Казанский Кремль, Болгарский и Елабужский заповедники совместно отпразднуют юбилеи создания / Казан Кремле, Болгар һәм Алабуга тыюлыклары юбилейларын бергә билгеләп үтәчәк

0118В 2019 году сразу три крупных музейных комплекса Республики Татарстан отмечают юбилеи своего создания. Полувековой юбилей отмечает Болгарский музей-заповедник, 30-летие — Елабужский историко-архитектурный и художественный музей-заповедник, и 25 лет существования в январе уже исполнилось музею-заповеднику «Казанский Кремль».

Об этих круглых датах напомнила на пресс-конференции в ИА «Татар-информ», посвященной международному Дню памятников и исторических мест, заместитель председателя Татарстанского регионального отделения Всероссийского общества охраны памятников и культуры (ТРО ВООПИиК) Фарида Забирова.

«К настоящему времени концепция музея-заповедника „Казанский Кремль“ реализована на 90 — 95%, я принимала непосредственное участие в ее создании 25 лет назад. А ведь тогда могли вообще запереть Кремль и сделать его чисто административным. Союз архитекторов, наши ученые сказали, что этого делать нельзя — запирать его под ключ, потому что это культурное достояние и здесь надо делать музей-заповедник», — напомнила предысторию появления в Татарстане первого музейного объекта ЮНЕСКО архитектор-реставратор, эксперт Минкульта России.

По ее словам, мероприятия по поводу юбилеев каждого из музейных комплексов планируется объединить и провести осенью 2019 года.

tatar-inform.ru

* * *

2019 елда Татарстан Республикасының өч зур музей комплексы юбилей датасын билгеләп үтәчәк. «Татар-информ»да Һәйкәлләр һәм тарихи урыннар халыкара көненә багышланган матбугат конференциясендә Бөтенроссия һәйкәлләрне һәм мәдәниятне саклау җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе урынбасары Фәридә Зәбирова шул хакта әйтте.

Болгар музей-тыюлыгы ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Алабуга тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы оешуга 30 ел. Гыйнвар аенда исә «Казан Кремле» музей-тыюлыгына 25 ел тулды, диде ул.

Архитектор-реставратор, Россиянең Мәдәният министрлыгы эксперты Фәридә Зәбирова Татарстанда ЮНЕСКОның беренче музей объекты барлыкка килүне искә төшерде.

«Хәзерге вакытка «Казан Кремле» музей-тыюлыгы концепциясе 90-95 процентка тормышка ашырылган, 25 ел элек мин аны төзүдә турыдан-туры катнаштым. Ә бит ул вакытта Кремльне бөтенләй бикләп, аны бары тик административ урын итә алалар иде. Архитекторлар берлеге, безнең галимнәр аны йозакка бикләргә ярамаганлыгын, бу — мәдәни байлык һәм биредә музей-тыюлык ясарга кирәклеген әйтте», — диде ул.

Аның сүзләренчә, музей комплексларының һәрберсенең юбилее уңаеннан чараларны берләштерү һәм 2019 елның көзендә үткәрү планлаштырыла. 

Просмотров: 894

Комментирование запрещено