Вәсилә Фәттахова «Башкортстанның 100 исеме» бәйгесендә тәкъдим ителде

news_17038Башкортстанның “БСТ” телеканалы республиканың якынлашып килүче 100 еллыгы уңаеннан, “Башкортстанның 100 исеме” бәйгесен игълан иткән. Республика тарихына һәм үсешенә өлеш керткән, тормышлары, иҗатлары шушы төбәк белән бәйле шәхесләрне халык үзе тәкъдим итәргә тиеш, дип хәбәр ителә телеканалның рәсми сайтында.

Бүгенге көнгә беренчел исемлеккә инде 200дән артык күренекле затның исемнәре кергән. Алар арасында – биюче Рудольф Нуриев, җырчылар Фәридә Кудашева, Вәсилә Фәттахова, җәмәгать эшлеклесе Әхмәтзәки Вәлиди, язучылар Мәҗит Гафури, Шаехзадә Бабич, Наҗар Нәҗми, Мостай Кәрим, Суфиян Поварисов, спортчы Габдрахман Кадыйров кебек фамилияләр урын алган. Әлбәттә, башкорт халкының милли каһарманы Салават Юлаев та тәкъдим ителгән.

Халык тәкъдимнәрне 1 декабрьгә кадәр телеканалның рәсми сайты аша җиткерә ала, соңрак галимнәр, язучылар, артистлардан, барлыгы ике дистәдән артык күренекле затлардан торган махсус комиссия 150 исемне сайлап алачак. Шуннан соң бу исемлек 6-30 декабрьдә интернетта тавыш бирүгә куелачак.

Телеканал 2017-2018 елларда әлеге проект кысаларында фильмнар төшерәчәк, аларга багышланган телевизион тапшырулар оештырылачак. 2018 елның ноябрь-декабрь айларында интернет тавыш бирү ярдәмеднә 100 исемнән 10 исемне сайлаячаклар.

Просмотров: 1049

Комментирование запрещено