышлары, Лаеш белән Тәтеш районнарында рус һәм мордва халыклары йолалары төшерелгән.

Шул рәвешле, республиканың муниципаль районнарында халык йолалары, гореф-гадәтләре фильм төшерү өчен сурәтләнгән.

Әлеге документаль фильм “2014-2020 елларда Россия милләтләренең бердәмлеген ныгыту һәм Россия халыкларының этномәдәниятен үстерү” федераль максатчан программасы кысаларында эшләнгән.

«Татар-информ».

* * *

На телеканале «Россия – Культура» состоится премьера документального фильма, посвященного народам Татарстана. Показ пройдет в рамках программы «Россия, любовь моя!», сообщают на телеканале. 

Съемки фильма проходили в республике с 29 августа по 11 сентября и охватили Казань, Аксубаевский, Балтасинский, Зеленодольский, Лаишевский, Мамадышский, Спасский и Тетюшский районы.

Съемочная группа отсняла в столице Татарстана gарк аттракционов «Кырлай», музей-заповедник «Казанский Кремль», Центр семьи «Казан», Дом дружбы народов Татарстана. 30 августа кинематографисты побывали на XXXI Республиканском празднике народного творчества «Играй, гармонь!», фестивале-конкурсе народного искусства «Казан сэлгесе», народных гуляньях и запечатлели праздничный салют.

В Спасском районе состоялись съемки Болгарского историко-архитектурного музея-заповедника, а Зеленодольском – острова-града Свияжск и Татарского этнографического музея под открытым небом «Татар авылы».

Попали в фильм фольклорные коллективы «Родник», «Посиделки», «Сенчель» и вокальный ансамбль «Деревенька» из Аксубаевского района, а также выступление марийского фольклорного ансамбля «Улисьял Вел» из Балтасинского. В последнем, кстати, прошли съемки татарских обрядов «Кичке утыру», а в Кукморском – процесса приготовления блинов – табанянь. Отсняты для фильма были также обряды и обычаи народов республики в других районах.

Фильм был создан в рамках федеральной целевой программы «Укрепление единства российской нации и этнокультурное развитие народов России (2014-2020 годы)».

«Татар-информ».

Просмотров: 1034

Комментирование запрещено