Алия Арсланова турында уртаклашыр хатирәләр күп… (гаилә архивыннан алынган ФОТОСУРӘТЛӘР)

-bLQKXN_2zY

Яңа ел алдыннан «Бердәмлек» Самар өлкә татар газетасының әйдәп баручы хәбәрчесе,  өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең Шура әгъзасы, «Шатлык» балалар клубы җитәкчесе,   «Самара татарлары» журналы һәм сайтының актив авторы Алия Наил кызы АРСЛАНОВА заман чире белән хастаханәгә ятты һәм 40 көн реанимациядә үлем белән көрәште. Әмма, кызганычка, җиңә алмады — мәңгелеккә күзләрен йомды… Мәрхүмәнең авыр туфраклары җиңел булсын… 

Бик вакытсыз, 40 яшендә фани дөньядан бакыйлыкка күчкән Алия Арсланова — Камышлы районының Яңа Ярмәк авылы кызы. Аның игезәк сеңлесе Лилия — эпидемиолог, ә әниләре Зөлфия күп еллар авылда фельдшер булып эшләде. Ире Рәмис — полиция хезмәткәре, подполковник, мәктәптә укучы ике баласы — кызы Карина һәм улы Әмир калды.  

Каләмдәшебез, татар милләтенә зур хезмәт күрсәткән Алия ханым якыннары, укытучылары, сыйныфташлары, дуслары, хезмәттәшләре, фикердәшләре күңелендә нинди кеше буларак истә калган? Аны искә төшергәндә һәммәсенең күзләренә яшь тулса да, күңел түрләрендәге иң якты истәлекләре-хатирәләре белән уртаклаштылар алар.

ТУГАННАРЫ: «БИК КУРКЫНЫЧ ТӨШ КҮРӘБЕЗ СЫМАН, КИЛӘ ШУЛ ТӨШЛӘРДӘН АЙНЫЙСЫ»

Әнисе Зөлфия ШИҺАПОВА:

- Алия, балам, синең турында хатирәләремне уртаклашырмын дип кем уйлаган инде…

Безне мәңгелеккә ташлап китсәң дә, син һәрвакыт безнең белән: синең белән йокыга китәм,  синең белән уянам, көннәр буе синең белән сөйләшәм, тышта яуган кар-бураннары арасында да сине күрәм. Искән салкын җилләр дә синең кебек йомшак, җылы булып тоела…

Бигрәк төпле, акыллы, тыныч, ягымлы, сабыр, түземле идең. Ләкин күзләреңдә синең ниндидер моң-сагыш бар иде…

Синнән күпмегә олырак булсам да, миңа нинди акыллы киңәшләр бирә идең. Аш-су пешерү буенча бар рецептларны да синнән алып, синеңчә тәмле пешерәсе килә иде.  Олының да, кеченең дә туган көннәрен онытмадың, яшь кенә балаларны да тәбрикли идең. Эшеңне яраттың, авылга кайткач та төннәр буе йокламыйча язып утыра идең. Халык белән аралашып, әңгәмәләр алгач,  аларның эчке матурлыкларын күрә белдең. «Нинди кеше белән аралаштым бит», — дип соклана идең. Шушы кыска гына гомереңдә дә онытылмаслык эшләрең, язмаларың калды. Башка сыймый, нигә генә булды бу хәлләр?..

Күңелем һич ышанмый,
Чынбарлыкны килми таныйсым.
Бик куркыныч төш күрәмен сыман,
Килә шул төшләрдән айныйсым!..

Бир Ходаем Үзең түземлек.

Әнисенең бертуган сеңелесе Рәмзия МУЛЛАӘХМӘТОВА:

 - Алия бала чактан ук бик ягымлы, тыйнак, акыллы, гадел булды. Беркайчан да аңа тавыш күтәрергә сәбәп булмады. Һәрвакыт Лилиягә юл бирде, уенчыкларны-киемнәрне беренчедән сайлап алмады. Алиячә: шулай булырга тиеш иде. Игезәге балалыктан берәр азгынлык эшләсә дә, Алия аны «сатмый» иде.

Мәктәпкә кергәнче укырга өйрәнделәр. Буласы сыйныфташлары белән мәктәпкә кергәнче үк бик тату яшәделәр. Малае-кызы бер-берсенә кунакка йөрделәр, ярыша-ярыша укыдылар.

