“Сәмрух кошы” — Самарада

Бүләкне "Ел клубы" номинациясендә җиң­гән "Сәләт-Са­мара" клу­бы президенты Сабир Гали­мул­лин ала.

Бүләкне «Ел клубы» номинациясендә җиң­гән «Сәләт-Са­мара» клу­бы президенты Сабир Гали­мул­лин ала.

Казанның “Ак барс” яшь­ләр үзә­гендә “Сәләт” татар яшьләре бер­ләш­мәсенең 2016 ел эшчәнлегенә йомгак яса­лып, уңышларга ирешкән ак­тивистлар исемлеге игълан ителде, иң шәп проектлар билгеләнде. «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды һәм Та­тарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы үт­кәргән бу проектта Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә яшәүче 12 меңнән артык кеше катнашты. Шуларның иң активлары һәм сәләтлеләре «Сәмрух — 2016» ел премиясе белән бүләкләнде.

Самарада оештырылган “Сәләт” клубы да 2016 ел дә­вамында бик актив эшчәнлек алып барды. Хәтерләсәгез, “Бердәмлек” газетасы алар турында берничә мәртәбә язып та чыкты инде.  Чыннан да, анда аерым бер мохит хөкем сөрә — балалар аңлашып, бер-беренә ярдәм итешеп яшәү,  кешелек­лелек сыйфатларын үстерүне өстен күрәләр,  иркен фикер йөртергә, татар телендә матур итеп сөйләшергә өйрәнәләр. “Сәләт” укучы балаларның гыйлемен үстерә, белем эстәүгә этәрә.

Быелгы кышкы каникуллар “Сәләт-Самара” өчен аеруча кызыклы үтте. Клуб әгъзалары “Алтын балык” лагерена ял итәргә генә түгел, һәрьяклап сәләтләрен үсте­рергә дип бардылар. Остазлары -  Татарстанның “Сәләт” берләшмәсеннән махсус кил­гән әйдаманнар аларга төгәл фәннәрне, информатиканы, чит ил һәм татар телләрен өйрәнү буенча мастер-класслар үткәрделәр, бәйгеләр, викториналар оештырдылар, үз куллары белән төрле әйберләр ясарга өйрәттеләр. Менә шундый әзерлек үткән самаралылар “Сәмрух-2016” премиясенә дәгъ­ва кылырга җөрьәт итте­ләр.

Премияләр 8 номинация буенча тапшырылды: “Ел сәл­кеше”, “Ел әйдаманы”, “Ел өлкән әйдаманы”, “Ел директоры”, “Ел аланы”, “Ел клубы”, “Ел паблигы”, “Сәләт җырлый”. Бүләкләү тантанасын “Сәләт”нең ветераннары — Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, “Татар радиосы” хәбәрчесе Гөлназ Сәфәрова һәм җырчы Фәнил Вакказов алып барды. Сәләтле яшьләрне котларга республика министрлыклары вәкилләре hәм Татарстанның иң яхшы иҗат коллективлары килгән иде.

«Без сезнең белән бергәләп сәләтле, иҗади яшьләрне тәрбияләү буенча менә дигән система төзедек. Респуб­лика җитәкчелеге, бигрәк тә, Президент Рөстәм Миң­нехановның шәхсән ярдәме белән хәзер сезнең «Сәләт» йортыгыз, «Сәләт» лагерегыз бар. Сезнең иҗади хыялларыгызны тормышка ашырырга бөтен мөмкинлекләрегез дә булдырылган», — дип сәламләде халыкны Татарстан Республикасының яшьләр эшләре hәм спорт буенча министр урынбасары Рөстәм Гарифуллин.

СамрухСарух - финалга чыкканнар Сәмрух кошы СабирдаЯзучы Рабит Батулла үзе­нең матур теләкләрен җит­кергәннән соң, чираттагы номинацияне игълан итәргә чыккан алып баручылар: “Ел клубы” номинациясендә “Самараның “Сәләт” клубы җиңде!” — дигәч, шатлыгыбыз эчебезгә сыймады.

Әйе “Сәләт-Самара” клубы бу җиңүгә лаек. Аеруча  президентыбыз — 11нче сыйныф укучысы Сабир Галимуллинның, аның ярдәмчесе — 11нче сыйныф укучысы Әдилә Рә­хи­мованың тырышлыгын аерым билгеләргә кирәктер. Аларны чын мәгъ­нәсендә “әйдаманнар” дип атар­га була.

Алга таба “Сәләт-Самара” клубының үсүен, яңадан-яңа үрләр яулавын телибез.  “Яктылык” мәктәбе һәм өлкә татарлары сезнең белән горурлана! Афәрин!

Алия ӘБСӘЛАМОВА,

“Яктылык” татар мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Самара — Казан — Самара.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1280

Комментирование запрещено