Без бит — туганнар!

rodstkartinaҖомга саен якын туганыңа
Хәл белергә кирәк барасы.
Нигә шулай ерагая икән
Туган белән туган арасы?

Үз туганың һәрвакытта кирәк -
Якынайтыйк әле араны.
Җан тартмаса, кан тарта бит
Бер карында яткан баланы.

Дусларыңа бик еш барып булмый,
Бәйрәмнәрдә генә барасың.
Бер туганың бәхилләсә генә,
Ачарсың син җәннәт капкасын.

Дуслар бит ул вакытлыча гына,
Аерылырсың бер чак дуслардан.
Ни булса да, синең туган бит ул,
Бизмик әле якын туганнан.

Бер-берсенә терәк булыр диеп,
Үстерә бит ана баласын.
Картайгачтын ялгыз башың калса,
Син аңларсың шунда барысын.

Тату гына яшик әле җирдә,
Рәнҗемәсен безгә аналар.
Үз итсәң дә, чит итсәң дә,
Без — бер анадан туган балалар.

Бу дөньяга мәңге килмәдек без,
Гомерләр бит бигрәк тиз үтә.
Бер туганның кадерләрен белеп
Бергә яшәүләргә ни җитә?

Безнең ничек яшәгәнне күреп,
Үрнәк алыр синнән балаң да.
Дога барып торсын иде һәрчак
Безне үстергән ата-анага.

Гөлчирә ӘХМӘДУЛЛИНА.

Балыклы авылы,

 Камышлы районы.

 

Просмотров: 1224

Комментирование запрещено