Алия 3нче сыйныф укучысы иде, җәйге каникулларда Лев Толстойның романнарын укый иде инде. Ул бала шул вакытта берәр нәрсә аңладымы икән соң? Белмим, әмма укыды ул аларны…

Алиянең мәктәп елларында ук район газетасында язмалары басылып чыга иде. Күбесе - псевдоним астында.

Күптән түгел ачылган бер хәл: балачакта Алия карт әбигә кунарга барырга ярата иде. Ул анда догалар өйрәнгән икән бит. Бала хәтере яхшы шул: тиз һәм гомерлеккә истә кала. Мин бераз көнләшеп тә куйдым. Үз вакытымда әбигә кунарга бара торган идем, миңа догалар өйрәтмәде, төннәр буе үзе белән шашка һәм домино уйнадык.

Алиянең бар уе яхшылыкта булды. Ул беркайчан кеше турында начар уйламады һәм уйлый да белмәде. Үзем дә күп вакытта аңардан үрнәк алырга тырыштым.

Игезәк сеңелесе Лилия ШӘРӘФЕТДИНОВА (ШӘЯХМӘТОВА):

- Алиям минем, син бит минем ярты җаным. Бу дөньяга бит икәү килгәнбез. Икәүләшеп, җитәкләшеп тормыш юлын бергә үтәргә идек кебек. Нигә мине калдырып, мәңгелеккә киттең? Синсез бит үземне яфраксыз ялгыз агач сыман хис итәм. Синнән башка дөньяның нуры калмады, кояшның җылысын тоймыйм. Һаман да синең юклыгыңны аңлап та, моңа ышанып та булмый, бары тик каядыр киткәнсең кебек төсле. Көне-төне синең белән сөйләшәм.

Безнең балачак бик күңелле үтте. Әле дә, бик-бик азга гына булса да, кайтарасы килә шул чакларны. Хәтеремдә әле бүгенгедәй: узып баручы атның чанасына сикереп-менеп, авыл буенча йөрүләр, шау-гөр килеп, тауда шуулар. Мин үзем бик шук бала идем. Күпвакыт малайлар белән уйнап, вакыт үткәрдем. Төрле «зыянлыкларда» Алияне дә катнаштырмакчы була идем. Ул миңа: «юк», — дип әйтә белмәде, гел мин теләгәнчә эшли торган иде. Әни эшкә киткәч, телевизор, сәгатьләр сүтүләр, тәрәзә пәрдәләре кисүләр, мичкә утын тутырып, ут чыгарулар – болар барысы да минем азгынлыгым иде инде. Тәмле ризык булса, иң элек тиз генә үземнекен ашап бетереп, аннан Алиянең өлешенә кереп, анардан тагын сорап ала идем.

Исемдә, бервакыт Алия чирләп, мәктәпкә бара алмады. Мин укырга килгәч диктант язачагыбызны ишетем. Тиз генә йөгереп кайттым да: «Нишләп ятасың? Киен тизрәк, миңа синнән күчерергә кирәк», — дип Алияне киендереп, мәктәпкә алып килдем.

Аны алдый-алдый әтәч янына кертеп, талатучы да, ачы борыч ашатучы да мин идем инде. Алия бик сабыр, тыйнак булганга,  әби белән бабай үзен күбрәк яраталар кебек тоелды миңа бала чакта. Бик көнләшә идем. Шуңа күрәдер, мөгаен, үпкәләтеп торганмындыр.

Алиядән дә якын кешем булмаганын да, әби-бабайның мине бары тик шук булганга орышуларын бары тик үсеп җиткәч кенә аңладым.  Бигрәк тә үзебезнең авылдагы тугызъеллык мәктәпне тәмамлап, унынчы сыйныфка күрше авылга укырга киткәч сизелде ул. Без хәтта мәктәптә гел кулга-кул тотынышып йөри идек. Бер-беребезгә һәрвакыт булыштык. Үсеп җитеп, үз тормышларыбызны коргач та, гел икәү идек. Ни генә булса да, икәү киңәшләштек. Алия кебек башка сеңел бу дөньяда юктыр. Урының оҗмахта булсын, Алиям…

Кара болыт сыман аяз көнне
Кайгы килде безнең өйләргә.
Яме сүнде бүлмәләрнең, сүнде кояш җылысы,
Килә бары бертуктаусыз үксеп-үксеп елыйсы.

