“Яктылык”лылар V Халыкара олимпиадада катнашачак

Олимпиада тат

Казанда төбәкара олимпиадада катнашып, призлы урыннар алган Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары укытучылары Фәния ханым ГЫЙЛАҖЕВА белән.

Күптән түгел Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узды. Рос­сиянең 17 төбәгеннән килгән 100дән артык укучы арасында Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары да бар иде.

- Олимпиада биремнәренең беренче өлеше тестлардан торып, аларга тиз җавап бирә алдым. Ә менә иҗади бирем берникадәр кыенлык тудырды. Анда сугыш темасына инша язырга кирәк иде, моның өчен миңа вакытны күбрәк сарыф итәргә туры килде. Шулай да жюри әгъзалары эшемне матур эчтәлекле дип тапты, грамматик хаталар да аз җибәргәнмен, — дип сөйләде Айтурган Осмонова. Кыргыз милләтеннән булган кызның татар теле буенча олимпиадада катнашып, призлы урын алуы оештыручыларны нык гаҗәпләндергән.

Ә 10нчы сыйныф укучысы Гүзәл Хәйбуллова мондый чараларда даими катнаша икән. 

- Моннан ике ел элек Казанда үткән милли мәктәп укучылары арасында рус теле буенча икенче Халыкара олимпиадада беренче урын яулаган идем. Бу юлы призер дәрәҗәсенә генә ия булсам да, катнашуыма шатмын. Чөнки олимпиадага әзерләнгәндә дә үземә күпме яңа мәгълүмат, белем алдым. Моның өчен, әлбәттә, укытучым Фәния апа Гыйлаҗевага рәхмәт. Туп­лаган белемем алдагы тормышымда да ярдәм итәр, дип уйлыйм, — дип кичерешләре белән уртаклашты ул.

Төбәкара олимпиадага барган Ксения Петрова (8нче сыйныф укучысы), 9нчы сыйныф укучысы Гүзәлия Шәку­рова (укытучысы Нурзидә Фәй­зул­лина) һәм Гөлнара Галимова (10нчы сыйныф) да шактый гына баллар җыеп, призер исе­менә лаек булганнар, һәм барысы да V Халыкара олимпиадада катнашачаклар.

- Татарстан Республи­ка­­сының мәгариф министр­лыгына шундый дәрәҗәдә олимпиадалар оештырган, ә Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизовка Казанга барыр­га мөмкинлек тудырган өчен ата-аналар да рәхмәтле. Мондый чаралар ана телен өйрәнүгә кызыксыну уята, балаларның сәләтен арттырырга, укытучыларның тәҗ­рибәсен барларга ярдәм итә.

Оештыручылар бай мәдәни программа әзерләп, ял вакытын да кызыклы һәм файдалы үткәрү өчен күп көч куялар. Бу юлы балалар төрле мастер-классларда катнаштылар, Кә­рим Тинчурин исемендәге театрда “Кияүләр” спектаклен карадылар. Бу да үзенә күрә яхшы тәрбия ысулы.

Өлкәбезнең башка татар телле мәктәпләренә дә бу чарада катнашырга кирәк иде. Олимпиадаларда приз­лы урыннар яулаган балаларга Татарстанның кайбер югары уку йортларына да укырга керергә мөмкинлек бар бит, ә безнең укучыларыбызның күбесе белем алуларын нәкъ Казанда дәвам итәргә телиләр. Тик, ни кызганыч, татар филологиясе буенча укытучы һөнәрен сайлаучылар гына юк. Безгә алмашка килүчеләр булса бик шат булыр идек, — дип сөйли Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытучысы Фәния Гыйлаҗева. 

Алия АРСЛАНОВА.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1125

Один комментарий

  1. Укучыларыма унышлар телим