Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе
Разия Азимҗан кызы Әюповага!
Разия ханым — халык асылын саклаучы уңган, тырыш татар хатын-кызларыбызның берсе. Ул җитәкләгән өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы да милләтне, телне, динебезне һәм гореф-гадәтләрне саклауда һәм үстерүдә зур эшләр башкара. Аның тырышлыгы белән татарлар күмәкләшеп яшәгән өлкә авылларында оешманың бүлекчәләре булдырылды. Разия апа безне, шул бүлекчәләр җитәкчеләрен, яңа эшләргә рухландырып тора. Ерак араны якын итеп Казанда узган “Ак калфак” җыеннарына бара, анда ишеткән-күргәннәрне безгә дә җиткерә. Бу тырыш җитәкчедән башка җәмгыятебезнең эше мондый уңышлы булмас иде.
Хөрмәтле Разия апа! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрикләп, саулык-сәламәтлек, якты, бәхетле көннәр телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел сез. Киләчәктә дә гомер юлларыннан кыю атлагыз, олы йөрәкле булып калыгыз. Балаларыгызның, оныкларыгызның, туганнарыгызның, дусларыгызның кадер-хөрмәтенә күмелеп яшәгез.
Өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Похвистнево районы бүлекчәсе әгъзалары исеменнән Илһамия Кәримова.
* * *
Самара шәһәре,
Арцыбушевский урамы
Разия Азимҗан кызы Әюповага!
Кадерле әниебез, яраткан әбиебез, сөекле туганыбыз! Җир йөзендә безнең өчен синнән дә якын, синнән дә рәхимле зат юктыр. Һәрвакыт эш сөючән, тырыш, эчкерсез күңелле, гаделлегең һәм тыйнаклыгың белән үрнәк булып торасың. Син – нигезебезнең тоткасы, өебезнең яме. Балаларыңа, оныкларыңа биргән яхшы тәрбияң, төпле киңәшләрең өчен иң зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Кадерлебез! Туган көнең белән котлап, сиңа бәхетле картлык, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге телибез. Һаман шулай изге күңелле булып, балаларың һәм оныкларыңның игелеген күреп, уңышларына сөенеп, озын гомер кичерергә насыйп булсын. Без сине бик яратабыз.
Син бит безнең өчен Кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, мәңге картайма.
Иң кадерле якын кешебез.
Гомерне бит еллар
билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет,
куанычлар
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
Кызларың Наилә, Галия гаиләләре белән, кодагыйларыңһәм туганнарың Фәрит, Рузалия, Гөлшат һәм Наилә.
* * *
Милли җанлы дустыбыз,
Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, “Бердәмлек” газетасының актив хәбәрчесе
Разия Азимҗан кызы Әюповага!
Хөрмәтле Разия ханым! Самара татарлары сезне милли җанлы, һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер булган шәхес буларак беләләр. 90нчы еллардан бирле милли тормышта кайнап яшисез, барлык чараларда актив катнашасыз. Биш ел элек өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” бүлеген җитәкләп, байтак кына файдалы, кызыклы чаралар үткәрергә өлгердегез.
Сез — “Бердәмлек” редакциясенең күптәнге дусты, газетага әһәмиятле темаларга мәкаләләр язып торасыз. Аларда туган телебезне, милләтебезне саклап калу проблемаларын күтәрәсез, балаларны милли рухта тәрбияләргә өндисез.
Хөрмәтле Разия ханым! Без сезне чын күңелебездән туган көнегез белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Һәрвакыттагыча көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел булып калыгыз. Уй-теләкләрегез киң, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы булсын! Балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп озак яшәргә язсын Ходай!
“Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре.
* * *
Николаевский проспекты
Наҗия Хисаметдин кызы Рамазановага – 80 яшь!
Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлап, йөрәкләребездән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Һәрвакыт нурлы, ачык йөзең белән каршы алып, кыен чакта юатканың, дөрес киңәшләрең өчен сиңа мең рәхмәт. Ходай сине бездән, безне синнән аермасын.
Котлы булсын туган көнең,
әни,
Гомерең үтсен шатлыкта.
Кайгы күрмә, чирне белмә,
Һич бирешмә картлыкка.
Гомерең матур узсын, әнкәй
бәгърем,
Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен.
Йөзең һаман аяз, көләч
булсын,
Күзләреңнең нуры сүнмәсен.
Изге теләкләр белән улларың Мөнир, Рамил, Рәшит, кызың Рәмзия гаиләләре белән, оныкларың Ләйсән, Линара, Раил, Илмира, Руслан, Дәлия, Динара.
* * *
Наҗия Хисаметдин кызы Рамазановага!
Кадерле туганыбыз! Без сине юбилеең белән котлап, корычтай исәнлек, җан тынычлыгы, озын гомер телибез. Туар таңнар яңа сөенечләр, килер көннәр яңа шатлыклар алып килсеннәр. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, рәхәттә яшәргә Ходай насыйп итсен.
Ак бәхетләр юлдаш булсын
сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – үзе бәхет бит
ул,
Ходай шуннан мәхрүм
итмәсен.
Изге теләкләр белән апаң Миниса, сеңелең Сәрия, Рәмис, Салават, Ләйләгөл, Ирина, Үмәр.
* * *
Венера авылы
Тәлгать Галимулла улы һәм Әминә Шәяхмәт кызы Гарифуллиннарның
бергә гомер итүләренә – 55 ел!
Кадерле әтиебез џәм әниебез! Без сезне истәлекле көнегез белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сезгә исәнлек-саулык, кояшлы, аяз көннәр, озын гомер, гаилә бәхете, пар канатлы булып, тигез гомер кичерүегезне телибез. Туар таңнар яңа сөенечләр, килер көннәр яңа шатлыклар алып килсеннәр.
Ничек түләп бетерербез
Гомер биргән өчен безгә.
«Балам» диеп, янып-көеп
Яшәгәнгә рәхмәт сезгә.
Күпме генә рәхмәт әйтсәк тә
без,
Бик аз булыр кебек күңелгә.
Бәхет, шатлык кына юлдаш
булсын,
Әткәй, әнкәй, сезгә гомергә.
Изге теләкләр белән улыгыз Салават, киленегез Рита, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз.
* * *
Похвистнево районының Мәчәләй авылында туып-үскән, хәзерге көндә Самарада яшәүче
Халит Мөгаллим улы Субеевка – 50 яшь!
Сөекле улым, кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, туганыбыз! Без сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Озын гомер, тәнеңә исәнлек, җаныңа тынычлык, гаиләңә иминлек, бәхетнең тулысын, мәхәббәтнең олысын телибез. Алдагы көннәреңдә дә гел шулай изгелекле, юмарт, ярдәмчел, безнең барыбызга да терәк булып кал, калган гомерең дә шатлыкта, муллыкта, рәхәттә үтсен.
Туган көнең белән котлыйбыз,
Ак бәхетләр сиңа телибез.
Гомер юлың озын булсын,
Кайгы-хәсрәт урап үтсен.
Иң изге теләкләр белән әниең Рәкыйбә, тормыш иптәшең Сәйдә, балаларың Ренат, Кәрим, Галия, туганнарың Суфия, Фатыйх, Әминә, Зөфәр, Вәсилә, Мәрьям, Миңнур, Асия, Нурия гаиләләре белән.
Просмотров: 1463