Истән чыкмас инде шалтыратып:
«Соңгы тынын алды «, — диюләр.
Тоялмадым яшьләремне,
Тәгәрәшеп биттән төштеләр.

Кайдан гына көчләр табыйм,
Ничек кулга алыйм үземне?
Төшләремдә сине чакырам,
Онытырлык түгел үзеңне.

Серләремне сөйлим хәзер бары
Таңда искән җилләргә.
Ышанамын сиңа кебек,
Сөйләмәсләр алар кемгә дә.

Игезәк кызлар әниләре белән.

Игезәк кызлар әниләре белән.

Алия (сулда) белән Лилия.

Алия (сулда) белән Лилия.

Лилия һәм Алия (уңда).

Лилия һәм Алия (уңда).

Зөлфия игезәк кызларын бер ялгызы бик тәртипле итеп үстерде.

Зөлфия ханым игезәк кызларын бер ялгызы бик тәртипле итеп үстерде.

Сеңелләр әниләре белән.

Сеңелләр әниләре белән.

Сеңелләр.

Сеңелләр.

Кызы Карина һәм улы Әмир белән.

Кызы Карина һәм улы Әмир белән.

Балалары белән.

Балалары белән.

Ире белән.

Ире белән.

Ире һәм кызы белән.

Ире һәм кызы белән.

Ире Рәмис, кызы Карина һәм улы Әмир белән.

Ире Рәмис, кызы Карина һәм улы Әмир белән.

Кызы белән.

Кызы белән.

Туган йорты каршында, якыннары арасында.

Туган йорты каршында, якыннары арасында.

Улы һәм ире белән.

Улы һәм ире белән.

-bLQKXN_2zY

УКЫТУЧЫЛАРЫ: «КҮҢЕЛЕ СИЗГӘН КЕБЕК, 2019 ЕЛДА АЛИЯ БЕЗНЕ ҺӘМ СЫЙНЫФТАШЛАРЫН ҖЫЙДЫ»

 Беренче укытучысы, ветеран-мөгаллимә Галия САБИТОВА:

- Фельдшерыбыз Зөлфия игезәк кызларын бер ялгызы бик тәртипле итеп үстерде. Алия белән Лилия кечкенәдән нәрсә ярый, нәрсә ярамаганлыгын аңладылар-белделәр.

Алия мәктәпкә килгәндә бик тыйнак иде. Иптәшләренең начар якларын күреп, ипләп кенә үзләренә әйтә белде.

Игезәк сеңеле Лилия бераз шукрак иде. Юк, тәртипсез түгел, тәртипсезләрне урыннарына тиз утырта торган иде. Алия «кычкырма» дип аның өчен оялып та куя иде. Үзе тыныч бала булгач, башкаларны да  тәртипкә өнди иде шул ул.

Сабыр иде, әмма бу пошмас дигән сүз түгел. Ул бик тырыш бала булды, бик яхшы укыды. Гомумән, Алия турында яхшы, әйбәт диюдән башка берни әйтә алмыйм.

Урыс теле һәм әдәбияты укытучысы, класс җитәкчесе, ветеран-мөгаллимә Сания НУРЕТДИНОВА:

- Алияне искә алганда күзләремә яшь тула. Бу баланың бөтен гомере күз алдымнан үтә. Кечкенәдән Алия белән Лилия мәктәптә иделәр бит - укытучы әбиләре янында. Әлфия апа дәрес алып барганда, алар тыныч кына артта уйнап утыралар иде. Шулай кечкенәдән «мәктәп кызлары» булып үстеләр. 

Аннан үзләре дә белем алырга килделәр. Алия бик тырышып укый, бигрәк тә иншаларны матур яза иде. Тикшергәндә мавыгып укый, ә аннары үзен  бөтен сыйныфташлары алдында мактый идем. Шунда Лилиясе: «Апа, болай булгач, иншаларны Алия генә язсын әле», — дип әйтеп куя иде. Кечкенәдән сәләте булган Алиябезнең. 

Бик сабыр, түземле иде ул.  Сыйныфлары бик дус-тату, актив иде. Мәктәптә берәр чара үтсә, зур ярдәм күрсәтәләр иде. Алия һәрвакыт башлап йөрүче булды. Ул бер дә сыйныфташларын бүлмәде, барысы белән бертигез аралаша иде. Әле кызлар әзрәк әйткәләшсәләр дә, ул аларны шул арада дуслаштырырга тырыша иде. 

