Казлар

DSC02622Исемдә әле, өй эчендә каз оясы торганы,
Чаршау белән аны каплап, ана каз утырганы.
Ана каз йомырка салып, утырды оясында,
Аларны җылытып, назлап чыгарды бәбкәсен дә.

Ана каз чыккан арада, мин дә кереп утырдым,
Эзләсен әни-әти дип, тик кенә тора идем.
“Кайда икән кызыбыз?” — дип алар мине эзләде,
Шунда инде кызык булды, шатлыклы вакыт иде…

Бәбкәләре бик күп була, матур, сары төстәләр
Ботка, йомырка ашыйлар, шуңа алар үсәләр.
Ә җәйләрен казларны елгага төшерәләр,
Алар иркендә йөзәләр, аргы якка чыгалар.

Елга буе тулы каз, көтү-көтү йөриләр,
Хуҗалары килеп карап, ашатып та китәләр.
Мин дә әни белән төшә идем карарга,
Ала идек без казларга солы, бодай һәм арпа.

Әни киенә бик матур, сары яулык башында,
Сөйләшеп без бара идек җылы җәй уртасында.
Казлар әнине таныйлар, очып алар киләләр.
«Кыйгак, кыйгак», — каңгылдашып, ярмаларны ашыйлар.

Җәй буена суда алар бака, балык тоталар,
Тәмле үлән ашап, симереп, көзен йортка кайталар.
Алар безгә итен бирә, йомшак мендәр йокларга.
Тырыш иде әти-әни, мал тоттылар абзарда.

Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче Галибә ИДИЯТОВА-ГАТИЯТУЛЛИНА.

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

Сезне сагынып искә алам

* * *

Яшәделәр алар матур, бер авыр сүз әйтмичә

* * *

Балачак хатирәсе

* * *

Сабантуена кайту

* * *

Шигыремне авылыма — Иске Ярмәккә — багышлыйм

 

 

 

 

 

Просмотров: 1497

Комментирование запрещено