Матур узды бәйрәмнәр

image318 февральдә Балыклы авылының мәдәният йортында яшьләр өчен уенлы, җырлы-биюле «Гашыйк булган йөрәкләр» дип аталган  кичә уздырылды һәм ул “Гашыйклар көне”нә багышланган иде. Яшь егетләр һәм кызлар бу чарада бик теләп катнаштылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бәйгеләрдә катнашкан парларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Яшьләребез шулай матур пар булып, тигезләре белән яшәсеннәр, авылыбыз шулай яшәреп торсын, дигән теләктә калабыз.

4 март кичендә дә мәдәният йорты гөрләп торды. Кояш та ул көнне җылырак карый башлады, чөнки бик матур, җылы, ямьле яз бәйрәме — 8 март якынлашты.

Бәйрәм программасын Балыклы мәктәбе укучылары бик матур җырлар һәм шигырьләр белән ачып җибәрделәр. Аннан соң концерт программасын алып баручы Гүзәл һәм Айгөл Мөнировалар сүзне авыл башлыгына бирделәр. Р.М.Юсупов барча хатын-кызларыбызны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.

Концерт кызганнан-кыза барды. Ике сәгатьтән артык барган концерт бер мизгелдәй үтеп китте. Үзләренең яраткан җырларын Карина Рөстәмова, Исламия Каюмова, Розалина Ангалышева, Дарина Йосыпова, Алмаз Галиев, әниле-уллы Зөлфия һәм Егор Ильясовлар, Руслан Вагазов, Әлфия Рөстәмова, Руфия Камилҗанова, Линар Абсатаров һәм махсус чакырылган кунагыбыз Альберт Мингалиев тамашачыларга бүләк иттеләр.

Гөлназ Камилҗанова, Юлия Әхмәдуллина, Юлия Батталоваларның биюләре дә, Римма Хәмзина һәм Зилә Әхмәдуллиналар башкаруында күңелле күренеш тә, Рәшит Фәрдиев башкаруындагы шигырьләр дә тамашачы күңеленә хуш килде.

Тамашачылар рәхәтләнеп ял итеп, рухи байлык туплап, өйләренә таралыштылар. Залларыбызны тутырып килгәннәре өчен авылдашларыбызга, матур чыгышлары өчен катнашкан һәвәскәр артистларыбызга зур рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Исәнлектә-иминлектә яңадан-яңа тамашаларда, бәйрәмнәрдә очрашырга язсын.

Балыклы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Р.В. ФӘРДИЕВ, Р.Н. ЙОСЫПОВА һәм Л.С.АБСАТТАРОВ.

Просмотров: 941

Комментирование запрещено