Күңеле сизгән кебек, 2019 елда Алия сыйныфташлары белән очрашу оештырды. Барлык укытучыларын да чакырдылар, бөтен укучылар да килгән иде.

Сүз уңаеннан, Алия миңа бу хакта шалтыраткач, мин аптырап: «Түгәрәк дата түгел, нишләп җыелырга булдыгыз әле сез?», — дип сорадым. Ул миңа: «Барсын да бик сагындым, күрәсем килә», — дип җавап кайтарды.

Очрашу бик күңелле үтте, хатирәләр күп булды. Ә хәзер Алия үзе хатирә булып калды…

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы, ветеран-мөгаллимә Наиля КАШАПОВА:

- Бөтен җир шарын биләп алган коронавирус Яңа Ярмәк халкына да көтмәгәндә, уйламаганда күтәрә алмаслык кайгы-хәсрәт китерә башлады. Кешенең өенә дә, эшенә дә, социаль халәтенә дә карап тормый, әкрен генә корбаннарын үз кочагына эләктерә тора. Әле ныгытып яшәргә дә өлгермәгән яшьләр бигрәк тә кызганыч. Шундыйларның берсе — күрше кызы Алия.

Бөтен авыл халкын тетрәндерде бу хәбәр. Һәркем үз баласын югалткандай булды. Әле һаман да моңа ышанып бетеп булмый.

Әбисе Әлфия апа белән бер коллективта эшләдек. Ул минем остазым, киңәшчем булды. Әнисе Зөлфия — укучым. Бөтен нәрсәгә дә җитди, җаваплы карашы белән иптәшләре арасында  аерылып тора иде. Ул кызлары Алия һәм Лилияне дә  шундый итеп тәрбияләп үстерде.

Алияне дә укытырга насыйп булды. Аңа уку җиңел бирелә иде. Һәрвакыт иптәшләре белән дус-тату яшәде, ярдәм кирәккәндә, ул беренчеләрдән булды. Дәрестә һәрвакыт актив иде, аңардан төпле җаваплар гына ишетә идек. Класстан тыш эшләрдә дә, мәктәпнең җәмгыять эшләрендә дә, спортта да актив булды.

Гаиләдә алар икесе дә әниләренең таянычы, ышанычы, ярдәмчесе булып үстеләр, кешеләргә дә ярдәмнәре тиде.

Бу коронавирус дигән нәрсә әллә инде шундый яхшыларның да яхшысын гына сагалап йөри? Аяз көнне яшен суккандай булды бу хәбәрне ишетү, чөнки баланы югалтудан да ачырак хәсрәт юк. Гаиләсенә, әнисенә, туганнарына Ходай ярдәм, сабырлык бирсен. 

9 сыйныф. Лилия сулдан беренче, Алия - өченче.

9 сыйныф. Лилия сулдан беренче, Алия — өченче.

Чыгарылыш кичәсе. Алия - сулдан беренче.

Чыгарылыш кичәсе. Алия — сулдан беренче.

2019 елда Алия мәктәптә очрашу оештырды. (2)

2019 елда Алия мәктәптә очрашу оештырды.

Очрашуга укытучылар да чакырылган иделәр.

Очрашуга укытучылар да чакырылган иделәр.

Алия һәм Лилия сыйныфташлары Эльвира (уңда) һәм Гөлнара (сулда) белән.

Алия һәм Лилия сыйныфташлары Эльвира (уңда) һәм Гөлнара (сулда) белән.

СЫЙНЫФТАШЛАРЫ: «АЛИЯ ДУСЛЫКНЫ, ГАДИ МӨНӘСӘБӘТЛӘРНЕ БӘЯЛИ БЕЛДЕ»

Сыйныфташы Эльвира БӘДГЕТДИНОВА (ВӘЛИЕВА):

- Алия турында сәгатьләр буе искә алырга була һәм бары тик яхшылыкларын гына. Алиянең өстенлекләре бик күп иде. Бар нәрсәдә дә гадел, дөрес булырга тырышты. Безне дә шуңа өйрәтте. Бик сабыр иде, бик…

Истә, Самарга эшкә урнашып йөргән вакыт, вакытлыча яшәргә фатир эзлим. Алиянең сеңелесе Лилия үзенә дәшеп алды. Ул инде кияүдә иде, үзләре  фатир арендалаганнар. Яшьләргә бик авыр бит инде, билгеле, рәхмәт йөзеннән квартплатаны түләргә алындым. Алия моның хакта белгәч, әй бирде безнең кирәкне… Лилиягә дә эләкте, миңа да. Ничек кенә аңлатырга тырышсам да, Алия үзенекен кабатлады: «Син безнең сыйныфташыбыз, син безгә якын туганыбыз кебек. Синнән акча алу — дөрес түгел». Бу хәлдән соң икебез дә: Лилия дә, мин дә бик уңайсызландык… Менә шундый иде ул. Дуслыкны, гади мөнәсәбәтләрне бәяли белде.

