Шигъри юлларым дога булып барсын…

bk3Gch5dh5IБүген кызым Алия Арсланованың бакыйлыкка күчүенә бер ел булды. Әлеге шигъри юлларым аның рухына дога булып ирешсә иде.

«Язмышларым шундый булгандыр…»

Ничек кенә түзим икән инде,
Сагынам бит, балам, үзеңне.
Кочагыма алып, тутырып карар идем
Матур нурлы якты йөзеңне.

Яшәргә син тиеш идең, балам,
Нигә булды мондый язмышлар?
Дөнья күрдең җылы язларда син,
Алып китте кышкы салкыннар.

Алларымда синең рәсемнәрең,
Һич кенә дә карап туялмыйм.
Сизгән кебек алгы тормышыңны,
Бик сагышлы синең күзләрең.

«Мин китмәдем… Сезнең белән бергә,
Яныгызда йөрим,диясең. -
Балаларым, туганнарым, сезне
Сагынам бит, килә күрәсем.

Бураннарда яуган карлар бит мин,
Көзләрендә искән җилләр дә.
Җылы яңгыр булып язларында
Тәрәзәгә килеп кагам мин.

Ә җәйләрдә чәчкә булып,
Яшел аланнарда үсәрмен.
Ләкин гомерләрен кыскартып,
Өзмәгез  сез аларны, диямен.

Ходай биргән гомерләрем кыска булган,
Язмышларым шулай булгандыр.
Сабырлыклар бирсен Аллаһы сезгә,
Күрәчәгем шушы булгандыр».

 

 

Кер син, балам, минем төшләремә

Зинһар өчен, кер син төшләремә,
Бигрәк сагынам бит үзеңне.
Якты дөньялардан ашыктың син,
Төннәреңне миңа бир инде.

Ашыкмадың… Ялгышам мин.
Яман чирләр алып киттеләр.
Аңыңа килеп, күзләреңне ачкан чакта,
Алар: «Яшисем бит килә», — диделәр.

Зинһар өчен, кер син төшләремә,
Минем хәлне аңла, балам, син.
Хәзер бары сине сагынып көтеп,
Төшләремдә генә яшим мин.

Ә төннәрен карыйм да мин күккә,
Якты йолдыз яна анда… Синдер ул.
Өметләнеп күзләремне йомам,
Зинһар, төшләремә кер син, дип.

 

Әнисе Зөлфия Шамил кызы ШИҺАПОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.


КОНТЕКСТ:

Күпме калды әйтелмәгән сүзләр…

* * *

Алия Арсланова бәете

* * *

Алиябезнең юклыгына әле дә күңелебез ышанмый…

* * *

Семья Алии Арслановой выражает благодарность всем, кто разделил с ними горечь утраты / Рәхмәт хаты

* * *

Интертат: «Ике баласы әнисез калды» — Самара газетасы журналисты Алия Арсланова ковидтан вафат

* * *

Сизгер җанлы кеше иде ул

* * *

Безвременно скончалась наша коллега Алия Наиловна Арсланова… / Хезмәттәшебез Алия Наил кызы Арсланова вакытсыз вафат…

* * *

Үз һөнәренә гашыйк табибә

* * *

Бөтен авыл халкы аңа мең рәхмәтләрен җиткерә!

Просмотров: 1902

4 комментариев

  1. Алия,тыныч йокла,урынын жянняття булсын

  2. Гульсиня Ясабиева (Гарифуллина) в пишет:

    Ий балам. Җаның рәхәт халәттә, каберең нурлы, киң, якты булса иде. Әниеңә, гаиләңә сабырлык һәм тыныч, сәламәт тормыш телибез.

  3. Яткан урыны ожмахта булсын баланын

  4. Алия без бердэ истэн чыкмый. Урыны жэннэттэ булсын. Узэклэрне эзеп китте