«Балаларыгызны киләчәк буын өчен тәрбияләгез!”

SONY DSCСамарның «Нур» мәдрәсәсендә «Лучики» (Шәфәкъ нуры) дип аталган балалар түгәрәге эшли башлады. Якты, зур, чисталык-пөхтәлек хөкем сөргән, аякларың батарлык йомшак келәм җәелгән, кечкенә өстәл-урындыклар куелган бүлмә шулкадәр ямьле ки, үзеңне өйдәгедәй уңай хис итәсең.

Түгәрәккә 20 бала йөри. Аларны өч төркемгә бүлгәннәр.

Беренчесендә — 3-4 яшьлекләр, икенче-өченчесендә — 4- 6 яшьлек нарасыйлар. Араларында татар, әзәри, үзбәкләр бар.

Әле яңа гына белем дөньясына кереп баручы малайлар-кызлар биредә м­атематиканы, урыс телен, гарәп графи­касын өйрәнәләр, Ислам нигезләренә төшенәләр, иҗат итәләр, табигать күре­нешләрен үзләштерәләр.

Татар теле аерым укытылмаса да, барлык дәресләр дә ике телдә алып ба­рыла. Кайдадыр урыс, кайдадыр татар теле кулланыла, инглиз теле дә читтә калмый.

Укулар сишәмбе (вторник) һәм пән­җешәмбе (четверг) көннәрендә үткәре­леп, бер сәгать ярымга сузылалар.

Мөгаллимәләр Искәндәр кызы Галия Аслан Һәм Илшат кызы Җәннәт Хәсәнова — ачык йөзле, тәмле телле мил­ләттәшләребез.

Галия Аслан — үзе дә өч бала анасы. Башкортостанның Бәләбәй рай­онындагы Мәтәүбаш авылында туып-үскән.

Ул анда танылган Яркәевлар нә­селенең укытучылар династиясеннән. Шуңа күрә балаларга мәхәббәт, мөгал­лимәлек аның канына сеңгән.

Галия Уфа педагогия институтының татар теле филологиясе факультетын тәмамлаган. Мәсҗидтә дини курсларда белем алган.

Биш вакыт намазын укый. Ул кечке­нәдән дини мохитта тәрбияләнгән. Әби-бабайлары да, әти-әниләре дә — гыйбадәт кылучылардан. Нәселләрендә муллалар, имамнар бар.

Җәннәт Хәсәнова — Самар өл­кәсендәге Камышлы районының Иске Ярмәк авылыннан. Педагогия инсти­тутының физика-информатика факуль­тетында укыган. Хәзер кичләрен икенче югары белем ала — инглиз телен үзләш­терә. Татарстанның Әлмәт шәһәрендә мәдрәсә тәмамлаган. Намазчы.

Шушындый югары һөнәрмәнд, зыя­лы укытучылар эшли «Лучики» түгәрә­гендә. Аларның сүзләренчә, балаларга күбрәк практик эшләр белән шөгыльлә­нергә ошый — рәсем, аппликация ясау, әвәләү (лепка). Шушындый дәресләр ва­кытында, куллары да эшләсен, колак­лары да ишетсен дип, укытучы апалары нарасыйларга нәшидләр — гарәпчә җыр­лар, сүрәләр тыңлаталар.

«Түгәрәкне оештырган мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллинга бик рәхмәтлебез. Әлфинур ханым Яруллинага да — тирән хөрмәтебез. Ул безне дини ки­таплар, уку әсбаплары белән тулысыңча тәэмин итте һәм ярдәм итеп тора.

Мөфти Талип хәзрәт һәм мәдрәсәнең ректоры Али хәзрәт Сөләйманов һәр­вакыт кереп, хәлләребезне белеп тора­лар, безгә берәр нәрсә кирәкме, дип кайгырталар. Рәхмәт аларга.

Бүлмәбез өчен келәм, барлык җи­һазларны, ноутбук, проектор, гомумән, эш өчен бөтен уңай шартларны булдыр­дылар. Проектор бигрәк тә отышлы бул­ды инде. Балалар бит рәсемнәр, фильм­нар аша мәгълүматны тизрәк Һәм яхшы­рак үзләштерәләр», — дип уртаклаштылар Галия Аслан Һәм Җәннәт Хәсәнова.

«Лучики» түгәрәгендә малайларга-кызларга бирелгән дөньяви (светский) белем дин нигезләре белән үрелеп бара, Исламга бәйләп укытыла. Әйтик, табигать күренешләрен, ел фасылларын өйрәт­кәндә, укытучылар боларның барысын да Аллаһы Тәгалә яралтканын билгеләп үтә­ләр. Һәр эшне «Бисмилләһи» дип башлар­га кирәклеген исләренә төшереп торалар. Ислам нигезләре дәресендә дога­лар, кыска сүрәләр өйрәтәләр. Дәрес­ләрен төрлеләндереп, тәнәфесләр оешгырып, алып баралар.

Әле менә «Шалкан» (Репка) әкиятен мөселманча үзгәртеп, сәхнәләштерергә җыеналар. Тәрбия нигезе шунда ки, ге­ройлар бер-берсен «Әссәламүгалайкүм» дип сәламләргә һәм һәр эшне дога бе­лән башларга тиешләр. Шул вакытта җирдән шалканны да тартып аласың, башка гамәлләреңне дә уңышлы башка­расың.

Биредә тәрбиягә дә аеруча игътибар бирелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. үрнәгендә мөгаллимәләр мөселман балалары үзара ничек аралашырга, әти-әниләренә, кечеләргә, олыларга карата нинди мөгамәләдә булырга тиешлеген төшендерәләр. Үзләрен җәмгыятьтә дө­рес тотарга өйрәтәләр.

SONY DSC«Укучыларыбызны уз балаларыбыздай яратабыз, якын күрәбез. Без дө­ньяви һәм дини белемне бертигез өйрә­тәбез, чөнки татар, мөселман бөтен яклап та булдыклы булырга тиеш. Кайбер ата-аналар, дини белем генә дә җитә дип, мәктәпне тәмамлаган нарасыйла­рын мәдрәсә белән генә чиклиләр. Ә бит аларга төгәл, гуманитар фәннәрне дә, динебез Ислам нигезләрен дә яхшы бе­лергә кирәк.

Сәхабә Али р.а.: «Балаларыгызны киләчәк буын өчен тәр­бияләгез», дигән. Ягъни тормыш бер урында тормый, җәмгыять һәрчак үсештә. Мөселман, татар баласы укы­мышлы, киң белемле, һәрьяклап җитеш­кән, югары әхлаклы, зыялы булырга, динебезне дә тирән белергә, компью­терын да яхшы үзләштерергә тиеш. Аның белән аралашырга кызык булсын. Ул башкаларга үрнәк күрсәтеп торсын. Без балаларны нәкъ шулай укытырга һәм тәрбияләргә тырышабыз», — дип сөйли Галия ханым Аслан.

Миләүшә ГАЗЫЙМ язмасы һәм фотосурәте.

«Сәлам» газетасы.

 

Просмотров: 1265

Комментирование запрещено