Алия һәрвакыт «янәшәмдә атлады», тормышымның төп вакыйгаларында катнашты. Нинди генә сорау, үтенеч, гозер белән мөрәҗәгать итсәң дә, ярдәм итә торган иде.

Шулай ук эшкә урнашып йөргән вакытлар, полиция хезмәткәреннән тәкъдим итү хаты кирәк. Алия: «Ирем Рәмис язып бирер, бер дә борчылма әле», — диде. Бу хат Самар шәһәренең Промышленный районындагы эчке эшләр идарәсенә эшкә урнашырга ярдәм итте. 

Булачак ирем белән танышкач, Лилия һәм Алия белән аның хакында киңәшләшергә булдым. Лилия егетне хуплап бетермәде, Алия: «Бик яхшы кеше ул, кулыңнан ычкындырма. Сез бер-берегезгә пар килгәнсез»,  — диде. Аның сүзләрен «яшел ут» кебек кабул иттем.  Инде 20 ел бергә гомер итәбез. Алия кемнең-кем булуын яхшы аңлый-сизә иде шул.

Сыйныфташы  Гөлнара ХӘЙБРАХМАНОВА (СӘГЫЙРОВА):

- Алияне бары тик яхшы яктан гына искә алып була. Әлегә кадәр аның юклыгына ышанмыйм.  Балачакны инде хәтерләмим дә, әйтерсең лә ул — башка тормыш. Ә менә Алия бик күп кенә кызыклы хәлләрне искә алып, хәтердә яңарта торган иде.

Бик игътибарлы иде ул. Барыбызның да туган көннәрен хәтерли иде, барыбызны да тәбрикләп торды. Истә, икенче кызымны тапкач, Алия шалтыратып, котлады. Шунда үзенә: «Алия, хәзер Лилия белән синең туган көнегезне, ниһаять, онытмам инде. Минем дә кечкенә кызым 30 апрельдә туды бит», — дигән идем.

ХЕЗМӘТТӘШЛӘРЕ: «ҺӘРКЕМНЕҢ ҮТЕНЕЧЛӘРЕН КАНӘГАТЬЛӘНДЕРЕРГӘ ДӘ МӨМКИНЛЕК ТАПТЫ» 

Дусты, «Бердәмлек» газетасының җаваплы сәркатибе  Гөлгенә СӘЛАХОВА:

- Алия «Бердәмлек»кә эшкә килгәч, мин декретка киттем. Шуңа кадәр бераз бергэ эшләп алдык, беренче көннән үк күптәнге танышлар кебек аралаштык. Ә инде кабат эшкә чыккач, бигрәк тә якынлаштык. Серләребезне, зарларыбызны бүлешә, киңәшләшә идек. Ул отпускка киткәндә дә, бик күңелсез була иде. Мәктәптән өйгә кайткач, әни өйдә булмаса, өй шыксыз кебек тоела иде бит, Алия белән дә нәкъ шулай иде. Әле дә кабинетына керәм дә, ул каядыр чыккан кебек кенә шикелле. Күңелдә ул һаман исән. Эштән кайткач та, без гел элемтәдә идек…

Эшкә 5-10 минутка гына соңга калса да, инде «килеп җитәм», дип яза иде. Шундый җаваплы иде инде. Иде дип әйтәсе дә килми, тел дә әйләнми…

Нигәдер һәрвакыт: «Минем белән берәр нәрсә була калса, шул әйберем — шунда, бусы — монда», дип аңлатырга керешә иде. «Кит инде, нигә гел шулай әйтәсең син?» — дия идем.

«Алия, матур гына котлау язарга иде», дип 2-3 сүз белән тасвирласам, күңелгә үтеп керерлек итеп язып та бирә иде. Үз эшенең остасы… Бу хакта барысы да сөйли инде.

