Пәйгамбәребезнең туган көне Гали авылында һәрвакыт зурлап уздырыла. Бу бәйрәмне халык шатлык белән каршы ала, Коръән мәҗлесләре үткәрә һәм мөнәҗәтләр укып, салаватлар әйтеп, пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа гәләйһис-сәлләмне зурлый. Быелгы Мәүлид аенда уздырылган күркәм чара барысыннан да әйбәтрәк булды кебек.
Мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы булып, кайберәүләргә хәтта басып торырга да туры килде. Чарага тирә-як авыллардан дин әһелләре, Казаннан Ильяс Халиков җитәкчелегендәге “Мөнбәр” татар-дини төркеме дә чакырылган иде.
Мәүлид бәйрәмен мөхтәсиб, Похвистнево Җәмигъ мәчете имамы Илнур хәзрәт Гайнетдинов башлап җибәрде. Аннары Коръән-хафиз Әбделвахит Коръән сүрәләре укып дога кылганнан соң, авыл үзешчәннәре Марат Баязитов, Зөлфирә Дәүләтшина, Илназ Сибгатуллин авыл тормышыннан гыйбрәтле бер күренеш күрсәттеләр.
“Мөнбәр” төркеме “Аклыкка илтсен юллар” дип аталган театральләштерелгән моңлы-мөнәҗәтле программа алып килгән иде. Алар төрле уен коралларында уйнап, мөнәҗәтләр әйттеләр, Корбан, Ураза, Мәүлид айлары турында сөйләп, хәйран калдырдылар.
Халкыбызны дингә якынайту теләге белән ару-талусыз хезмәт иткән кешеләрне зурлап, авыл халкының олы рәхмәтләрен җиткерү өчен, мин дә сәхнәгә күтәрелдем, бавырсаклар, кулъяулыклар, үземнең шигырь җыентыкларымны бүләк итеп, аларның дин юлындагы эшләре белән соклануыбызны белдердем.
Шушы бәйрәмне оештыручы Мөдәррис Мөҗәһит улы Латыйповка да Аллаһының рәхмәтләренә ирешергә насыйп булсын иде. Элек шундый чараларны аның бертуган энесе Расих Латыйпов уздыра иде. Аның вафатына бер ел да тулмады әле, абыйсы аның шушы изге эшләрен дәвам итәргә алынды.
…Җомга намазыннан соң, кунаклар күптән түгел генә ачылган дүртенче мәчетебез — Хөсәен мәчетен дә барып карадылар. Аннары Мөдәррис әфәнде кунакларны Похвистневоның Җәмигъ мәчетенә корбан ашына чакырды. Бу үзенең, балаларының һәм кайнише Равил Мостафинның корбан мәҗлесе иде. Чалган корбаннары, кылган изгелекләре кабул, тормышлары бәрәкәтле булсын иде. Менә шундый ир-егетләребез булганда динебез дә югалмас, авылыбызның даны да бетмәс, Аллаһы теләсә.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1197