Әти безнең — моңлы кеше,
Көйли-көйли эшләде.
Көйләп, моңланып булса да
Намазны калдырмады.
Әни дә бик моң яратты.
Булса бераз вакыты
Алды тизрәк кураен ул,
Матур көйләр уйнады.
Яраткандыр әби, бабай
Халкыбызның җырларын.
Буын буйлап биргәннәрдер
Күңел нечкәлекләрен.
Балалары калышмады,
Гармун-баянда уйнады.
Хәтта скрипка, мандолина
Тартып алар карады.
Кайберебезнең эш коралы
Булып алды дөньяда.
Матур-матур көйләр уйнап,
Шатландырды һәркайда.
Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче Галибә ИДИЯТОВА-ГАТИЯТУЛЛИНА.
КОНТЕКСТ:
Казлар
* * *
Сезне сагынып искә алам
* * *
Яшәделәр алар матур, бер авыр сүз әйтмичә
* * *
Балачак хатирәсе
* * *
Сабантуена кайту
* * *
Шигыремне авылыма — Иске Ярмәккә — багышлыйм
Просмотров: 1306