Беркайчан да «юк» дип әйтми иде. Кем генә нинди сорау белән мөрәҗәгать итсә дә. Үзенең эше муеннан булса да. Мине мәрхүмә Зәйнәп апабыз Әһлиуллина өйрәтә иде: «Юк дияргә дә өйрән син», — дип. Мин дә Алиягә шулай дия идем.

Авылдашы, “Самар татарлары” мәгълүмат медиа-порталының редакторы Римма НУРЕТДИНОВА:

- Алия Арсланова — минем авылдашым, күршем.  Алты яшькә кечерәк булганга, мин аңа «Алия апай» дип эндәшеп үстем. Ул бик ачык, ярдәмчел, ихлас кеше иде. «Кирәгем чыкса, бер дә уйлап, уңайсызланып тормыйча мөрәҗәгать ит, ярармы?» — дия торган иде.

Моңа кадәр мәктәптә психолог булып эшләгән каләмдәшем журналист һөнәрен, редакция эшен бик яратты. «Хезмәт хакы түбән булса да, эшем өчен өзелеп торам бит мин», — дигәне истә. Ул журналыбызга да, сайтбызга да язды. Өлкә татар «Туган тел» оешмасының шура әгъзасы буларак, аның бер җыелышын да калдырмады. Һәркемнең үтенечләрен канәгатьләндерергә дә мөмкинлек тапты.

«Шатлык» татар балалары клубын оештырып, сабыйларда ана телендә сөйләшү теләге уятты, үзләрен гореф-гадәтләребез, мил­ли бәй­­рәмнәребез бе­лән таныштырды, әдәби һәм мәдәни байлыгыбызны күзаллау кебек бик җитди тәр­бия чаралары үткәрде. Ул бит сабыйларга ана телебезне өйрәтеп, акча эшләмәде, бу эшчәнлекнең чыгымнары күбрәк иде. Балаларның шатлык­лы йөзләре, ата-аналарның рәхмәт сүзләре аның өчен иң зур бәя булды. Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне читкә куеп, башкалар өчен яшәде. Нарасыйлар күңеленә чәчкән игелек орлыклары шытымнар бирсен, үссен, корымасын иде.

Аның балалар өчен язган хикәяләре һәм әкиятләре турында күпләр белми дә әле. Чөнки ул аларны газетада тәхәллүс (псевдоним) астына яшереп бастырды. Ул аларны аерым туплап та барган икән. Шуларны җыеп, иллюстрацияләр әзерләп, бер китап итеп бастырсак, аның рухы шат булыр кебек тоела. Без - аның хезмәттәшләре — бергәләп бу эшне башкарып чыгарга тиешбез, дигән фикергә килдек.

Аллаһы Тәгалә күршем-каләмдәшемнән разый булсын. Урының җәннәт түрләрендә булсын, Алия апай! Рәхмәт сиңа барсы өчен дә!

«Шатлык» балалар клубы җитәкчесе.

«Шатлык» балалар клубы җитәкчесе.

Хезмәттәшләре Гөлгенә (сулда) һәм Гөлнур белән.

Хезмәттәшләре Гөлгенә (сулда) һәм Гөлнур белән.

сегодняшний коллектив

«Бердәмлек»леләр.

70ddce7874c09b-V

Самар губернаторы Дмитрий Азаров Алия ханыма Рәхмәт хаты тапшыра.

veEFkDWf7qU

Самар шәһәр администрациясе вәкиле Дмитрий Долгановтан — Мактау грамотасы.

«ҖИРЕНӘ ҖИТКЕРЕП БАШКАРГАН ЭШЛӘРЕ БЕЗНЕҢ КҮҢЕЛЛӘРДӘ МӘҢГЕ САКЛАНЫР»

«Яктылык» мәктәбенең югары категорияле татар теле hәм әдәбияты укытучысы Фәния ГЫЙЛӘҖЕВА:

- Корреспондент буларак Алияне без, «Яктылык» мәктәбе укытучылары, күп тапкырлар чараларыбызда күреп, аның белән аралаштык-сөйләштек. Ел саен татар теле һәм әдәбиятыннан уздыралган өлкә, төбәкара, халыкара олимпиадаларда катнашып кайтканнан соң, очрашып интервьюлар ала иде ул бездән. Тыныч, йомшак холыклы, соравын да җиренә җиткереп, ноктасы-этеренә кадәр төгәл итеп биреп, сине ачыктан-ачык үзенә мөлаемлыгы, сабырлыгы, хатын-кыз гүзәллеге белән дә каратып-сокландырып, әңгәмә кора белүе белән күңелемә-уема бик тирән кереп калды. Ул язган матур эчтәлекле мәкаләләр күпме матбугат битләрен бизәде.

