Ир кеше гаиләсен тәэмин итәргә тиеш

i12-300x199“Бердәмлек”нең 7нче са­нын­да (11 февраль, 2016 ел) “Мә­хәббәт белән генә тук бул­мас­сың” дигән исем астында басыл­ган хатны укыгач, аның авторына җавап язарга бул­дым.

Хөрмәтле Мәгъния ханым! Беренчедән, мин сезгә кия­вегезнең әти-әнисе белән сөйләшергә киңәш итәр идем. Бәлки, алар Маратның сезнең акчага яшәгәнен белмиләрдер дә.  “Ир кеше гаиләсен тәэмин итәргә тиеш”, — дип әтисе бераз оялтса, киявегез дә эшкә урнашыр иде.  Кызыгыз ирен ничек кенә яратса да, берәр вакыт ул Маратны җилкәсендә тартудан туяр бит.

Икенчедән, яшьләрне аерым фатирга күченергә соралыгыз. Арендасын түләргә үзләренең акчалары гына җитмәсә, кодаларыгыз белән бергәләп ярдәм итәрсез, ә калганына (ашарга-эчәргә, кием-салымга) үзләре эшләп тапсыннар. Бәлки, сездән аерым яши башлагач, киявегез дә эш табар, кызыгызны яратса, гаиләсенең таркалуын теләмәсә, уртак тормыш турында уйланыр иде.

Сез дә олы яшьтәге кеше бит, күбрәк үзегез турында кайгыртырга кирәк. Өрлек кебек ирне бала кебек тәрбияли-тәрбияли, аяктан егылсагыз, нишләрсез? Әле сезгә оныклар сөясе, кызыгызга аларны аякка бастырырга ярдәм итәсе бар.

Бәлки, тора-бара, балаларыгыз ипотека алып, үз куышларын да булдырырлар иде. Әгәр инде моңа  мөмкинлек булмаса, үзегезнең ике бүлмәле фатирыгызны ике берәр бүлмәлегә алыштыра аласыз. Тик бу очракта да мин кызыгызга тигән өлешне сату-алу буенча түгел, бүләк итү килешүе буенча рәсмиләштерергә киңәш итәр идем. Алда ни буласын беребез дә белми, алай-болай аерыла калсалар, киявегез фатирыгызның ярты өлешен таләп итә башлавы мөмкин.

Мәгъния ханым, биргән киңәшләрем файдалы булыр дип өметләнәм. Сөйләшер-киңәшер кешегез булмаса, хат языгыз, адресым редакциядә бар, бик теләп җавап бирермен.

Сезгә нык исәнлек, түземлек теләп калучы

Лилия ШӘЕХ.

Тольятти шәһәре.

 «Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Мәхәббәт белән генә тук булмыйсың

Просмотров: 949

Комментирование запрещено