Мәктәбебез укытучылары һәм директорыбыз Радик әфәнде Газизов исеменнән мәрхүмәнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Һич кенә дә яраткан Алиябезнең бу якты дөньядан  яшьли китеп баруына безнең күңелебез ышанып бетми. Ләкин аның җиренә җиткереп башкарган эшләре безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Без аның якты истәлеген үзебезнең йөрәкләребездә мәңге сакларбыз.

Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә Россия Федерациясенең Мактаулы хезмәткәре, “Яктылык” мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыткан ветеран укытучы Нурзидә ФӘЙЗУЛЛИНА:

- Алияне мин, беренче чиратта, «Бердәмлек» газетасының журналисты буларак белә идем. «Яктылык» мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче һәм татар якшәмбе мәктәбендә дә күп еллар шәһәребездә яшәүче милләттәшләребезне, аларның балаларын һәм оныкларын татарча укырга һәм сөйләшергә өйрәтүче буларак та, миңа төрле милли-тәрбияви чараларны үткәргәндә Алия белән еш очрашырга туры килде. Мәсәлән, Самарның башка мәктәпләрендә укучы, өлкәбезнең күп кенә төбәкләрендә яшәүче балалар өчен татар теленнән үткәрелгән шәһәр, өлкә олимпиадаларында Алиягә журналист һәм жюри әгъзасы вазифаларын үтәргә туры килә иде. Ул бу эшенә бик тә җаваплы, намуслы карап, укучыларның тест эшләрен дә, 2нче турда аларның нәфис сүз номинациясендәге чыгышларын да гадел бәяли иде. Ә 2018нче елның көзендә, ул бездә кунакта булып, миннән татар теле укытучы буларак, интервью алды. Журналистның ипле сорауларына җавап бирү, аның белән әңгәмә корып утыруы җанга рәхәт, сихәт бирә иде. Син үзең дә сизмәстән, Алия алдында үзеңнең эчке дөньяңны ачып бирә идең.

Соңгы тапкыр без аның белән Самарда безнең мәктәп янындагы 12нче санлы кичке мәктәп бинасында уздырылган татар якшәмбе мәктәбенең 30 еллык юбилеена багышланган очрашуда күрешеп сөйләшкән идек. Алия Арсланова Самарда шушы якшәмбе татар мәктәбен оештыруда үз өлешләрен керткән “Туган тел” оешмасының элеккеге һәм бүгенге җитәкчеләре, бу эшнең әйдәп йөрүчесе булган Хәридә апа Дашкина, бу мәктәптә белем биргән мөгаллимнәр, анда белем алган милләттәшләребез белән әңгәмәләр корды, безне истәлеккә фотога да төшерде.

2020нче ел ахырында миңа “Тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә Россия Федерациясенең Мактаулы хезмәткәре” исеме бирелде. Шул уңайдан ул минем белән телефон аша бу турыда сөйләште. Мине шушы мактаулы исем белән чын күңелдән котлады. Тиздән, 2021нче елның 9 январендә, “Бердәмлек” газетасында да минем турында мәкалә басылып чыгачак, диде. Кызганыч, авторның үзенә бу мәкаләне газета битләрендә күрү мөмкинлеге булмады…

Алия Арсланова минем күңелемдә сабыр, ачык йөзле, тыйнак, ипле кеше, бар нәрсәдән дә хәбәрдар, профессиональ корреспондент, журналист булып истә калды. Мәрхүмәнең авыр туфраклары җиңел, урыны җәннәтләрнең түреннән булсын иде, Ходаем.

Иске Ярмәк авылы имамы, Кләүле һәм Камышлы районнары мөхтәсибе Рамил-Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ:

-  «Бердәмлек» газетасында Алия Арсланованың язмалары чыга башлагач, үземнең якташымның — күрше авылы кызының тел байлыгына бик сокланып, һәрбер мәкаләсен укып бардым. Көннәрдән бер көнне аның үзе белән аралаша да башладым. Аның ягымлылыгы, мөлаемлы йөзе, матур итеп елмаюы әле дә күз алдында тора. Һәркем белән уртак тел таба, сүз әйтә алмаганнардан да фикерләрен тартып чыгара белә иде бит ул, шундый сәләткә ия иде. Әлбәттә, матур, эчтәлекле, киң иттереп яза белә иде. Ниндидер мәкалә язарга булса, үзе шуный оста журналист була торып та, һәрвакыт та киңәшеп тора, кеше фикеренә колак сала белә иде. Безнең эшчәнлеккә кагылышлы мәкалә булса яисә минем язмага төзәтмәләр кертсә, аны, һичшиксез, үземә җибәрә дә: «Сезгә шулай ошыймы?», — дип сорый иде.

Әле менә Яңа ел алдыннан ел нәтиҗәләре ясарга, бәйрәм теләкләре ирештерергә миңа да тәкъдим ясаганнан соң, мин  үземнең сүзләремне-фикерләремне җиткердем дә, ул  аларны шомартып, бик матур гына язма әзерләп, миңа кабат җибәреп, фикеремне сорады. Аның эчкерсезлегенә, эшенә җитди итеп бирелгәнлегенә соклана идем.

Аннан соң инде менә ишетек: Алия коронавирустан бик каты чирләгән икән. Шундый борчылдык үзе өчен. «Аллаһы Тәгалә шифасын бирсә ярар иде. Балалары ятим, тормыш иптәше ялгыз калмасыннар иде», — дип теләдек. Шулай да Алиябез безнең арабыздан бик иртә китеп барды.  Шундый ягымлы, эчкерсез кардәшебезне, төрле яктан сәләтле булган шәхесебезне югалттык. Әмма нишләмә кирәк? Ииннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун. Без барыбыз да Аллаһы Тәгаләнеке һәм бөтенебез дә Аллаһыга кайтачакбыз. Рухы шат булсын, урыны оҗмахта булсын, якыннарына сабырлык телим.

Без торган саен Алиянең матур итеп елмаюын, ягымлы итеп әңгәмә коруын сагыначакбыз. Мондый шәхесебезнең тормыш юлын теркәп куеп, киләчәк буыннарга истәлек итеп калдырырга тиешбез. Мондый әңгәмәләр оештыруыгыз өчен рәхмәт яусын.

10 яшьлек Дамир ШӘЯХМӘТОВ:

- Мин ел ярым дәвамында Алия Наил кызы оештырган “Шатлык” татар балалары клубына йөрдем. Ул безгә татар телен, милләтебез белән горурланырга өйрәтте, халкыбызга карата хөрмәт хисләре тәрбияләде. Клубта “Балалар Сабан туе”, “Гаи­лә бәйрәме”, “Әниләр көне” бәйрәмнәре уздырылды. Кызыклы да, файдалы да булган дәресләре һәм чаралары күңелләрдә мәңге сакланыр. 

Укытучыбыз бик тырыш, йомшак күнелле, сабыр иде. Үзенең  йомшак мөгамәләсе аркасында балаларның күнелен яулап алды. Һәркемне дә тигез күрде.  Алия апабыз үзе турында бары тик яхшы тәэсирләр генә калдырды.

Римма НУРЕТДИНОВА әзерләде.


КОНТЕКСТ:

Шигъри юлларым дога булып барсын…

* * *

Күпме калды әйтелмәгән сүзләр…

* * *

Алия Арсланова бәете

* * *

Алиябезнең юклыгына әле дә күңелебез ышанмый…

* * *

Семья Алии Арслановой выражает благодарность всем, кто разделил с ними горечь утраты / Рәхмәт хаты

* * *

Интертат: «Ике баласы әнисез калды» — Самара газетасы журналисты Алия Арсланова ковидтан вафат

* * *

Сизгер җанлы кеше иде ул

* * *

Безвременно скончалась наша коллега Алия Наиловна Арсланова… / Хезмәттәшебез Алия Наил кызы Арсланова вакытсыз вафат…

* * *

Үз һөнәренә гашыйк табибә

* * *

Бөтен авыл халкы аңа мең рәхмәтләрен җиткерә!

Просмотров: 2359

4 комментариев

  1. Урын ощмахта булсын Алия

  2. Якшы кеше иде — простая, обаятельная, талантливая ,,урыны ожмахта булсын

  3. Фотода кургэн саен бер яхшы гамэле искэ тошэ .Без дэн рыза булып ятса иде

    АМИН

  4. Чын безнен шикелле.